Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ышаныч» үзәге укучылар өчен ачык ишекләр көне үткәрә

Бүген «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең бер бүлегендә 7–9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узачак.Ачык ишекләр көнен 8 нче Март урамы, 4 адресы буенча «Таяны...

Бүген «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең бер бүлегендә 7–9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узачак.
Ачык ишекләр көнен 8 нче Март урамы, 4 адресы буенча «Таяныч» психологик хезмәте үткәрәчәк. Чара 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Психологлар көненә багышланган очрашуда укучыларны учреждение эше белән таныштырачаклар. Психологлар һәм социаль педагоглар балаларга психологик сәламәтлек турында да сөйләячәк.





Ә ел ахырына кадәр шәһәрнең Идел буе районында «Ышаныч» үзәгенең яңа бүлеге эшли башлавы көтелә. Кулагин урамындагы филиал психология үзәген һәм яшүсмерләр клубын киберзал һәм сәнәгать дизайны дәресләре белән берләштерәчәк. 










Фәния Лотфуллина


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ