Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың башлангыч сыйныфлары биш көнлек укытуга күчә

Түбән Каманың барлык мәктәпләре дә диярлек башлангыч сыйныфларны 5 көнлек уку атнасына күчерде. Уку программасы турында фикер алышканда, һәр мәктәпнең педагогик советы шундый карар кабул итте. Бу хакт...

Түбән Каманың барлык мәктәпләре дә диярлек башлангыч сыйныфларны 5 көнлек уку атнасына күчерде. Уку программасы турында фикер алышканда, һәр мәктәпнең педагогик советы шундый карар кабул итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Узган уку елы башыннан биш көнгә күчерелгән 17 мәктәпкә шәһәрнең тагын егерме мәктәбе кушылачак. Кама Аланының ике мәктәбе дә яңа расписаниегә күчте. Алты көнлек уку атнасы 7 нче һәм 21 нче мәктәпләрдә, шулай ук авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучылары укыячак. 
«Без балалары узган ел биш көнлек уку атнасына күчкән ата-аналар арасында сораштыру уздырдык. Алар мондый режим ярдәмендә балалар белән вакытны күбрәк үткәрә алдык  дип билгеләп үттеләр. Бу бала үсешендә мөһим фактор булып тора», – диде август киңәшмәсендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.

Ел нәтиҗәләре буенча уку сәгатьләренең кыскаруы белем бирү сыйфатына берничек тә йогынты ясамады. Ул Бөтенроссия тикшерү эшләре, олимпиада нәтиҗәләре һәм фәнни эшчәнлектә катнашу белән дә бәяләнә.
Быел Белем көнен барлыгы 32 345 түбәнкамалы билгеләп үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ