Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан чаңгычылары Бөтенроссия ярышларына әзерләнә

2024 елның 10 февралендә Татарстанда ХLII «Россия чаңгысы» һәм «Татарстан чаңгысы» ачык ярышлары узачак.

Чаңгы спортын популярлаштыруга йөз тоткан бу чара соңгы 40 елда чыннан да максатына иреште, ярышта үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел арта.

Оештыручылар фикеренчә, бу ярышларда ел да халыкның төрле катлам вәкилләре катнаша. Аны үткәрү белән бәйле мәшәкатьләрне Татарстан Спорт министрлыгы, Казан һәм республика районнары хакимият башлыклары үз өстенә алырга тиеш. Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре алдында ярышта катнашучыларның  иминлеген саклау, санитар-эпидемиологик яктан уңай шартлар булдыру бурычы куела. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген үзенең имзасы белән алдагы ярышка әзерлекне башларга старт бирде. Чара вакыты үзгәреп тора, ул елына карап, февраль аеның  беренче яки икенче ял көннәренә туры китереп үткәрелә.

 Альберт САБИР

 

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ