Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналыбыз вәсвәсәдән саклый

“Гаилә һәм мәктәп” журналының быелгы беренче саны дөнья күрде. Ул “Бер күрүдә мәхәббәт” дигән язма белән ачыла. Анда укучыларыбыз “Татнефть» акционерлык  җәмгыятенең топ-менеджерларының берсе – ш...

“Гаилә һәм мәктәп” журналының быелгы беренче саны дөнья күрде. Ул “Бер күрүдә мәхәббәт” дигән язма белән ачыла. Анда укучыларыбыз “Татнефть» акционерлык  җәмгыятенең топ-менеджерларының берсе – шагыйрь Нур Әхмәдиевнең улы Равилнең мәхәббәт тарихы белән танышырсыз

Гадәттәгечә без бу санда да мәктәп балаларына һөнәр сайлауда ярдәм итү максатын күз алдында тотып, республикабыз көллиятләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы журналыбызда кунакта – Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте.
КФУда күптән көтелгән бәйрәм булды: “Туган тел” олимпиадасында җиңгән укучыларыбызны бүләкләдек. Университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, татар филологиясе галимнәре белән “Гаилә һәм мәктәп” журналы бергәләп уздыра торган, туган телебез белән кызыксыну уятучы  бик җаваплы, бик саллы конкурс ул. Бу хакта “Сипкелле кызлар – бәрәңге бакчасында” дигән кечкенә генә язманы укып та шактый мәгълүмат алырга мөмкин.

Курчак театрын яратмаган бала бар микән?! Дөрес, моның өчен республикабыз балаларына Казанга яисә Чаллыга барырга туры килә. Бу яктан Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы балалары рәхәт чигә хәзер. Авылдашлары – Рафис Сәлахетдинов абыйлары авылга кайтып үзе курчак театры оештырды. Олы Мәңгәр балалары хәзер курчак театрында үзләре уйный. Алай гына да түгел, күрше-тирә районнарга, хәтта Ижауга да барып уйный башладылар. “Авылда курчак театры” дигән язмада яшь коллективның уңышлары турында бәян ителә.

Жуналыбызның һәр санында без яшүсмерләрне, яшьләрне хәзерге заман вәсвәсәләреннән – яшь организмга   җитди зыян сала торган матдәләрдә саклап калуны максат итеп, төрле белгечләрнең фикерләрен җиткерәбез. Бу юлы “Терек сумы, үле сумы” дигән язмада республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов кибет-киоскларда сатыла торган энергетик эчемлекләрнең, электрон тәмәкенең яшь организмга ничек тәэсир итүен аңлата.  Медицина психологы Мария Щевлягина исә, уенга хирыслык бала күңелен тәмам биләп алса, моннан котылу бик авыр булачак, дип кисәтә.
Рәшит МИНҺАҖ

        

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ