Татарстанның көньяк-көнчыгышын кар каплады
Синоптикларның мәгълүматы буенча, 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклоны йогынтысында булачак. Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19 -21 нче апрель көннә...
Синоптикларның мәгълүматы буенча, 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклоны йогынтысында булачак.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19 -21 нче апрель көннәрендә көньяк циклоны йогынтысында һава шартлары начараю турында кисәтте. Синоптиклар мәгълүматы буенча, республика территориясендә кар, яңгыр рәвешендә булган уртача һәм көчле явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән, күз күременең начараюына сәбәп булган буран да фаразлана. Бу көннәрдә җирдә кар катламы ятачак. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында һава температурасы +8...+10 градусны тәшкил итәчәк.
Һава шартларының начараюы турында шулай ук 18 апрельдә "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь да хәбәр итте.
Комментарийлар