Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның иң чибәр кызы Чаллы шәһәрендә яши

Казанда «Мисс Татарстан — 2024» конкурсының финалы узды. Быел 26 нчы тапкыр оештырылды. Төп титулга Чаллы шәһәреннән 14 яшьлек Эвелина Габитова лаек булды.

Бүген Татмедиа журналистлары белән узган очрашуда «Мисс Татарстан» оешмасы президенты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова әлеге  проектның асыл максатлары, бурычлары турында сөйләп узды.

—    «Мисс Татарстан» республика конкурсы төп игътибарны  кызларның табигый матурлыгына, белеменә һәм уңай сыйфатларына юнәлтә. 26 ел дәвамында оештырылып килгән конкурс мәгърифәти характерда уза. Без конкурсантларның чибәрлегенә генә түгел, аларның иҗади сәләтенә, интеллектуаль сыйфатларына, төрле очракларда үз-үзләрен тотышына да басым ясыйбыз. Конкурста 14 — 23 яшьтән катнаша алалар. Быел  безнең җиңүчебезгә 14 яшь. Бу факт күпләрдә зур дулкынлану уятты, чөнки «Мисс Россия» конкурсында 18 яшьтән генә катнашырга мөмкин. Безнең былтыргы «Мисс Татарстан» Россия конкурсында катнаша алмый калган иде,  быел «Мисс Россия»гә  ул барачак, — диде Изольда Сахарова.

«Мисс Татарстан – 2024» – Эвелина Габитова Чаллының 29 нчы гимназиядә укый һәм җиде яшеннән модель индустриясендә шөгыльләнә. Мәктәп укучысы инде «Россиянең беренче вице-яшь Гранд Королевасы – 2023», «Тамашачылар симпатиясенең яшь королевасы – 2023», «Икенче вице-мисс Grand Podium – 2023», «Мисс Очарование – 2022» титулларын һәм «перспективалы модель» конкурсының өченче урынын яулаган. Узган елның декабрендә Эвелина шул ук исемдәге конкурста «Мисс Чаллы – 2023» титулына ия булды. Эвелинаның иң зур хыялы – танылган модель булу. Яшь кызның тормышта үз кагыйдәләре дә бар. Ул, һәрнәрсәне булдырам, дип яши.

Журналистлар белән очрашуга шулай ук «Мисс Казан – 2024» Александра Кочергина да   килгән иде. Александрага 16 яшь. Модель мәктәбенә кадәр кыз нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Спорт юнәлешендә уңышлары да бар. Казан чибәре киләчәктә дә үз язмышын спорт, туризм белән бәйләргә ниятли.

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Ринат Насыйров: «Татар ир-атларын уятырга кирәк»

Әллә җәмгыятебез йогынтысы, әллә замана тәэсире, татар ир-атлары бүген чын асылын югалта бара кебек... Гаиләсе, хатыны, балалары өчен җаваплылыктан баш тарткан ирләр азмыни? Элек-электән ир-ат гаиләнең башлыгы, табучы, акча эшләүче ролен үтәгән. Бүген хатын-кызларыбызның «чын ирләр калмады» дип уфтануларына да күнектек бугай. Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйровның еш кына чыгышларында «татар ир-атларын уятырга кирәк» дигән фикерен ишетергә туры килде. Ә ничек аларны «уятырга» дигән актуаль сорауны Ринат Хәмзи улының үзенә юлладык.

Ринат Насыйров: «Татар ир-атларын уятырга кирәк»

ТАТАРЛЫКНЫҢ ДӘРӘҖӘСЕ

– Ринат Хәмзиевич, татар ир-атларының бүгенге дәрәҗәсе түбән дигән фикер белән килешәсезме? Гаиләдә терәк, таяныч, ышаныч булырга тиешле ир-егетләребез, өсләрендә бурыч барлыгына җитди карамыйча, җиңел генә акча эшләү юлларын эзли, авыр эштә эшлиселәре килми. Көчле затларыбызга, дөньябызга ни булды?

– Советлар Союзында егермедән артык төрки милләт төрле союздаш республикаларга сибелеп яшәгән. Бүген Россиядә дә төрки халыклар аз түгел. Шулар арасында татарларның яшәү рәвеше, ниятләре Европа цивилизациясенә ныграк тартылу белән аерылып тора. ДНК составы буенча да алар яртылаш Европа милләтләренә якын. Шуның тәэсиреме, бүгенге көндә без глобальләшүгә, ассимиляцияләшүгә җиңел бирелүче милләт булып торабыз.

 XI–XII гасырларга күз салсак, Себер ханлыгы, Болгар, Казан ханлыкларында көн күргән бабаларыбыз, нигездә, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Археологик материаллар аларның төзүче, кирпеч сугучы, ташчы, юл салучы, агач эшкәртүче, тимерче, көмешче, зәркәнче һәм башка бик күп һөнәрләргә ия булулары турында сөйли. Билгеле инде, ул чорларда ук иген дә иккәннәр: казу эшләре вакытында бөртек саклана торган зур-зур савытларның китекләре табылып тора.

 Кайда гына яшәсә дә, татар үзен җирле халык итеп тойган. Шуңа күрә кулына балта, пычкы тотып, урман кисеп, яңадан-яңа авыллар корган. Агач төпләп киңәйткән кырларда иген үстергән, абзар тутырып мал-туар асраган, балаларын күршегә башка чыгарып, туган-тумача белән аралашып яшәгән. Аның шушы рәвешле яшәү формасы хәтта яңа төзелгән калаларда да дәвам иткән. Халыкларны ил буенча күчереп йөртү, ватаннан сөрү заманнарында татарның исән калганнары ул шәһәрләрдә урам-урам, бистә-бистә булып урнашкан. Авыллар күмәк хуҗалыкларга оешып яшәгәндә дә, безнең халык башкаларга үрнәк булырга тырышты. Колхоз эшендәме, шәхси хуҗалыктамы – ата-бабалардан килгән тырышлыгын ташламады ул. Хәтерлим әле, берәү ишегалдын чистартса, капкасын буяса, икенчесе, йокысын калдырып, шул ук эшне эшләмичә тынычланмады. Берсе мотоцикл алса, икенчесе дә, хайван симертеп, кешедән артта калмыйм дип, мотоцикл алды.

Минемчә, соңгы 20–25 ел эчендә без менә шулай үзара аралашып, «булдырабыз!» дип яшәүчеләрдән күзәтеп яшәүчеләр хәленә күчтек. Ул һәр тармакта, һәр тарафта күренә. Мисал өчен, элек милли бәйрәмебез – Сабантуйга килгән халыкның шактые үзе капчык киеп, чиләк белән су ташып, кашыкка йомырка салып йөгерә яки шул апалар, абыйларны кызыксынып күзәтә иде. Ир-егетләр өчен Сабантуй мәйданнарында, авыл бәйрәмнәрендә көрәшкә чыгу абруй саналды. Хәзер, гладиаторлар чорындагы сыман, читтән килгән спортчыларны, бүтән халыкларның вәкилләре көрәшүен карап йөрүче тамашачы хәлендә калдык. Акчалар түгә-түгә тамаша оештырып, үзебез катнашмыйча, башкаларның үзләре өчен бәйрәм ясавыннан кызык табып йөрибез. Бүген ир-атлыкны, татарлыкны бик югары дәрәҗәдә дип күрмим. Минем уйлавымча, хәзерге татар ир-атлары, бүтән халыкларга ошыйбыз дип, үзләренең рухи байлыкларын, ата-бабалардан килгән һөнәр осталыкларын сакламыйча, бүтән төрки халыкларга караганда, түбәнрәк дәрәҗәгә төштеләр.

– Сезнеңчә, бу – бөтен татар дөньясына хас күренешме, әллә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә генәме?

–Ул бөтен татар гавамына хас дип уйлыйм. Хикмәт шунда гына үз республикасында яшәүче татарларга ул азрак кагыла, ә читтә яшәүчеләрне борынгы гореф-гадәтләрдән, телдән читләшү үз эченә бөтереп алды инде. Ассимиляция – шуның бер чагылышы. Билгеле, Татарстан эчендә ул алай ук көчле сизелмидер, чөнки анда милләт, республика яшәешен кайгыртучы институтлар бар. Бүгенге федераль хөкүмәтнең соңгы елларда чыккан кануннары безгә, читтә яшәүче татарларга, Татарстан белән бер бәйлелеккә керергә, бер милли мәгариф һәм мәдәният кырында яшәргә мөмкинчелек бирми. Заманында республикадан читтә яшәүче татарларның мәгариф, мәдәниятен күтәрүгә өлеш керткән үрнәк шәхесләребез, көчле укытучыларыбыз, галимнәребез– Татарстаннан максатчан программа буенча килүчеләр. Ләкин хәзер Татарстан, милли яшәешкә тугры калырга, ир-атлыкны үстерергә кирәк, дип укытучылар да, эшмәкәрләр дә җибәрә алмый. Билгеле, Татарстан белән элек-электән килгән дустанә мөнәсәбәт, тыгыз бәйләнеш беркайчан да өзелергә тиеш түгел. Чөнки Татарстан – безнең «йөрәгебез». Аның аркылы бөтен хыял-уйлар тормышка аша, проектлар эшләнә. Ләкин безгә, беренче чиратта, үзебезгә уянырга, бер-беребезгә таянырга, һәрберебезгә Коръәндә ачык язылган, бабаларыбыз әманәт иткән ир-атлык сыйфатларын кире кайтарырга кирәк.

Менә сез биргән сорауның беренче өлешенә шулай җавап бирергә тырыштым. Хәзер аның икенче өлешенә күчик: ир-атларны ничек уятырга?

Өлкәбездә яшәүче татарларга шуны аңларга кирәк: ир-атлык сыйфатларын уятыр өчен, иң беренче чиратта, үзебезнең сәләтебез, осталыгыбыз аркылы мал табарга өйрәнергә кирәк. 25–30 ел эчендә татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләренең саны артуга карамастан, аларның эшчәнлеге халык белән эшләүгә түгел, үз-үзләрен күрсәтүгә юнәлдерелде дип саныйм. Соңгы елларда шундый хәл күзәтелде: татар имамнары, татар оешмалары җитәкчеләре үзләре турында «мескен, ярлы, соранып йөрүче» кешеләр дигән фикер тудырды. Безгә фәлән сум акча бирегез, безнең шундый чара үткәрәсебез килә, дип исемлек буенча эшмәкәрләрне кат-кат әйләнеп чыгалар. Имамның да, иҗтимагый оешма җитәкчеләренең – һәрберсенең эшмәкәрләрдән торган үз исемлеге бар. Имамнарыбызның газга, утка түләргә акча юк, мәчеткә кеше йөрми, дип зарланып йөрүләренә ис-акылым китә. Үз абруеңны күтәрү, хөрмәтеңне арттыру өчен кешеләр белән аңлашып эшләргә кирәк. Халык кешеләрдән, оешмалардан җыелган сәдаканың нәрсәгә сарыф ителгәнен белеп торырга тиеш.

 Шушы хәлләрне уйлап, без, эшмәкәрләр, татар оешмалары җитәкчеләренә, имамнарына бүгенге көндә бердәмлек кирәкми, алар эшмәкәрләр, татар халкы арасында таркаулык ясарга тели, дигән нәтиҗәгә килдек. Без бүтән моңа юл куярга теләмибез. Эшмәкәрнең үз юлы. Без үз эшебездә диннең биш баганасына таянып, шаһәдәт китереп, намаз укып, зәкят түләп, ураза тотып, мөмкинчелек булса, хаҗ кылып яшәү максатларын куябыз. Зәкят түләү һәр мөселманга фарыз гамәл, татар канына сеңгән изге бурыч булып тора. Татар имамнарына, дин әһелләренә, татар оешмалары җитәкчеләренә теләнеп йөрү кебек ямьсез хәлдән котылырга кирәк. Татар ир-атларының абруе белән җитеш тормыш бер тамыр-
дан шытып чыгарга тиеш.

– Элек мулланы ярлы кеше дип күз алдына китереп булмаган бит. Иҗтимагый оешмаларны да эшмәкәрләрнең иң уңышлылары үзләре корганнар. Алар, төрле хәйрия оешмалары оештырып, аның финанс ягын кайгыртып, попечительләр советын җитәкләгәннәр. Шул хисапка мәчет-мәдрәсәләр генә түгел, хастаханәләр, ятимнәр йортлары төзелгән, китапханәләр тотылган, аерым сәләтле егетләребезне хәтта Төркия, Мисыр илләренә генә түгел, Европа илләренә җибәреп, укытып кайтарганнар. Төмән эшмәкәрләренең шулай колачлы эшләү теләге һәм мөмкинлеге бармы?

– Шушы юнәлешне сайлап, эшне иң элек эшмәкәрләрне берләштерүдән башладык. Моңа кайбер имамнарыбыз: «Ничек инде, мин бу эшмәкәр белән эшлидер идем, ул миңа ел да ярдәм итә иде», – дип каршы төшә башладылар. Күпмедер каршылык булуга карамастан, Төмәндә «Партнёрлык» мөселман, татар эшмәкәрләре ассоциациясе оештырылды. Өлкә хәзрәтләре дә координацион совет канаты астында эшли хәзер. Совет белән киңәшеп эшли алмаган икән, андый имам бездән читтәрәк тора. Киңәшеп эшләү – татарлыкның дәрәҗәсен күтәрә торган сыйфатларның берсе ул. Гомумән, безнең халык ниндидер зур эш булса – урман кисү, йорт күтәрү, юл салу, чәчүгә чыгу, сугым сую кебек эшләрне, бергәләшеп, күп очракта өмә белән башкарган. Кайсы гына өлкәдә эшләсәң дә, аны югары нәтиҗәле итеп алып бару ир-атка дәрәҗә өсти. Эшмәкәрме ул, имаммы, йорт хуҗасымы – бакчага чыгып, бәрәңге утыртмаса, урманга барып, агач кисмәсә, корал төзәтү белән шөгыльләнмәсә, мал табып, матур өйләр салмаса, татар ир-атларының абруе югары дәрәҗәдә була алмаячак.

– Бүгенге маллы ир-атлар зәкят түлиме соң?

– Әлегә зәкят түләүчеләр арта дип мактана алмыйбыз. Әгәр син зәкятыңны түләмисең икән, димәк, син тырыш кеше түгел. Син, димәк, үзеңә фаразны үтәр өчен тырышмыйсың. Әгәр синең башыңны эшләтеп, мал табарлык зиһенең юк икән, ул очракта кулың белән эшлә. Үзгәрешләр, мал табу тырышлык аркылы гына булачак. Ир-атлык ул – тырышлык, каршылыкларны җиңеп, алга бару дигән сүз. Иртән торгач, күкрәк тутырып һава сулый аласың икән, эшкә тотынырга кирәк. Бүген көрәшче-спортчылардан тыш, 20–30 яшьлек гади ир-атларыбызның бәйрәмнәрдә батыр калыр өчен мәйданга чыкканнарын, аякларына капчык киеп йөгергәннәрен күргәнегез бармы? Телевизордан карап, радио тыңлап, Инстаграмны ачып, ах, нинди батырларыбыз бар икән, дип сөенеп утырабыз. Шуны да әйтим: ир-атның төп горурлыгы һәм батырлыгы, беренче чиратта, үз гаиләсен югары дәрәҗәдә тоту булырга тиеш. Бу хакта юкка гына Коръәндә телгә алынмаган. Хатыныңны матур киендерү, мәһабәт йортлар салу, бакчаңны, йорт янын тәртиптә тоту – менә ул эшлеклелек кайдан башлана. Калганы буш сүз, матур сөйләү генә. Матур сөйләүчеләр, кызганыч, артуга таба бара. Самавырны чистартсаң, ул ялтырап китә, яктылык бирә. Бу чагыштыру белән, башкаларны күрмә, үзең үрнәк бул, дип әйтүем.

– Кайбер гаиләләргә карыйсың да, ир белән хатын рольләре алышынган кебек тоела. Хәзер хатыннар гаиләне тәэмин итү өчен берничә эштә эшләргә мәҗбүр.

– Болар гыйлем җитмәүдән, диннән ерак булудан килә. Бүгенге көндә ир кабыргасыннан яратылган кеше – хатын-кызга мөнәсәбәт тә бездә ирлек дәрәҗәсенең булу-булмавын ачык чагылдыра. Без аларны йә турайтасыбыз, йә бөгәсебез килә. Ә алар өчен, балаларыбызның анасы өчен җаваплылыкны читкә куйдык. Гаиләнең матди хәле өчен җаваплылык – ир-ат өстендә. Ә менә нинди бала үсүе хатын-кыздан тора. Әгәр дә хатын-кыз кечкенәдән үк ир балада: «Әтиегез»,– дип, атасының ир-атлык сыйфатларын хөрмәтләп тәрбияләмәсә, аның үрнәк сыйфатларын күрсәтеп тормаса, киләчәктә аннан чын ир-егет җитешү икеле. Бүген хатын-кыз акча эшләү мәсьәләсендә алдарак бара. Алар хәзерге шартларга яраклаша, уртак телне җиңелрәк таба. Бизнес-ледиларыбызның күбесе, үз сәләте өстенә, булышырлык кешесе – ире, сөйгәне, дәрәҗәле туган-тумачасы аша уңыш яулаган шәхесләр. Билгеле бер дәрәҗәгә ирешкәч, андыйларның гаиләдән читләшүе дә мөмкин. Хәер, бу ир-атларга да кагыла. Моның бер сәбәбе– гаилә корган ир белән хатын-кыз арасында җаваплылык бетү. Ирне, яки хатынны югалту хәзер бернәрсәгә тормый. Әмма заманага сылтап, модасы яраклашып яшәгән мондый буынның алдагы көне караңгы.

МАЛ УРЫНЫНА – МӘЛ

– Минемчә, ир-егетләрнең физик, техника белән бәйле эштән читләшүләрендә гаилә тәрбиясенең дә, мәктәпнең дә гаебе бардыр. Соңгы егерме елда мәктәпләрдә балаларны эшкә өйрәтү түгел, хәтта парта, идән юдыруны тыеп килделәр бит.

– Соңгы елларда балаларны эшкә өйрәтеп үстермәү, эштән аеруның тискәре йогынтысы тормышыбызда ачык чагыла. Һәрберебез кечкенәдән утын кисеп, ярып, печән чабып үстек. Мәктәптән дә җитәрлек хезмәт тәрбиясен алдык. Әмма белем-тәрбия бирүнең федераль программаларына бертуктаусыз үзгәрешләр кертеп тору аркасында бу өзелеп калды. Үзебезнең Киндерле авылында ничә тапкыр укучы балаларга, әйдәгез, себерке бәйләгез, атлар янында эшләргә практикага килегез, дип әйтеп карадым. Теләк белдермәделәр. Хәтта тегү машинасы алып бирәм, эшкә өйрәнерсез, дигән тәкъдимемне дә хуплап алучы булмады. Хәтерләсәгез, элекке мәктәп укучылар алдына кырга көл чыгаруда катнашу, фермалар өчен агач ботаклары җыеп бәйләүне мәҗбүр итеп куя иде.

Шулай да беренче төп хезмәт тәрбиясе гаиләдә бирелә. Тырыш, мәлле – оста кеше булуда гаилә тәрбиясе зур роль уйный. Дәү әнием искиткеч сүзләр әйтеп калдырды: «Улым, балаларыңа мал урынына мәл калдыр». Мәле булмаган кеше малын югалта, мәле булган кеше мал таба, дигәнне аңлата бу сүзләр. Үзеңнән осталык, сәләт, тырышлык калдырыр-
га кирәк балаларга. Хәзерге буынга осталык бирүне эшнең эчтәлеген аңлатудан башларга кирәк, минемчә. Әйтик, ир баланы балта сапларга өйрәтәбез икән, эшне тимернең каян алынганлыгын, агач материалының ничек әзерләнгәнен аңлатып бирүдән башларга туры килә. Чөнки безнең балалар боларның берсен дә күреп үсми. Алар ата-ана һөнәрен, мәшгульлеген дәвам итүгә юнәлтелмәгәннәр.

Голландиядәге танышларымда кунакта булганда, мин моны аеруча ачык аңладым. Боларның балалары, оныклары үсеп җиткән. Барысы да өстәл тирәли утырганнар. Гаилә башлыгы кунакларыннан болай дип сорый: «Кайсыгыз әтиегезнең мәлен дәвам итә, кайсыгыз әти-әниләрегез яшәгән җирдә яши?» Безнең җавап шаккатмалы: «Беребез дә туган нигездә тормыйбыз, алар мәлен дәвам итмибез», – дибез. Аларның бөтен гаиләсе атлар белән шөгыльләнә. Бу дус гаилә белән үзебезнең гаиләләрне чагыштырып карыйм да уйга калам. Бер ат тирәли күпме кешегә эш табылган. Кемдер ат чабышында баш судья, кемдер оештыручы, кемдер ветеринар, кемдер атлар тәрбияли. Эш һәркемгә сәләтенә карап бирелгән. Көнләшерлек тә, мин аны эшләмим, дип карышырлык та түгел. Без исә урманга барабыз да, монда нихәтле утын, такта җитештерергә була, дип тар фикерлибез. Утыннан шырпы да, кәгазь дә, тагын мең төрле кирәкле әйбер ясап булганын, финанс, икътисад ягын аңлап җиткермибез. Әтинең бакчасына кайтып, тамчылап сугару системасын ясап куярга, шулай итеп, суган белән бәрәңгедән мул уңыш үстерергә кем комачаулый? Тамчы системасы куллануның өстенлеген аңлатучы юкмы? Мисал өчен, Татарстанда да бүген бәрәңгедән гектарына 150 центнер алсалар, әйтик, тамчылап сибү технологиясен керткән очракта, гектарыннан 600 центнер – дүрт тапкыр артыграк уңыш җыеп алырга булыр иде. Халыкка, туганнарга, эшмәкәрләргә шуны җиткерергә, аңлатырга кирәк. Киң танышлык булмаганга күрә бездә андый технологияне кулланучылар юк дәрәҗәсендә. Моны үзгәртергә кирәк.

Япониядә «Иң озын агач йомычкасы» дип аталган бик матур конкурс үтә. Урманчылар иң элек озын агачны сайлыйлар, шуннан иң озын йомычка юынып алырга дигән бурыч куела. Кемнең йомычкасы озынрак, шул җиңүче. Ул агач эшендәге осталыкны күрсәтә. Кемнең бакчасында бүген яңа технология белән бәрәңге, помидор үсә? Кем тизләтелгән режим белән җайландырылган махсус автомат белән милли токмач кисеп, бөтен Россияне токмачка күмәргә тели? Кем бездә тиреләрне болай эшкәртәләр, ә мин Голландия технологиясе белән тирене яңача эшкәртәчәкмен дип теләк белдерә?

Югары технологияләрне кертеп, аны күрсәтеп, безнең халыкны бүтән дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин. Помидорны бакчада гына үстерүнең нинди нәтиҗәсе бар? Мин дүрт төп помидор үстерәм һәм ел дәвамында гаиләмне, туганнарымны помидор белән сыйлыйм. Бу – һәркемнең кулыннан, хәленнән килә торган эш. Аның өчен нибары җылы урын, инфрокызыл нурланыш белән тәэмин ителү, ике квадрат метр җир кирәк. Ә кеше, бакчасында газап чигә-чигә, 50–100 әр төп помидор утырта. Әле шуннан мул уңыш алуы да икеле. Мәктәпләрдәме, аерым курслар оештырыпмы, безнең халыкка тамчылап сибү системасын, спектраль анализ үткәрүне аңлату кирәк.

– Төмән юлларыннан машинада барганда никадәр буш, кысыр җирләргә юлыгасың... Нәрсә комачаулый соң ир-атларга суган, суган кыяклары, яшелчәләр үстереп сатарга?

– Ялкаулык. Бервакыт шулай дәү әтинең атасы Афзал бабай дәү әнигә: «Кызым, сез бүген иренгәнсез, бәрәңгене егерме дүрт төпкә әзрәк утырткансыз», – ди икән. 93 яшьлек карт 35 сутый бакчадагы бәрәңге төбен ничек исәпләп чыгарган соң? Ул – гомерен сату-алу эшенә багышлаган кеше, җирне биш бармагын белгән кебек яхшы белә. Аннан да бигрәк ул шул заманда ук бәрәңге үстерү технологиясеннән хәбәрдар була. Бәрәңгенең бакчада ни өчен тигез үскәнен әле бүген дә бик сирәк кеше генә белә. Бәрәңгене казып алганда, берсе вак, берсе эре булмасын өчен, җир азот белән тукландырылырга тиеш. Ә ул кузаклылар культурасыннан пәйда була. Әгәр дә бәрәңге төбенә борчак салсагыз, аннан азотлы бүлбе калкып чыга һәм бәрәңгегә тигез үсәргә мөмкинлек бирә. Афзал бабай, иренмичә, бакча буйлап һәр бәрәңге төбенә алдан санап куелган борчак бөртекләрен утыртып чыккан һәм шуның ярдәмендә җиңел генә күпме төп бәрәңге утыртылганын исәпләп чыгарган.

Хәзер һәр тармакта – ул бакча үстерү, йорт салу, кием тегү булсынмы, яңа технологияләр бар. Алар белән балаларны мәктәптә, көллияттә укыганда ук таныштыра башларга була. Була гына түгел, бу – мөһим. Технологиягә таянган кеше, шул юнәлештәге яңалыклар нигезендә эш иткән халык кына алдагы көнендә уңай үзгәреш-
ләргә өметләнә ала. Шул рәвешле эш иткәннәр генә муллыкта яши.

 

 

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фотолар Ринат НАСЫЙРОВНЫҢ
шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ