Логотип Магариф уку
Цитата:

Агач эше спорт белән бер

Кулланма гамәли сәнгать остасы Альберт Кашаф улы Җиһаншин белән Яшел Үзән район үзәгендәге сәнгать мәктәбенә баргач таныштым. Сәнгать мәктәбе директоры, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Владимирович Царёв ул эшли торган остаханәгә кагылып китәргә тәкъдим иткән иде.

Ныклап торып кулына кылкаләм алган булса, нәкышче дә чыгар иде үзеннән. Тик һәркемнең үзенеке, кемдер җирнең үзеннән яратылучы чүлмәкләр белән юанса, икенчеләре киез басуга, йә булмаса тимер эшенә хирыс була. Кечкенәдән инештә үзе ясаган агач көймәләрне йөздереп уйнаган Альберт Җиһаншин исә мәктәпне тәмамлауга ук, уемчы булам дип, туп-туры Казанның 16 нчы училищесына укырга керә. Фаил атлы дус малае шунда калай чүкеп ясаучы, ягъни чеканщиклыкка укымаган булса, ул училище турында ишетәсе дә булмагандыр бәлкем Альбертның. Чүке-чүкемә – яссы калайга әллә ни исе китми егетнең. Аңа исләре аңкып торган агач эше булсын! Кул арасына керә башлаганнан бирле, балта-чүкеч тотып, әтисе Кашаф ага үз тырышлыгы белән җиткергән дачада кагасын-каккалап, сугасын суккалап каникулларын уздырган төпчек малайга җитә кала бу. Геометрик бизәкләр уеп, сырлап эшләнгән такталарга әкренләп ипи савытлары, тора-бара милли бизәкләр төшерелгән тәрәзә йөзлекләре дә өстәлә. Монда иң мөһиме – үз бизәгеңне булдыру. Ул ясаган тәрәзә йөзлекләрен Казанның Урман арты бистәсендә, кайсыдыр авылларда әле хәзер дә очратырга була диләр.

Юкә, каен, усак, нарат, чыршы, алмагач – кайсысын гына алсаң да эшкә ярый торган агач токымнары. Агач эшенең рәтен-җаен белүче буларак, Альберт нәрсәгә өстенлек бирә икән соң?

– Имән, чикләвек, корычагач (дардар), кызыл агач барысы да матур. Соңгысының үзенең генә дә 360 лап төре барлыгы мәгълүм. Гәрчә каты токымлы агачлар белән эшләү авыррак булса да, үз тәме бар. Эшләп бетергәч тотып карыйсың да эшеңнең дә, агачның да саллылыгын тоясың. Җитмәсә, агачның текстурасы хисабына ул аеруча матур килеп чыга. Аларга полировка ясарга да мөмкин, ә менә юкә кебек йомшак агачлар белән моны эшләп булмый. Шуңа да карамастан юкәне бик йомшак, үзеннән-үзе кулга ятып торуы, җиңел киселүе өчен яратам.

 

ӘТИСЕННӘН – УЛЫНА

 

Күп нәрсәгә  әтисе – Бөек Ватан сугышының бөтен михнәтләрен кулга корал тотып яу кырында уздырган сугыш ветераны Кашаф агадан өйрәнә Альберт. Ишле гаиләне туйдыру, өч улын аякка бастыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышкан, хәйран калырлык әйберләр ясаган ул заманында. Горький исемендәге заводта слесарь булып эшләгәндә коррозиягә бирешми торган металлдан затлы, җилкәнле кораблар ясый башлый. Билгеле инде, уйнар өчен булмый алар, әлегәчә кадерле ядкяр булып сакланып калулары да шуның нәтиҗәсендәдер.

– Әтием дә, без – балалары да Бакуда туганбыз. Әби-бабай ирекле көннән туган җирләреннән кубып китмәгән, билгеле, сәбәпләре булгандыр, иллә мәгәр безгә бу хакта ачылып сөйләүче булмады. Мөгаен, сагынып, җирсеп яшәгәннәрдер, шуңа да шактый еллардан соң без – әти-әни, әтинең энесе, сеңлесе, миннән 6–7 яшькә зуррак абыйларым Камил, Рафик белән бергә әби-бабайның тарихи ватанына– Татарстанга кайтып төпләндек, – дип сөйли Альберт, үзенең нәсел тамырларын барларга тырышып.

 

«КУЛЫҢНАН КУАН, БАЛАМ»

 

 Ни генә булмасын, училищеда алган белгечлеге тормышына төпле юнәлеш бирә, ничек эшләргә кирәклеген өйрәтә егеткә.

– Ә инде алга таба кул чарлау, камилләшү үзеңнең тырышлыгыңнан тора. Үҗәтлек юк икән, шуннан ары китә дә алмыйсың,– ди оста, станок артында эшләвен дәвам итеп.

Укуны тәмамлагач та, Яшел Үзәндәге ашханәләр трестының төзелеш төркеменә урнаша ул. Ә анда агач эшкәртә торган әллә нинди станоклар була. Корал эшли, ир мактала, ди инде мондый чакта бу эшнең чын асылын белмәгәннәр. Әмма станок артында басып тору гына аз, столяр булган очракта син әле кулыңа каләм алып азмы-күпме сызым белән эш итәргә, рәсем ясарга, эш коралыңны үткенли белергә, шул ук вакытта уемчы да булырга тиеш. Ярты ел буе эш коралларын үткенләү вазифасы йөкләнә Альбертка. Дөрес үткенләү белән генә чикләнми, агач ую эшләренең дә күп кенә нечкәлекләренә өйрәнә. Чып-чын профессионал булу өчен яхшы эш коралы кирәк. Моны ул шул вакытта ук төшенә. Уемчының эш коралы ир-ат кырына торган пәке кебек булырга тиеш. Икенчедән, корал үзенә бик зур игътибар таләп итә. Аларны тел-теш тидермәслек итеп үткенләп кую кирәк, юкса, карап тормасаң, ул тупасланырга да күп сорамый. Чимал әзерләү – озаклап бүрәнәләрне киптерү дә мөһим.

Билгеле, бер генә төрле эш ялыктыра да башлый, менә шул чагында уемчы-рәссам эзләнә, яңа формалар уйлап таба. Милли бизәкләрдән соң ул, гади генә итеп әйткәндә, сапсыз чүмечкә охшаган, орнаментлар уелган савытлар ясый башлый. Дөресрәге, бра́тина (XVI—XIX гасырларда славяннарда шәраб, сыра ише төрле эчемлекләр салып табынга бирә торган шар рәвешендәге савыт), кувшиннар ясауга күчә. Аларның берничәсен – зур урман тавыгы уелган тәлинкәсен хәтта ТР Милли музее да сатып ала.

– Хәзер инде күбрәк паннолар ясап юанам, – ди ул, диварда тезелеп киткән эшләренә ымлап. Бу эшләрен күрсә, һичшиксез әнисе Нәзирә ханым да: «Кулыңнан куан, балам!» – дип, аркасыннан сөйми калмас иде төпчегенең.

«Останың эшләрен тагын кайда күрергә була?» – дисәгез, әлегә бары тик ул эшли торган остаханәдә генә дибез. Элегрәк аның эшләре белән сәнгать мәктәбе укучылары да даими танышып, кызыксынып барган, чөнки мәктәп яңа бинага күчкәч, Альберт Кашаф улы алты ел дәвамында уемчылык дәресләре алып барган. Бу – сиңа натюрморт кую гына түгел инде, четерекле эш.

Дәрескә керер алдыннан тиешле агачны эшкәртеп, шомартып әзерләп куярга кирәк. Эш кораллары да көйле кияү белән бер. Аларның барысын да агачны уеп кына алырлык итеп үткенләп куярга туры килә. Шул ук вакытта куркынычсызлык өчен дә җаваплылык зур. Киселә-нитә күрмәсеннәр, дип балаларның һәркайсына күз-колак буласың. Хәер, хәзер инде боларның барысын да сагынып сөйләргә генә калган.

Моннан 15 ел элек сәнгать мәктәбе программасындагы гамәли сәнгать дәресләренең кайбер төрләре кыскартылуга дучар булгач, ни кызганыч, уемчылык та укытылмый башлый. Шулай да Альберт Җиһаншин мәктәптән китми, директор тәкъдим иткәч, гади эшче вазифасында үз остаханәсендә кала.

Соңгы вакытта оста багет – картина кысалары ясаганда калган такта башларыннан стильләшкән, күңелгә ятышлы кечкенә балыклар уя. Чимал да әрәм булмый, шул ук вакытта уч төбендә генә йөртмәле уенчыклар теләсә кемнең күңеленә хуш килә.

– Хәзер инде уемчылыкта камиллеккә ирештем дип әйтә алам. Бик мавыктыргыч, нәтиҗәле эш. Әллә ниткән акыл җитмәслек эш кораллары да таләп ителми. Пычак булса, шул да җитеп тора. Иң кызыгы – үзең уйлап тапкан бизәкне ую. Мин шуны яхшы беләм: монда да спорттагы кебек, тренировкаларсыз булмый– формада булу өчен һәрвакыт нидер ясау зарур.

 

 

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ