Логопед гел кирәк!
Кечкенә чагында һәр баланың диярлек сөйләмендә кимчелек була.
Берәүләрдә бу төгәлсезлек 7–8 яшькә кадәр үзеннән-үзе бетсә, икенчеләренә логопед ярдәме кирәк.
Ул табиб та, психолог та
Сөйләмдәге кимчелекләр белән көрәшүче һөнәр ияләре – логопедлар бүген күп кенә мәктәпкәчә белем бирү йортларында, мәктәпләрдә, балалар сырхауханәләрендә эшли. Ата-аналар балада кече яшьтән үк дөрес дикция формалаштыруга акчасын кызганмый – махсус клиникаларга да йөртә.
Логопед, үз өлкәсендә яхшы белгеч булудан тыш, табиб та, психолог та, педагог та булырга тиеш. Күпчелек очракта сөйләмдәге кимчелекне тудыруда психологик һәм физиологик проблема сәбәпче була. Шуңа күрә логопедка анатомиянең билгеле бер өлкәләрен белү зарури. Дәрескә акыл ягыннан тайпылышы булган яки ДЦП диагнозлы бала да килергә мөмкин, андый очракка һәрвакытта да әзер булырга кирәк. Мондый балаларга психологик якын килүнең үзенчәлекләрен, кирәк була калса, медицина ярдәме күрсәтә белү мөһим.
«Үз сөйләмендә кимчелекләр булмаска тиеш»
Укытучы-логопед булып эшләүче Светлана Тимофеева логопед ия булырга тиешле сыйфатларны санап күрсәтте: «Профессиональ белем турындагы дипломнан тыш, эшкә кабул иткәндә логопедка башка таләпләр дә куела. Без күпчелек очракта балалар белән эш итәбез. Ә аларны ярату гына җитми, хөрмәт тә итәргә, хәлләренә керергә дә кирәк. Логопед булырга теләгән кешенең, беренче чиратта, үз сөйләмендә кимчелекләр булмаска тиеш. Яшь үзенчәлекләре һәм нейропсихология турында күзаллавың мөһим. Балалар белән эшли торган башка һөнәр ияләре кебек үк түземлек, мәрхәмәтлелек, аралашырга ярату, җаваплылык кебек сыйфатлар да кирәк логопед буласы кешегә».
Фото: Сөмбел Таишева
Комментарийлар