Татарстанда алимент түләмәү буенча бурычлар 3 миллиард 158 миллион сумнан арткан
Шаккатмалы сан бит: өч миллиард сумнан артык бит! Дөньяның миллиардерлары исеменә нәкъ менә Татарстан алиментчылары дәгъваламакчы, ахры. Алимент буенча 20635 татарстанлының бурычы бар икән. Ә шулардан...
Шаккатмалы сан бит: өч миллиард сумнан артык бит! Дөньяның миллиардерлары исеменә нәкъ менә Татарстан алиментчылары дәгъваламакчы, ахры.
Алимент буенча 20635 татарстанлының бурычы бар икән. Ә шулардан иң күп бурычлысының үз балаларына булган әҗәте 2 миллион сумнан артык, ди. Суд приставлары андыйларга карата 22 мең эш кузгаткан, бурычлыларның эш урыннарына 48 миллион сумнан артыгракка башкару документы юллаганнар. Нәтиҗәдә быелның дүрт аенда гына алар тарафыннан 84 миллион 356 миллион сум алимент акчасы эзләтеп алынган. Узган ел бу сан 60 миллион сум гына булган. Быелның дүрт аенда гына алимент акчаларын түләттерү сорап 6134 документ кергән, бу да – узган елның шул чорындагыдан 525 мөрәҗәгатькә артыграк икән.
Комментарийлар