Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөя утрау-каласында балык шулпасы фестивале

«Зөя» утрау-каласы соңгы елларда тирә-юньдә яшәүче халыкның, Яшел Үзән, Казан кебек Идел буенда урнашкан шәһәрләргә ял итәргә килгән  туристларның игътибарын  үзенә елдан-ел  ешрак җәле...

«Зөя» утрау-каласы соңгы елларда тирә-юньдә яшәүче халыкның, Яшел Үзән, Казан кебек Идел буенда урнашкан шәһәрләргә ял итәргә килгән  туристларның игътибарын  үзенә елдан-ел  ешрак җәлеп итә башлады. Чөнки нинди генә чара үткәрергә керешсәләр дә, бәйрәм уздырырга яратучылар аны шушы утрауга гына хас итеп уздыра беләләр.  4 сентябрьдә утрау-калада  кунакларның һушын алырлык итеп узачак «Яңа пешкән балык ашы» гастрономия фестивале дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган.
Гәрчә аның ачылуы  көндезге 12 сәгатькә планлаштырылса да, фестиваль программасына кергән балык тоту ярышы иртәнге 8 дән үк башланып китәсе. Әлеге бәйге Татарстанның Балык спорты федерациясе катнашында үтә. Бәйге балыкчылар арасында  барачак конкурслар белән бәйләп, балыкчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә мавыктыргыч итеп үткәрүне күздә тота. Конкурсның исемнәренә генә күз салсагыз да,  күбегез кармакларын алып, Зөягә балык тотарга җыена башлавы мөмкин: «Беренче балык», «Иң күп балык тотучы», «Вак балыкны иң күп каптыручы», «Иң зур яки иң сирәк балык тотучы». Шуның белән бергә, сезне бу бәйгедә  тамашачылар катнашында ( димәк, сезнең белән бергә)  үткәрелгән мавыктыргыч программа да көтә! Аның җиңүчеләре дә тамашачылар арасында булачак дип аңларга кирәктер, шулай бит. Димәк, аз дигәндә бер бүләк сезнеке дигән сүз.

Нәкъ 12 сәгатьтә Успение мәйданындагы төрле  театр костюмнары -су кызлары, су патшалары, алтын балык киемнәрен  кигән  артистлар тантаналы марш белән Зөя елгасы яры буйлап «Ялкаулар базары» урнашкан бәйрәм мәйданчыгына юнәләчәк. Курыкмагыз,  һич ялкаулар урыны түгел ул, аның исеме генә шундый. Халык бу исемне базарга  эшсез вакытта башкарылган эшләрдән торганга кушканнар, ди. Әлбәттә инде, килгән кунаклар да базарга баручыларны читтән генә озатып калмаячак. Һәркем артистлар башкарган  җыр авазларына кушылып,  узган гасырларда яшәгән  базар  дөньясына  атлап керәчәк. Ә анда нәрсәләр күрергә мөмкин соң?
Минем күз алдыма, әйтик,  шәхси  заказ белән сугылган медальон ясау осталары (теләгегез булса, үзегез дә заказ бирә аласыз),  төрле уенчык-сувенирлар, кошлар, картиналар, борынгы гасырлар модасы белән тегелгән кием-салым,  баш, аяк киемнәре, тагын ... төрле тәм-том белән сәүдә итүчеләр һәм мондый чакта һәрвакыт халыкның күңелен ачып йөрүче төрле бармалейлар, шутлар, клоуннар, фокус күрсәтүчеләр килеп басты.
Санаулы вакыт эчендә төрле зурлыктагы  балыклар тоткан җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, иң тәмле уха пешерүчене ачыклый торган конкурс башлануы көтә.
Шул арада тамашачыларга Татарстанның Ашчылар гильдиясе әгъзасы, Мәскәү, Истанбул, Дубай рестораннарында эшләп остарган Тимур Мурзаев, Татарстан Ашчылар гильдиясенең башкарма директоры  Илдар Тәкиуллин халык каршында затлы балыклардан  уха пешереп, үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк һәм килгән халыкны үз ашлары белән сыйлаячак.
Фестиваль дәвамында һөнәрчеләр ярминкәсе эшләп торачак. Бәйрәмне тамаша кылучылар Зөя халкын ни өчен борын-борынгыдан «корбан балыгы ашарга  яратучылар», дип атауларын да белер.
Биредә сабын куыгыннан рәсем ясарга яратучылар да  үз осталыгын күрсәтә ала. Аннары тамашачылар  сәхнәгә Россия буйлап сәяхәт кылып йөрүче күчмә курчак театрлары артистлары менгәнен күрер. Әйтик, «Могҗизалар», «Петрушка театры» кебек  курчак театрлары белән без бары тик фестивальләрдә генә таныша алабыз. Аннары 45 төрле музыка уен коралыннан торган театральләштерелгән күргәзмә башланып китәсе. Безгә монда  инде исемнәре онытылган тынлы, бәрмә, кыллы, кыллы - сызгычлы уен коралларының тавышын ишетергә насыйп булыр.
 Тамашачылар  биредә төрле күргәзмәләр, шул исәптән:  «Пётр I нең Кытайга гадәти булмаган заказы: Пётр чорының керәч сәнгате», «Зөядә Идел буе Болгарлары: бөек чорның матди һәм рухи эзләре»,  «Зөя образы сынлы һәм графика сәнгатендә» кебек сирәк күрергә мөмкин булган иҗат күргәзмәләре белән таныша алыр.
Безгә бары тик 4  сентябрьне генә көтеп аласы һәм Зөягә генә киләсе бар.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ