Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләре укытучыларга нигә мохтаҗ?

Цифрлаштыру елы, компьютерлаштыру заманы дип күпме генә күкрәк кагып сөйләшсәк тә, мәктәптә укытучы әле дә төп, хәлиткеч фигура булып кала бирә. Моның шулай булуын коронавирус аркасында дистанцион укы...

Цифрлаштыру елы, компьютерлаштыру заманы дип күпме генә күкрәк кагып сөйләшсәк тә, мәктәптә укытучы әле дә төп, хәлиткеч фигура булып кала бирә. Моның шулай булуын коронавирус аркасында дистанцион укытырга күчкән булып маташкан чакта, ай-һай, нык тойдык. Тик нигәдер безнең түрәләр педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсендә әле һаман да итәк кисеп җиң ямау позициясеннән торып эш итәргә ярата сыман. Әле күптәнме, милли университет дип шаулый торгач, Мәскәү түрәләренә ярарга тырышып, исемнәрен алыштыра-алыштыра нинди бай тарихлы Казан дәүләт  педагогика институтын юкка чыгарып, Казан федераль университетын укмаштырган булдык. Татарстан мәктәпләренә моннан ары бер генә мөгаллимгә дә ихтыяҗ булмаячак дигән фикердә булганнардыр, күрәсең. Баштарак бездә укытучылар, бәлки, кирәгеннән артыграк та укытып чыгарылгандыр анысы. Республикабызда ул чакта дүрт педагогик вуз гына (Казан дәүләт педагогика университеты, Татар дәүләт гуманитар институты, Алабуга дәүләт педагогика университеты. Чаллы дәүләт педагогика институты) гөрләп эшләп тора иде. Шуңамы, хәзер сайтларына кереп кызыксынып карасаң, бүгенге көндә республикабызның балалар  бакчаларында эшләүче күпме тәрбияченең төп белгечлекләре буенча я татар теле, я чит тел, я математика укытучысы булганлыгына тап буласың. Республикада югары белемле кадрлар әзерләү системасына кизәндек тә, инде барлы-юклы җиде-сигез ел үтүгә укытучыларга кытлык, вуз тәмамлаган яшьләр мәктәпкә эшкә килергә бик үк атлыгып тормый дип зар елаган булабыз. Министрлык вәкилләренең әйтүенә караганда, соңгы вакытта ел да уку елы башына 1800 – 1900  педагогка ихтыяҗ булуы ачыклана. Бигрәк тә рус теле, математика, физика, химия, биология, шулай ук башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык икән. Югыйсә, моннан биш ел элек кенә әле аерым район мәгариф идарәләре үзләренә берән-сәрән генә укытучы җитешмәячәк, дип министрлыкка мәгълүмат җиткергән булганнар. Мисалга, Биектау районы мәгариф идарәсе түрәләре 2017 елда 2021 елга районга нибары өч укытучы гына кирәк булачак дип фаразлаган булган, ә инде 2020 елда ун тапкырга күбрәк – 30 укытучы кирәк булачагын ачыклаганнар. Лаеш районында шундый ук хәл. 2017 елда дүрт елдан соң районга өч кенә укытучы кирәк булачак дигән фараз ясаган булсалар, узган ел исә үзләренә 23 укытучы кирәк булачагы мәгълүм булган. Югыйсә, әзерлекле педагогик кадрларның әфсен укып кына юктан бар булмаганлыгы әлеге район түрәләренә күптән мәгълүм булгандыр бит!
Бүгенге көндә Татарстан мәгариф системасында 64 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 31 меңнән күбрәге – укытучылар, 16 меңе – тәрбиячеләр. Укытучыларның уртача яше – 48. Бездәге һәр бишенче мөгаллим пенсия яшендә.
Бүгенге көндә Татарстанда алты махсус урта уку йорты педагогик кадрлар әзерләү белән мәшгуль. (Шуларның берсе – гасыр ярымлык тарихы булган Казан педагогия көллияте. Аңарда бүгенге көндә 2 меңгә якын егет һәм кыз педагогик белем эсти.) Аларда биш меңләп студент укып йөри. Алардан ел саен меңгә якын егет һәм кыз диплом алып чыга. Укып бетергәннәрдән беренче елны 84 проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан санала. Беренче карашка, бу – шактый әйбәт күрсәткеч кебек. Тик тора-бара аларның сафы нык сирәгәя шул.
Республикабыз вузларында 16 меңнән артык төрле педагогик белгечлекләр үзләштерә. Аларның 85 проценты КФУда һәм аның филиаллары булган Алабуга һәм Чаллы институтларында. Министрлык мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда алардагы студентлар саны – 10 процентка, ә педагогик юнәлештәге кадрлар әзерләү күләме 47 процентка арткан үзе. Ел саен республикабыз педагогик вузлары бакалавриат һәм магистратура программалары буенча 3 меңнән артык кешене укытып чыгара. Тик көндезге бюджет бүлекләрен тәмамлаучыларның бары тик 55 проценты гына үз белгечлеге буенча эшкә урнаша, ягъни һәр икенчесе мәктәпкә кайтмый дигән сүз.
Шунысын да искәртү кирәк: бездә башлангыч сыйныф укытучылары ихтыяҗга караганда – 20 процентка, тәрбиячеләр – 35, математика укытучылары 50 процентка кимрәк укытып чыгарыла. Шул ук вакытта психологлар һәм логопедлар биш тапкырга күбрәк әзерләнә. Шулай булуга да карамастан, башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алганнарның һәр өченчесе генә үз һөнәре буенча эшкә урнашкан. Чит телләр белгечлеге алучылар белән дә хәл аянычлы мәзәк сыман. Узган уку елында бу төр белгечлекләр буенча ихтыяҗга караганда берьярым тапкырга күбрәк кеше диплом алып чыккан. Тик, ни кызганыч: чит телләр укытырга тиешле яшь педагогларның нибары 10 проценты гына үз белгечлеге буенча мәктәптә хезмәт юлын башларга җөрьәт иткән. Психологлар һәм математика укытучылары белән дә шундыйрак хәл. Рус теле һәм әдәбияты укытучыларын мәктәпләргә җәлеп итү юнәлешендә дә проблемалар бик тә җитди.
Кыскасы, республикабыз мәктәпләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итү көндәлек кайгыртучанлык таләп итә.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ