Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрен ремонтлауга беренче тапкыр федераль үзәктән акча бүлеп бирелә

Уку елы тәмамлаганны балалар, укытучылар гына түгел, төзүчеләр, ремонтчылар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу – бигрәк тә 2022 елда капиталь ремонт башларга тиешле республикабыздагы 141 мәгариф у...

Уку елы тәмамлаганны балалар, укытучылар гына түгел, төзүчеләр, ремонтчылар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу – бигрәк тә 2022 елда капиталь ремонт башларга тиешле республикабыздагы 141 мәгариф учреждениесенә кагыла. Мондый шатлыклы мәшәкатьләр  – чирек гасырга бер була торган хәл. Төзү-төзекләндерү материаллары кыйммәтләнгән, читтән материаллар кертү чикләнгән бер чорда «ремонтка чират» тору вакыты да кичектерелергә мөмкин. Бу чыннан да, шулаймы, ремонт эшләре туктап калганмы? Белем һәм тәрбия бирү учакларын киләсе уку елына әзерлек – ремонт-төзекләндерү эшләренә багышланган «Татар информ»да узган матбугат конференциясендә әлеге сорауларга җавап алдык.
– Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйтүенчә, ремонтка 150 – 300 миллион һәм аннан да күбрәк акча таләп ителә торган кайбер учреждениеләрдә ремонт эшләре 2023 елга күчерелгән. Бу кадәр финанс чыгымнарын республика үзе генә күтәрә алмас шул. Монда беренче тапкыр «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы нигезендә Татарстандагы 66 белем бирү оешмасына федераль үзәктән 3,7 млрд  сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, калган 87 учреждениегә ремонт эшләренә республика бюджетыннан 2 млрд  сум акча каралган. Шунысын да әйтик: быел 167 мәктәп ашханәсен төзекләндерү һәм җиһазлауга республика хөкүмәте өстәмә рәвештә 1 млрд  сум акча тотачак, бу узган ел күләмендә дигән сүз.

Агымдагы елда ремонт эшләре алып барыла торган мәктәпләрдә эшнең барышына килгәндә, министрлык моны күз уңында тотуын белдерде, җаваплы белгечләр төзекләндерү эшләре алып барыла торган мәктәпләрдә, балалар бакчалары, көллиятләрдә даими булалар икән. Бүгенге көнгә барлык эшнең 60 проценты күләмендә эш башкарылган. 22 балалар бакчасында, Казан, Мамадыш, Чистай, Тәтеш, Сарман, Алексеевск, Апас районнарындагы көллиятләрдә ремонт эшләренең кызган чагы. Укучыларга уңайлы яшәү шартлары тудыру максатын күздә тотып, көллиятләрнең тулай торакларын заманча яңартуга да республикабызда шактый акча сарыф ителә. Саннар теле белән әйтсәк, монысы өчен 190 млн сум акча каралган һәм эшнең яртысы башкарылган да инде.
Капиталь ремонт, чыннан да, миллионнар таләп итә, кайбер саннарга игътибар итик: Теләче районындагы Әбде мәктәбен ремонтлауга 28 млн сум, Олы Әтнә урта мәктәбенә – 38 млн, Әлмәт районындагы Яңа Кәшер мәктәп-интернатын төзекләндерүгә – 40, Алексеевскидагы 1 нче мәктәпкә 156 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әнә шулай тамчылардан күл җыела, бюджеттагы чыганак барысына да җитәренә генә шик бар. Яңа таләпләр буенча, мәктәп һәм балалар бакчалары саклык чараларына да өстәмә чыгымнар тотарга тиеш. Болары да ремонтка каралган акча исәбеннән башкарыла. Шулай да, элекке еллардагы кебек мөгаллимнәрне, ата-ана һәм балаларны, студентларны ремонт эшенә тарту юк, дип белдерә министр урынбасары. Гәрчә мондый эшкә алынырга теләүчеләрнең теләгенә каршы да төшә алмыйлар. Бигрәк тә, мәктәпнең дизайн проектларын эшләүдә аларның катнашулары хуплап каршы алына. «Мәгарифне үстерү» милли проекты кысаларында белем бирү учаклары танып булмаслык үзгәрешләр кичерә, анда шахмат уйнау һәм милли төсмерләр чагылыш тапкан махсус зоналар, ял урыннары, музейлар барлыкка килә. Аларны формалаштырганда, әлбәттә, һәркемнең фикеренә колап салу файдага гына булыр.
Соңгы нәтиҗәләрне 1  сентябрьдә уку сарайларының ишекләрен ачып кергәндә күрербез, ремонт эшенә алынган подрядчы оешмаларның эшләренә бәяне дә шул вакытта бирербез.

Альберт САБИР
Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ