Татарстанда яңа чикләүләр кертелергә мөмкин
Якын арада Татарстанда, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, яңа чикләүләр кертергә планлаштыралар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.«Мондый...
Якын арада Татарстанда, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, яңа чикләүләр кертергә планлаштыралар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Мондый ниятләр бар, без аларны тикшерәбез», — дип белдерде Патяшина.Ул алга таба эшләү планын киләсе атнага әзерләячәкләрен әйтте, чөнки кайсы төркемнәрнең ешрак авыруын анализларга кирәк. Аның сүзләренә караганда, республикада эпидемиологик вәзгыять бик киеренке һәм бу борчу тудыра.
«Без соңгы дүрт атна эчендә авыручылар саны артуны теркибез. Атна саен республикабызда авыручылар саны 10% ка арта», — дип билгеләп үтте ул.
Патяшина массакүләм чараларга чикләүләр кертүне, шулай ук коронавируска каршы вакцинация үткәрү һәм QR-кодлар кертүне искәртте.
tatnews.tatar
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Комментарийлар