Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 38 меңнән артык гаилә ипотека буенча торак шартларын яхшыртты

Бу программа 2018 елда башланган

Россиядә гаилә ипотекасы программасы 2030 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама барышында хәбәр итте.

Соңгы алты елда миллионлаган Россия гаиләләре торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 900 меңнән артык гаилә ипотекасы ярдәмендә. Бу программа 2018 елда башланган. Аны башта ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, аннары бер балалы гаиләләр файдаланган, дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгының рәсми сайты.

«Мин аны төп параметрларны саклап калып, 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Алты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә, алар өчен ташламалы кредит ставкасы элеккечә калачак – алты процент», – диде Владимир Путин.

Исегезгә төшерәбез: программа гамәлгә кергәннән бирле, Татарстан Республикасында гомуми суммасы 154 млн сумнан артык булган 38 064 кредит бирелгән. Ул 6%  ставкасы белән, башлангыч взнос  20% тан ким булмаган һәм кредитның максималь суммасы 6 млн сум булган шартларда гамәлдә.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ