Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан гүзәлләре белән очрашу

Татмедианың журналистлар белән уза торган брифинглар залында каләм әһелләре бу юлы бәллүр кашыкларга салып йотарлык, 30 чибәр арасыннан сайлап алынган ике гүзәл – әле яңа гына, 14 гыйнварда, “Мираж» к...

Татмедианың журналистлар белән уза торган брифинглар залында каләм әһелләре бу юлы бәллүр кашыкларга салып йотарлык, 30 чибәр арасыннан сайлап алынган ике гүзәл – әле яңа гына, 14 гыйнварда, “Мираж» кунакханә –ресторан комплексында республиканың иң матур 30 гүзәл арасында уздырылган “ Татарстан гүзәле – 2022” республикакүләм матурлык бәйгесендә затлы титулларны яулаган чибәрләр – “Татарстан гүзәле -2022” титулын яулаган Түбән Кама кызы Анна Атаманова, “Казан чибәре – 2022” исеменә лаек булган Казан кызы Ралинә Әхмәдуллина һәм аларның продюсеры, шоумен, Татарстанның атказанган артисты Михаил Волконадский белән очрашты.
- Быелгы бәйге аның алыштыргысыз хуҗабикәсе, “Татарстан гүзәле” иҗтимагый оешманың алыштыргысыз президенты Изольда Сахаровадан башка гына узды, - диде ул. – Ул мәгълүм чир белән авырып китте, шуңа карамастан, Изольда Генриевна бу бәйрәмне онлайн-режимда карады, катнашучыларга кирәкле киңәшләрен бирә барды.
Бәйгенең беренче өлешендә гүзәл затлар үзләренең мавыгулары: бию, җыр, волонтерлык, рәсем ясау, букет төзү, бәйләү кебек үзләренең кул эшләре турында сөйләгән. Аннары кызлар тамашачылар алдына су коену киемнәреннән чыгу этабын узган. Бик күп тамашачыларны әлеге конкурска аның нәкъ менә шушы өлешен күрү өчен килә диләр. Ни генә булмасын, бәйгенең шушы этабыннан соң, 20 гүзәл ярыштан төшеп калган. Кичке тугызда конкурсның соңгы, “Сөйләшик әле,”- дип аталган интеллектуаль өлеше башланып китә. Мисс булып калачак КФУ студенткасы Анна Атамановага: “Хатын-кыз логикасы ни өчен ирләр өчен аңлап бетергесез?”– дигән сорау эләгә. Ә ул аңа: “Иң мөһиме безне тоярга һәм аңларга кирәк. Бик нык теләгәндә, кызларны аңлавы бик җиңел,” – дип күпмәгънәле итеп җавап бирә. Мондый җавап кемгә ошамасын, ди. Шулай итеп, “Татарстан гүзәле-2022” булып Түбән Камадан Анна Атаманова таныла, ә “Казан гүзәле -2022” исеме Казан кызы Ралинә Әхмәдуллинага бирелә.
- Конкурс кышкы сессия вакытына туры килүе белән уңайсыз булды. Минем өчен иң мөһиме –уку. Өч имтиханымны да бишлегә тапшырдым. Икесен өйдән торып, берсен укытучы янында, университетта бирдем. Теләгәндә, барлык максатларга да ирешергә мөмкин, аның өчен эчке дөньяңдагы лампочкаңның януы кирәк, - диде булачак маркетолог Ралинә.
- Ә мин әле дә үземнең беренче урынны алуыма ышанып бетә алмыйм, - ди Анна. – Бәйге шул кадәр югары дәрәҗәдә узды. Сорау бирүчеләрнең берсе – Татарстанның балалар омбудсмены, икенчесе La Primavera оркестры дирижеры, өченчесе – Россиянең атказанган тренеры... Таләпләр шундый югары. Әмма алар кешенең эчке дөньясын бизәргә, без белергә тиешле сорауларны бирәләр. Шуңа да җиңүе күңелле булды.
Анна Атаманова тиздән “Россия гүзәле” конкурсында катнашырга китә. Аннары кызны тагын да мөһимрәк бәйге – “Җиһан чибәре” конкурсында катнашу көтә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ