Логотип Магариф уку
Цитата:

Туристлар өчен ташламалы программа бүгеннән туктатылды

Быелның 18 гыйнварыннан туристлар өчен кешбэк – туризм буенча федераль агентлыгы тарафыннан эшләнгән Россия буенча сәфәрләргә дәүләт субсидиясе программасы гамәлгә ашырыла башлаган иде. Илебездә килеп...

Быелның 18 гыйнварыннан туристлар өчен кешбэк – туризм буенча федераль агентлыгы тарафыннан эшләнгән Россия буенча сәфәрләргә дәүләт субсидиясе программасы гамәлгә ашырыла башлаган иде. Илебездә килеп туган вазгыятъкә бәйле рәвештә, программа 1 марттан туктатылды.
Туристлар өчен ташламалы программа киләчәктә дәвам итәрме? «Туристик кэшбэк программасы вакытыннан алда тәмамланды. Программаны озайту вакыты әлегә билгеле түгел», –дип аңлатма бирделәр туризм буенча федераль агентлыгында.
Исегезгә төшерәбез, программа кысаларында туристлар Россия буенча сәяхәт өчен «Мир» картасы аша түләп, аның бәясеннән 20% кешбэк ала алдылар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ