Укытучылар һәм укучыларга онлайн-курсларга бушлай керү мөмкинлеге бирелә
Татарстанда укучылар, студентлар һәм укытучыларга «Цифровой образователный контент» онлайн-платформасына бушлай керү мөмкинлеге бирелә. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы шул турыда хәбәр итте.Хәзер...
Татарстанда укучылар, студентлар һәм укытучыларга «Цифровой образователный контент» онлайн-платформасына бушлай керү мөмкинлеге бирелә. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы шул турыда хәбәр итте.
Хәзерге вакытта ресурс Россиядә популяр санала. Анда 1,5 миллионнан артык укучы, шулай ук 220 мең укытучы теркәлгән. Сервис ярдәмендә укучылар һәм студентлар белем бирү контенты булган ресурсларның киңәйтелгән исемлегенә керә ала, ә укытучыларга цифрлы мохитнең төп мәйданын үзләштерү мөмкинлеге бирелгән.
Проект эшли башлаганнан бирле сервиска илнең 85 регионыннан 20 мең белем бирү оешмасы кушылган, 40 мең педагог компетенцияләренә бәяләмә алган.
2024 елга барлык гомуми һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына түләүсез керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча
Фото: https://sankt-peterburg.centrfenix.ru
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Якты Йолдыз
Татар халкының күренекле улы, Мәскәүдә яшәүче Йолдыз абый Хәлиуллин белән еш аралашабыз, күбрәк телефон аша сөйләшергә туры килә. Ул белеме буенча – Көнчыгыш белгече, һөнәре – дипломат, ә күңел халәте...

Татарстанның Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында туып үскән Йолдыз Нури улы, тугызынчы дистәсен ваклап килсә дә, үз эшчәнлеген дәвам итә, көр күңелле булып кала. Аның Җир шарында барган һәр вакыйгага, һәр үзгәрешкә дипломатларча төгәл фикере һәм аксакалларча дөрес мөнәсәбәте бар. Бу – дөнья күргән, халыкара нормаларны белгән, киң күзаллаулы һәм тәҗрибәле татар шәхесенең уй сөреше.
Йолдыз абыйның фәнни җәмәгатьчелектә һәм киң даирә укучыларда зур кызыксыну уяткан, югары бәяләнгән күпләгән хезмәте басылды. Инде үзе турында әсәр язарга да вакыт җиткәндер. Бу күренекле шәхес нинди зур юл узган? Нәрсәләр күргән, язмыш аны кайларда йөрткән, кемнәр белән очраштырган? Дипломат һөнәрен сайлауга нинди вакыйгалар этәргеч биргән?.. Әлеге «Дипломат-галим Йолдыз Хәлиуллин» һәм «Ученый-дипломат Юлдуз Халиуллин» китаплары шул хакта. Кабул итәргә кызыклы һәм төп геройга якын булу өчен, бу биографик әсәр Йолдыз Хәлиуллин белән без оештырган әңгәмәләр, аның архивында кадерләп сакланган фотосурәтләргә үрелеп бара. Китаплар бер-берсен тулысынча кабатламый. Татарчасы үзенә бертөрле, русчасы – үзенчә.

Дөньяда, аерым бер милләтләрдә төрле яктан камил һәм кабатланмас шәхесләр була. Алар халыкның йөзен билгели, кешелекне үз тәҗрибәсе белән баетып, киләчәккә юнәлеш күрсәтә. Дипломат һәм галим Йолдыз Хәлиуллин - нәкъ менә шундый шәхес.
Шәриф Камал мемориаль фатирында урнашкан Татар китабы йортында 15 апрель 14 сәгатьтә язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, танылган дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган «Ак Бүре» нәшриятында рус һәм татар телләрендә басылып чыккан биографик китабын тәкдим итү була.

Ленар Шәех
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар