Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның беренче философия фәннәре докторы

Башкалабызның Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Татар китабы йортында бәхәсләр клубының   галимнәр, журналистлар һәм башка  татар зыялылары катнашында  татарның беренче...

Башкалабызның Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Татар китабы йортында бәхәсләр клубының   галимнәр, журналистлар һәм башка  татар зыялылары катнашында  татарның беренче философия докторы Мансур Габдрахмановның  тууына 110 ел тулуга багышланган  «Философ Мансур Габдрахманов» дип исемләнгән утырышы узды.  Очрашуга килүчеләр каршында Казан федераль университетының гомуми философия кафедрасы доценты Зөлфия Ибраһимова чыгыш ясады.
Зөлфия ханым  кунакларны   биографиясе һәм, әлбәттә, фәнни хезмәт юлы белән таныштырып узды. Мансур Габдрахманов,  бик яшьли ятим калып та, тормыш авырлыгы каршында тез чүкмичә, югары белем алуга ирешә. 1936 елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, аны  Сталин стипендиясенә укып тәмамлый.  Фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елны Курск дугасында барган дәһшәтле сугышларда  каты яралана.  Бер аягы бот төбеннән  ампутацияләнә.
Шуңа карамастан  1944 елдан Мансур Ибраһим улы – Казан университетында. Ул анда гади укытучыдан  философия фәннәре докторына, тарих-филология  факультеты  деканыннан университетның фәнни эшләр буенча проректорына кадәр үсә. Мансур Габдрахманов – татарлардан беренче булып философия фәннәре докторы.
Кафедра мөдире һәм проректор булып эшләгәндә,  Татарстан гуманитар фәненә искиткеч  зур йогынты ясаган. Ул татар телендә   беренче  фәлсәфә дәреслеге яза. Аның җитәкчелегендә университетның социологик  тикшеренүләр лабораториясе ачыла.
Мансур Габдрахманов  –  1950–1970 елларда республикабызның тәҗрибәле, абруйлы җәмәгать эшлеклесе. 1963–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Советының  рәисе булып сайлана, КПССның ХХIV съезды  делегаты була.
Мансур Хәсәнов,  Альфред Халиков, Мирфатыйх Зәкиев, Казбек Гыйззәтов кебек республикабызның фәнни йөзен билгеләгән галимнәр – аның шәкертләреннән. Аның турында: “Габдрахманов югары энергия белән корылган зат иде,” – дип әйтә торган булганнар.
                                  Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ