Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле олимпиадасында катнашучылар әзерләгән өчен 115 мең сум грант алучылар билгеле

Татарстанда татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 13 укытучы, олимпиада призерлары әзерләгән өчен,115 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәб...


Татарстанда татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 13 укытучы, олимпиада призерлары әзерләгән өчен,115 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.




«Быел грантка дәгъва кылучылардан конкурска 52 гариза килде. Иң күп балл туплаган 13 дәгъвачы сайлап алу нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды. Алар 115 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган грант алачак», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Аерым алганда, бәйгедә Актанышның сәләтле балалар өчен Гуманитар гимназия-интернаты, Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган интернат-мәктәбе, Арчаның 6нчы урта мәктәбе, Балтач районының Норма урта мәктәбе, Казанның 121нче лицее, Әлмәтнең 1нче гимназиясе, Мамадышның 2нче лицее, Саба районының Эзмә урта мәктәбе, Лениногорск районының Урмышлы төп мәктәбе, КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе, Кайбыч районының Федоровский урта мәктәбе, Әгерҗе районының Исәнбай урта мәктәбе һәм Кукмараның 3нче урта мәктәбе туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары җиңү яулады.
«Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары, татар теле буенча Халыкара олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм күрсәтү» грантын дәгъвалаучылар арасындагы бәйге 25 майдан 10 июньгә кадәр үткәрелде.

«Татар-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ