Яңа уку елында КФУ да «Татар теле, әдәбият, журналистика» программасы буенча 16 бюджет урыны каралган
Быел Казан университетының Г. Тукай ис. татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлеп биреләчәк.Бу турыда журналистларга югары мәктәп дирек...
Быел Казан университетының Г. Тукай ис. татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлеп биреләчәк.Бу турыда журналистларга югары мәктәп директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.
![WhatsApp Image 2018-02-19 at 17.09.23](http://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2018/02/WhatsApp-Image-2018-02-19-at-17.09.23-500x359.jpg)
«Бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең абитуриентлар базасында 100 дән артык укучы исәпләнә. Киләсе уку елында педагогика белем юнәлешендә татар теле һәм әдәбияты, инглиз, я төрек теле, филологиядә татар теле һәм әдәбияты, журналистика программалары буенча студентлар кабул ителәчәк», — дип белдерде директор.
Педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлеп биреләчәк. Магистрлар өчен дә кызыклы программалар эшләп килә: «Татар теле, әдәбияты заманча теорияләр, технологияләр», «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр», «Әдәбият һәм мәдәният».
Комментарийлар