Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда авыл хуҗалыгы ипотекасы

Татарстанда 410нан артык гаилә быел Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланды. 2022 елда бирелгән кредитларның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артып киткән. Банк экспертлары билгеләп үт...

Татарстанда 410нан артык гаилә быел Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланды. 2022 елда бирелгән кредитларның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артып киткән. Банк экспертлары билгеләп үткәнчә, Россельхозбанктан авыл ипотекасы бирү күләме буенча Татарстан лидер-төбәкләр өчлегенә керә. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы информациясе белән хәбәр итте.

Татарстанлылар авыл ипотекасы кысаларында күбрәк әзер йортлар сатып алалар. Хупланган гаризаларны анализлаудан күренгәнчә, йортлар республиканың барлык районнарында алына, әмма Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнары аеруча популяр.
Россельхозбанк «Авыл ипотекасы» кысаларында торак 75 мең гаиләгә шартларын яхшыртуга кредит биргән һәм ул бу программа буенча лидер булып тора. Бирелгән кредитның гомуми суммасы 150 млрд. сумга җиткән.
«Шәһәр кешеләре дә, бигрәк тә күпбалалы гаиләләр, авыл җирлегендә үз йортларын булдыру турында хыяллана. Мондый кешеләргә гадәти булмаган мохиткә җайлашырга мөмкинлек бирә торган сервислар кирәк. Шуңа күрә без авыл территорияләрен үстерү буенча «Үз Авылым» («Свое Село») платформасын булдырдык, аннан файдаланучылар саны 1 миллионнан артык. Монда йорт яки җир кишәрлеге сайлап, төзелеш эшләренең хакын да исәпләп була. Шулай ук ипотекага шунда ук гариза бирергә һәм аккредитацияләнгән подрядчы оешмалардан (1500дән артык вариант) үзеңә яраклы йорт проектын да сайларга мөмкин», – диде Россельхозбанк идарәсе рәисе Борис Листов.
2022 елда авыл ипотекасын я индивидуаль торак төзүгә (ИЖС), я шәһәр читендә җир кишәрлеге белән әзер йорт өчен алырга була. Шул ук вакытта, әгәр җир кишәрлеге белән йорт физик заттан алына торган булса, объектның төзелүе 5 елдан да алданрак булмаска тиеш. Юридик заттан сатып алынганда, бу срок 3 елдан артмаска тиеш.
Россельхозбанкта 3 процент ставка буенча авыл ипотекасы алуга заявканы илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы кешесе бирә ала. Татарстанда 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы – 100 меңнән 3 млн сумга кадәр. Башлангыч түләү 10 проценттан башлана.
Кыйбатрак торак сатып алу өчен авыл ипотекасын, кредит суммасын икеләтә арттырып, ир белән хатын икесе алырга мөмкин. Бу очракта йорт гомуми уртак милек хокукында бер сату-алу шартнамәсе буенча сатып алынырга тиеш, анда ир белән хатын икесе дә сатып алучылар буларак күрсәтелә.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ