Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесенә 100дән артык эш кабул иттек

Балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенә бик күп эш кабул иттек. Заявкалар тагын өч көн кабул ителәчәк. Конкурс эшләре Мөслим, Актаныш, Кукмара, Теләче...

Балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенә бик күп эш кабул иттек. Заявкалар тагын өч көн кабул ителәчәк.


Конкурс эшләре Мөслим, Актаныш, Кукмара, Теләче, Саба, Нурлат, Кукмара, Азнакай районнарыннан килде. WhatsApp Image 2018-04-16 at 14.35.16


Эшләр 20 апрельгә кадәр кабул ителә.  Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә»номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Бәйгедә 4-15 яшьлек балалар катнаша ала.
Шартлар бик гади:
— Г. Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга;
— аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма яисә электрон вариантына 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ