Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче фестиваль узачак

1 марттан 15 апрельгә кадәр Round кушымтасы Интернет мәйданчыгында PROкызыксыну фестивале узачак . Анда катнашу өчен 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр чакырыла. ТР Хөкүмәте һәм Татарста...

1 марттан 15 апрельгә кадәр Round кушымтасы Интернет мәйданчыгында PROкызыксыну фестивале узачак . Анда катнашу өчен 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр чакырыла. ТР Хөкүмәте һәм Татарстанның 14 зур ширкате бу башлангычны күтәреп алды.

«Татарстанда  кадрлар мәсьәләсе буенча катлаулы хәл күзәтелә.  Кадрлар проблемасы мәктәп укучыларыннан башлана. Укучы балаларның 70 проценты киләчәктә ни белән шөгыльләнәчеген белми. Әлеге фестиваль яшүсмерләргә нәрсәгә сәләтле икәнен тикшереп карарга, киләчәген ачыкларга ярдәм итәр дип көтелә. Дәүләт һәм ширкәтләр алдында торган төп бурычларның берсе – яшүсмерләргә мөмкин кадәр тизрәк теориядән практикага күчәргә һәм үз көчләрен сынап карарга ярдәм итү. Мондый проблема PROкызыксыну фестивален оештыруга этәргеч булды», – диде Proкызыксыну фестивале  җитәкчесе Марат Исмәгыйлев «Татар-информ» брифинглар залында узган матбугат очрашуында.
Фестиваль яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип уйларга нигез бар. Катнашучылар фестиваль барышында Татарстанның Ак Барс банкы, КАМАЗ, Кама ТҮRES, ICL, Татнефть, «Алабуга» махсус икътисадый зона, А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы кебек зур предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныша алачак . Шулай ук аларга  киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә биреләчәк.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат алу өчен  http:newround.ru/pro сайтына мөрәҗагать итә аласыз.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ