Логотип Магариф уку
Цитата:

Зиннур Хөснияр 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

30 ноябрь көнне Биектау районының  авыл китапханәләрендә хезмәт куючы  барлык китапханәчеләр, мәктәп укытучылары Мәдәният йортына  ашыкты. Ашыгырга җирлек тә бар иде. Көндезге 14 сәгать...

30 ноябрь көнне Биектау районының  авыл китапханәләрендә хезмәт куючы  барлык китапханәчеләр, мәктәп укытучылары Мәдәният йортына  ашыкты. Ашыгырга җирлек тә бар иде. Көндезге 14 сәгатьтә биредә Биектау районының Бикнарат авылында туып үскән язучы, Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең  Гаяз Исхакый исмендәге әдәби премиясе лауреаты Зиннур Хөсниярга 60 яшь тулуга багышланган кичә көтелде.  Биектаулыларның яраткан әдибе Зиннур Хөснияр башкалабызда укучылар арасында популярлык казанган “Сәхнә” журналының баш мөхәррире булып эшли. Зиннур Зыятдин улы шулай ук заманында нәниләр өчен  “Салават күпере”  журналы ачып, тора-бара аны бөтен татар балаларының  күчтәнәч кебек көтеп алган  һәм яраткан журналына әйләндергән иде. Хәзер бу популяр журналны балалар күңеленә шундый ук тансык итеп чыгару миссиясен аның кызы Зилә Хөснетдинова дәвам иттерә.

Юбилей кичәсен  Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов ачып җибәрде, танылган якташын  гомер бәйрәме белән котлады һәм, иҗатында яңадан-яңа уңышлар теләп, истәлекле бүләген тапшырды. Танылган каләмдәшен котларга Биектауга бер төркем иҗатташы белән  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле әдип  Ркаил Зәйдулла да килгән иде. Ркаил Рафаил улы котлаганнан соң, сәхнәгә бер-бер артлы Битаман егетләре, танылган балалар шагыйре, драматург һәм язучы Рафис Корбан, балаларның яраткан язучысы, “Акчарлак” газетасының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев, Тукай бүләге лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров күтәрелде. Аннары район китапханәчеләре Зиннур Хөснияр иҗат иткән әсәрләрнең иң яратып укыганнарына күзәтү ясап үтте. Биектау районы сәнгатькәрләренең юбилярга хөрмәт илә куелган концерты исә кичәнең бер якты бизәге булып истә калды.
Юбилеең мөбарәк булсын, якташ!
                                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Высокогорские вести

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ