Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарча диктант» акциясендә катнашыгыз

10-нчы сентябрьдән 12-нче сентябрьгә кадәр «Татарча диктант» татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла алачак. Казанда акцияне у...

10-нчы сентябрьдән 12-нче сентябрьгә кадәр «Татарча диктант» татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла алачак. Казанда акцияне уздыру өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты төп мәйданчык булачак. Шулай ук диктантны онлайн режимда язарга мөмкин булачак.
Быел диктант өч көн дәвамында узачак: Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр өчен акцияне уздыруның төп көне – 10-нчы сентябрь, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен – 11-нче сентябрь, ә чит илләрдән катнашучылар өчен 12-нче сентябрь булачак. Акция 11:00 сәгатьтә башлана.
Диктант текстын Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, чит илләрдә яшәүчеләр өчен Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театры артисты Фәнис Җиһаншин укыячак. Катнашучылар диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов әсәрләреннән ике өзек буенча язачаклар.
Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә диктантны татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлаховның әсәреннән өзек буенча Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» директоры Фирдүс Гыймалетдинов яздырачак.
Казанда акциянең төп мәйданчыгында – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында – татар язуына багышланган күргәзмә оештырылачак, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. «Быел диктант концепциясенең нигезенә гасырлар дәвамында графикасын үзгәрткән татар язуы салынган», – дип өстәде ул.
Һәр төбәктә акция үткәрү өчен берничә мәйданчык оештырылачак. Мәсәлән, Казанда «Татарча диктант» барлык югары уку йортларында, шулай ук күп кенә учреждениеләрдә һәм оешмаларда язылачак. Быел беренче тапкыр акциядә катнашучыларның сайтта клавиатурада текст кертү юлы белән диктант язу мөмкинлеге булачак. Монда ук текстны тикшерү өчен автомат рәвештә җибәрергә мөмкин булачак.
Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре акцияне уздырганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча diktant.tatar рәсми сайтында бастырылачак. Аларны бланкта күрсәтелгән код сүзе, телефон номеры, катнашучының фамилиясе һәм исеме буенча белергә мөмкин.
Диктантны үткәрү көнендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляция узачак, ул 11:00 сәгатьтә башлана.
Узган ел «Татарча диктант» акциясендә 370 меңнән артык кеше катнашты. Татарстанда акция үткәрү өчен 1,8 мең мәйданчык оештырылган иде, Казанда – 200 мәйданчык, чит илләрдә диктант 50 мәйданчыкта язылган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Чыганак: Казан мэриясе матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ