Логотип Магариф уку
Цитата:

Телефон караклары «ятьмә»сенә ата-аналар эләгә

Сентябрьдә мәкерле кешеләр Россиядә укучыларның ата-аналарыннан ялган сораштыру ярдәмендә акча урлау схемасын тормышка ашыра башлаганнар, дип «Газета.Ru» газетасына Роскачество һәм ИБ-компания Group-I...

Сентябрьдә мәкерле кешеләр Россиядә укучыларның ата-аналарыннан ялган сораштыру ярдәмендә акча урлау схемасын тормышка ашыра башлаганнар, дип «Газета.Ru» газетасына Роскачество һәм ИБ-компания Group-IB оешмасы белгечләре хәбәр иткән.
Караклар россиялеләрне беренче сентябрь хөрмәтенә танылган фирмалардан призлар уйнатылачак дип ялган сайтларга җәлеп итәләр. Алар корбаннардан  сораштыру узуны, аннары сылтаманы дусларга яки ата-аналар чатларында таратуны сорыйлар һәм бүләк вәгъдә итәләр. Group-IB вәкиле кисәткәнчә, бүләк алу өчен ата-аналар банк картасы мәгълүматларын кертергә һәм комиссия өчен 1 сум түләргә тиеш  була. Шуннан соң «кармакка эләккән» кешене  чит сервисларга яки вакыт-вакыт карталардан акча ала  торган хезмәтләргә теркиләр.
Акча түләүне туктату бары банк картасының мобиль кушымтасы аша яки телефоннан банк белгеченә шалтыратып башкарыла ала.
Ә менә Digital Risk Protection Group-IB департаментының әйдәп баручы аналитигы Евгений Егоров төрле «комиссияләр» өчен түләү үтенечләренә аеруча игътибарлырак булырга чакыра.  Чын уеннар вакытында җиңүчеләрдән комиссия түләүне сорамыйлар, дип искәрткән ул.
Телефон каракларының тагы бер ялган ятьмәгә эләктерү алымы бар: алар кешеләргә  читтән торып хезмәт күрсәтү  өчен өстәмә кушымтага керергә мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә  картадан акча урланганын сизми дә каласың.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ