Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән олимпиада призерлары әзерләгән укытучыларга грантлар бүленәчәк

2023 елның 29 маеннан 16 июньгә кадәр «Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм (яки) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре әзерләгән өчен тата...


2023 елның 29 маеннан 16 июньгә кадәр «Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм (яки) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм» грантын дәгъвалаучылар арасында бәйге оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.




Ел саен 13 кә якын грант бирелә.
Грант бирүнең максаты – татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм (яки) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары һәм (яки) җиңүчеләре әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларын стимуллаштыру.
29–30 майда түбәндәге электрон адреска конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу турында заявкалар кабул ителә: olimp.podderzhka@mail.ru.
Сайлап алу бәйге комиссиясе тарафыннан 31 майдан 8 июньгә кадәр узачак.
Грантка дәгъва кылучылар арасында конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр 2023 елның 16 июненә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән раслана.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ