Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның сигез чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын ике йөз баллга тапшырды

Татарстан Республикасында 2022 елның 30 һәм 31 маенда рус теле буенча БДИ һәм ДЧИ нәтиҗәләре расланды. Татарстанның сигез чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын ике йөз баллга тапшырды, дип...

Татарстан Республикасында 2022 елның 30 һәм 31 маенда рус теле буенча БДИ һәм ДЧИ нәтиҗәләре расланды. Татарстанның сигез чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын ике йөз баллга тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Рус теле һәм әдәбияты буенча Казан шәһәре Мәскәү районының 94 нче гимназиясе укучысы Дәүләтшина Лилия, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының М. Җәлил исемендәге 26 нчы лицее укучысы Егорова Амалия һәм Казан шәһәре Идел буе районының татар телендә белем бирүче 8  нче номерлы гимназиясе укучысы Мөслимова Эвелина 200 балл алды.
Рус теле һәм химия буенча Бөгелмә муниципаль районы 2 нче лицее укучысы Абдуллаева  Азизә 200 балл алды, Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе укучысы Дашкина Дарья, Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф үзәге 83 нче  лицей укучысы Ибраһимова Румия, Бөгелмә муниципаль районы 5 нче  мәктәбе укучысы  Рыжикова Маргарита һәм Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе укучысы Сәйфуллина Альбина 200 балл алды.
Агымдагы елның 15 697 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. 88 катнашучы 100 балл җыйды. 19 кеше минималь чикне узмаган. Рус теле буенча БДИның уртача баллы–72,82.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ