Заман белән бер сулышта
2011 елдан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат «Милләтнең киләчәк лидерлары булырга сәләтле һәм үз халкына хезмәт итүгә юнәлдерелгән XXI гасыр татар интеллигенциясен тәрбияләү» миссиясе нигезендә үз эшчәнлеген алып бара. Бүгенге көндә гимназия – белем алу өчен күпкырлы мөмкинлекләр булдырылган мохит. Биредә Татарстанның Актаныш һәм башка районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле почмакларыннан килгән балалар белем һәм тәрбия ала.
Венера ХӘЕВА-ХӘМИТҖАНОВА,
Актаныштагы Сәләтле балалар өчен
гуманитар гимназия-интернат директоры
Бердәм эшчәнлек
Гимназиядә һәр уку елы – укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең оптималь траекториясен планлаштыру, анализлау һәм төзүнең уйланылган циклы. Эшнең төп принцибы – педагоглар, укучылар һәм ата-аналар коллективларының бердәм эшчәнлеге. Гимназиянең һәр уңышы түбәндәге факторлар җыелмасы хисабына ирешелә:
• педагогик составның яшь буенча оптималь балансы;
• укытучыларның һәм укучыларның хезмәт сөючәнлеге;
• тупланган һөнәри тәҗрибә;
• мәгариф оешмасының тәрбия киңлекләрен үстерү;
• педагоглар, укучылар һәм ата-аналар коллективларының бердәм эшчәнлеге;
• укучыларның чын күңелдән белемгә омтылулары.
Гимназиянең йөрәге – аның укытучылары. Алар – югары квалификацияле белгечләр, үз һөнәрләренең осталары. Заманча укыту методикаларын белгән хәлдә, укучыларга фәннәрне тирәнтен өйрәтүдә үз тәҗрибәләре, эш алымнары бар. Алар арасында «Ел укытучысы», «Авыл укытучысы», «Иң яхшы туган тел укытучысы» республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призёрлар, БДИ һәм фән олимпиадалары экспертлары, илкүләм һөнәри белем бирү оешмасы гранты ияләре, Татарстанның атказанган һәм халык укытучылары бар.
Коллективның төп максаты – укуны чын күңелдән яраткан, белемгә омтылган, үз мәктәбенең кадерен белгән, тәрбияле һәм зыялы булган балаларны тәрбияләү.
Уңышлы ел
2025 ел гимназиябез өчен бик уңышлы ел булды. Максатчан эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә җиңү яулады. «Югары белем бирү нәтиҗәләре» билгесе белән билгеләндек. Россиядә һәм Татарстанда дәүләт имтиханнарын чыгарылыш сыйныф укучылары иң югары балларга бирүче мәктәпләр исемлегендә булуыбыз белән горурланабыз да, шул ук вакытта җавапчылыкның тагын да артканын аңлап, үз өстебездә эшлибез, югарырак максатлар куябыз. География, математика, рус теле һәм информатика фәннәреннән дәүләт имтиханнарын 100 баллга биргән укучыларыбыз – горурлыгыбыз!
Ел саен төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призёрлар саны даими арта. Укучыларыбыз җиңүләргә ирешүдә дәвамчанлык күрсәтәләр. Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында призёр калган укучыларыбыз, 2–3 ел эчендә олимпиаданың йомгаклау этабында да җиңүгә ирешәләр. Бу – укытучыларның, гимназиянең укыту-тәрбия эшчәнлегенә иң югары бәя. Узган уку елында 20 фән буенча 130 урын яуланды. МХК, география фәннәреннән Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урыннар яуланды. 2025 елда Илина Фәрдиева МХК буенча олимпиадада абсолют җиңүче булды.
Укучыларыбыз – «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында, «Глаголица» бәйсез балалар әдәби премиясендә, «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә һәм башка бик күп иҗади конкурсларда җиңүчеләр һәм Гран-при ияләре. Әлеге конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңү чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга югары уку йортларына кергәндә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Безнең чыгарылыш укучылары Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның дәрәҗәле югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга керә. Соңгы елларда техник югары уку йортларына һәм көллиятләргә укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучыларының саны да артты.
Гимназия еллар дәвамында үзенең төп идеяләренә тугры кала, шул ук вакытта яңалыкка омтылып, заман таләпләренә дә җавап бирә. Учреждение яңа белем бирү технологияләрен үзләштерә һәм гамәлгә кертә, республиканың яшь буынын – шәхес үсешенә юнәлдерелгән югары зәвыклы заман яшьләрен формалаштыруга этәргеч бирүче уку һәм тәрбия программаларын өзлексез камилләштерә.
Тәҗрибә уртаклашу
Гимназия педагогларының һөнәри үсешендә төп механизмнарның берсе булып стажировкалар тора, алар Россиянең алдынгы мәктәпләре һәм мәгариф үзәкләре тәҗрибәсен өйрәнәләр.
2023 елда гимназия «Алгарыш» гранты җиңүчесе булды, бу укытучыларга Санкт Петербургның 56 нчы академия гимназиясенә барырга мөмкинлек бирде. Аның эше белән танышу гимназиябездә хәзер инде традициягә әйләнгән яңа проектларга илһам бирде. Үзара хезмәттәшлек сәләтле балалар белән эшләүнең уңышлы методикаларын җайларга, уку процессына проект эшчәнлеге элементларын кертергә ярдәм итте. Мәсәлән, педагогларның һәрьяклап һөнәри үсеше «Профессионал» максатчан программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Берничә ел дәвамында, белемнәрнең сыйфатын яхшырту өчен, «Погружение», «Интеграция», «Телепортация» мәктәп проектлары гамәлгә ашырыла. Ата-аналар белән берлектә «Хорлар бәйгесе», «Зур биюләр», «Китап сөючеләр», «Идел-йорт» һ. б. проектларда катнашу күркәм традициягә әверелде.
2025 елда педагоглар һәм гимназия администрациясе Мәскәү һәм Волгоградта халыкара мәгариф форумнарында катнашты. Әлеге чаралар учреждение үсешен озак вакытка күзаллауны формалаштыруда мөһим роль уйнады. Аерым алганда, алар мәгариф өлкәсендәге актуаль трендларны өйрәнергә, башка регионнардагы экспертлар һәм хезмәттәшләр белән һөнәри багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирде.
Узган ел өч педагог-математик «Сириус» белем бирү үзәгендә укучыларны олимпиадаларга әзерләү программасы буенча үз компетенцияләрен күтәрделәр. Һәм әлеге уку үзенең нәтиҗәсен дә күрсәтте, укучыларыбыз 2026 елгы олимпиада хәрәкәтендә математика, физика фәннәрендә төбәк һәм республика җиңүчеләре булды.
Фәнни алгарыш
Белем бирү процессын модернизацияләү кысаларында, әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе – «Физик-математик алгарыш» проекты. Ул төгәл фәннәр буенча белемнәрне тирәнәйтүгә, логик һәм аналитик фикерләүне үстерүгә, сәләтле укучыларны олимпиадаларга һәм фәнни конкурсларга әзерләүгә юнәлдерелгән.
Проектны гамәлгә ашыра башлаганга ел ярым вакыт кына узуга карамастан, әйдәп баручы мәктәпләр арасында үзебезне күрсәтә алдык.
Гибрид форматта оештырылган түгәрәк эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучылар үзләренең укытучылары белән төркемдә генә түгел, ә Школковоның әйдәп баручы педагоглары белән онлайн дәресләрдә дә физика һәм математиканы өйрәнәләр. 2025/2026 уку елының беренче яртыеллыгында ук без төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирештек.
Математика фәненнән Winkid олимпиадасында – 4, физика һәм математика буенча НДПУ төбәкара олимпиадасында – 7, геометрия буенча I Республика фестиваль-марафонында – 4, «Школково» беренче математика олимпиадасында – 6, математика һәм физика буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында – 14, информатика буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында – 6, физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасында – 4, математика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасында – 3, физика буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабында – 1, Эйлер исемендәге олимпиаданың төбәк этабында – 1, математикадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 1 җиңүче әзерләдек. Әлеге саннар артында заманча югарылыкта белем бирү белән беррәттән, укучыларга һөнәр сайлауда профориентацион эшчәнлек, төрле уку йортлары белән үзара элемтәдә эшләү дә ачык чагылыш таба.
Шулай ук проект ярдәмендә ДЙАга әзерләнү өчен цифрлы ресурсларга һәм интерактив платформаларга керү мөмкинлеген, лабораторияләрне һәм методик кабинетларны җиһазландыруны, проект һәм кейс‑технологияләрне кертүне, мастер‑класслар һәм фестивальләр уздыруны тәэмин иттек. Бу укучыларда да, педагогларда да төгәл фәннәр белән кызыксынуны көчәйтте.
Проектны гамәлгә ашыруның беренче елы нәтиҗәләре буенча 3 педагог һәм 6 укучы «Физмат алгарыш» грантына ия булды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия‑интернат «Мәктәптә физика һәм математика алгарышы» гранты җиңүчесе булды, бу физика‑математика фәннәреннән тирәнтен белем бирү һәм талантлы укучылар белән эшләү өчен киң мөмкинлекләр ачты.
Гимназиябез киң колачлы белем бирү инициативаларында актив катнаша: «Төбәкләргә – фән» проекты алдынгы фәнни белемнәргә ирешүне тәэмин итә, илнең әйдәп баручы галимнәреннән интенсивларда, практикумнарда, онлайн лекцияләрдә катнашырга мөмкинлек бирә, мәктәп укучыларын тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Проектта 6 педагог һәм 8–10 нчы сыйныфлардан 66 укучы катнаша.
2025 елдан «КНИТУның инженер класслары» проектын гамәлгә ашыру буенча «КНИТУ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм гимназия арасында килешү имзаланды.
Укучыларыбыз «КНИТУ–2026 Нобель өметләре» конкурсында актив катнаштылар. Алда – «Зур химиянең киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасының йомгаклау этабы. 2025 елда математика һәм химия буенча әлеге олимпиадада 4 җиңүче һәм 7 призёр булды. Быел гимназиядән дүрт фән: математика, химия, физика һәм информатика буенча 50 дән артык гариза бирелгән. Проект Татарстанда 2026 елда башланачак «Физик-химик алгарыш» проекты чараларында катнашу өчен зур ярдәм булып тора. Химия, биология һәм физика укытучылары проект кысаларында белем алачак. Бүгеннән үк алар методик конкурсларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар инде.
Профориентация
Системалы профориентация – безнең гимназиянең төп өстенлекләреннән берсе. Һөнәри мохиттә белем үзләштереп, укучы аңлы рәвештә һөнәр сайлаячак. Моның өчен югары уку йортлары, колледжлар һәм предприятиеләр белән партнёрлыкның күп дәрәҗәле моделе төзелде.
6–11 нче сыйныф укучылары тулысынча «Киләчәккә билет» проектына җәлеп ителгән, бу исә реаль күнекмәләргә һәм һөнәр үрнәкләренә басым ясарга мөмкинлек бирә. Предприятиеләргә экскурсияләр, һөнәри пробаларда катнашу, «Россия – минем горизонтларым» курсы кысаларында һөнәри мөмкинлекләр белән танышу, тренажёрларда биремнәр үтәү һөнәрләр белән танышу (6–8 нче сыйныфлар), профильле укыту һәм һөнәри әзерлек (9–11 нче сыйныфлар) аша бара. Гимназия мәктәп, югары уку йортлары, ссузлар һәм бизнес ресурсларын интеграцияләү аша партнёрлыкның төгәл системасын җайга салган.
Күп еллар дәвамында безнең төп партнёрларыбыз булып Казан федераль университеты (ИФМК) тора, уртак эш гуманитар профильгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. ТИСБИ белән дә хезмәттәшлек итәбез, әлеге хезмәттәшлек проект һәм цифрлы компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелә.
8–11 нче сыйныф укучылары «Проект эшчәнлеге» программасы буенча укый. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар 5 юнәлеш буенча һөнәрләр үзләштерә. 2025 елда ике укучыбыз һөнәри белем алды, ә 2026 елда укучылар администратор, цифрлы консультант, гид ярдәмчесе кебек юнәлешләр буенча һөнәр үзләштерде.
Быел без Актаныш технология техникумы белән берлектә дә эшче белгечлекләре буенча һөнәри юнәлеш бирү системалы программасын гамәлгә ашыра башладык. 20 укучы, бюджет нигезендә, электр челтәрләренең электромонтажчысы һәм кондитер юнәлешләре буенча белем ала.
Кыю адымнар
Балаларның уңышлары – белем бирү процессында катнашучыларның зур хезмәте. Аны уңышлы гамәлгә ашыру өчен көчле матди база кирәк. Гимназия тышкы финанслау өчен көндәшлеккә сәләтле, ел саен инновацион белем бирү проектларын гамәлгә ашыруда грантлар отабыз, лабораторияләрне һәм кабинетларны җиһазландыруга финанслар җәлеп ителә, бизнес җәмәгатьчелеге белән партнёрлык программаларын үстерәбез.
Грант эшчәнлеге безгә матди техник базаны яңартырга, цифрлы белем бирү ресурсларын кертергә, укучыларның тикшеренү эшләре өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Без үзебезнең казанышларыбыз белән башкаларны да җиңүгә рухландырабыз һәм киләчәккә кыю адымнар ясыйбыз. Безнең гимназия, сыйфатлы белем бирү традицияләрен инновацион алымнар белән берләштереп, үсешкә эшли. Һәр чыгарылыш укучысын югары белемле шәхес кенә түгел, ә җәмгыять һәм милләт үсешенә өлеш кертергә сәләтле, үз илен яратучы лаеклы граждан итеп күрәсебез килә!
Актаныштагы Сәләтле балалар өчен
гуманитар гимназия-интернатның математика укытучысы Регина Фәрдиева:
– Сайлап алуны уңышлы үтеп, 2024/2025 уку елында гимназиябезнең 7 нче «В» сыйныфы (быелгы 8 нче «В» сыйныфы) физмат класс булып формалашты. Әлеге проектта катнашу укучылар һәм укытучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачты.
Физмат класс статусын алу безгә математиканы тирәнтен өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр бүлеп бирергә мөмкинлек бирде. Проект кысаларында М.А. Волчкевич редакциясендә «Геометрия», И.В. Ященко редакциясендә «Алгебра», «Ихтималлык теориясе һәм статистика» курсларын тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән дәресләр, геометрик модельләр белән тәэмин ителде. Әлеге дәреслекләр уку материалының җентекләп сайлап алынган булуы, балаларның логик фикерләүләрен һәм аналитик күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән булулары белән аерылып тора. Проект шулай ук «Школково» моделе буенча эшләүче түгәрәкләр оештыруны да күз алдында тота. 5–7 сыйныфларда әлеге түгәрәкне математика укытучыбыз Земфия Вәлиева алып барса, 8 нче «В» сыйныфында үзем шөгыльләнәм.
«Физмат алгарыш» проекты укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Без даими рәвештә семинарларда катнашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз һәм квалификациябезне күтәрәбез. Агымдагы уку елында өч математика укытучыбыз, сынау аша үтеп, «Сириус» белем бирү үзәгендә белем күтәрү курсларында укып кайттылар, ноябрь аенда гимназиябездә республикакүләм семинарда республика укытучылары белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Актаныштагы Сәләтле балалар өчен
гуманитар гимназия-интернатның физика укытучысы Резеда Маликова:
– «Физмат алгарыш» проекты көткән нәтиҗәләрне тормышка ашырды, чөнки укучыларның физика фәненә карата кызыксынулары сизелерлек артты. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле, чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә. Дәрес барышында физика фәнен популярлаштыру максатыннан профессияләр белән булган бәйләнешне үзем әзерләгән видеокурслар аша җиткерәм. Аның буенча әңгәмәләр алып барабыз, фикер алышабыз. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп, укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү, шулай ук балаларда физикага карата кызыксынуны уята.
Проект кысаларында яңартылган лаборатор җиһазлар да укучыларның практик яктан белемнәрен ныгыта, имтиханнарга әзерләнгәндә зур ярдәм күрсәтә.
Физика дәресләрендә проектлар методын куллану укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен, укучыларның белем сыйфаты да үсә. Шул исәптән имтиханны сайлауда да уңай якка үзгәреш сизелә, физикадан ТДИ, БДИ бирүчеләр саны арта.





Комментарийлар