Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли сәхнә костюмының әһәмияте нидә?

«Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар», – ди татар халкы. «Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен», «Киемне кешесенә карап кисәләр», «Киендерсәң, киндер таягы да кияү була»...

 Безнең халыкта кием-салым турында әйтемнәре гаҗәеп күп һәм төрле икән. Нәкъ менә татар милли киеменең үзе кебек. Әби-бабаларыбыз элек-электән өс-башларының килешле, күркәм, чиста-пөхтә һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Ә күз явын алырлык бизәкләрдә татар халкының тарихы, холкы, көнкүреше, табигате, мәдәнияте чагылыш тапкан. Бүгенге модельерларыбыз да шуны чагылдырырга тырыша. Айдар Фәйзрахмановның иҗат кичәсендә Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артистларының киемнәре белән соклануыбыз безне аларны иҗат итүче Гүзәл Ирек кызы Әфләтунованың кием-салым тегү ательесына алып килде.

Ательега килеп керүгә, үзеңне әкияти дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең. Бала итәкле, төрле төстәге купшы күлмәкләр янәшәсендә, чигүле алъяпкычлар, камзул һәм калфаклар, асылташлар белән бизәлгән хәситә һәм изү, матур тартмаларда чигүле тастымаллар– барысы затлы материаллардан зәвык белән эшләнгән.
Аллы-гөлле күлмәкләрнең әле берсен, әле икенчесен тотып карый-карый, сабыр гына елмаеп торган Гүзәл ханымга сүз катам. Баксаң, бу эш белән алар инде 2004 еллардан ук шөгыльләнәләр икән.
– Барысы да кечкенә генә бер тегү машинасыннан башланды. Дәү әтием, дүрт кызына да кияүгә чыкканда, тегү машинасы бүләк иткән. Кечкенә чакта анда әнием безгә кайбер кирәк-яракларны теккәли иде, әмма чын-чынлап кулланучысы бер мин генә булганмындыр. Мин үзем Казанда туып үстем, әнием Питрәч районыннан. Сабый чактан әби-бабай янында авыл җиренең тәмен һәм ямен белеп үстек. Бераз үсә төшкәч, авылдагы әбиләрне сөендереп, безнең яктагыча күкрәкне каплап торган, бала итәкле, кесәле алъяпкычлар тегеп алып кайта идем. Тәрәзәләрне каплап куярга кыска пәрдәләр дә тектем. Дәү әтием, моңа бик куанып: «Кулыңнан эш килә, син ачка үлмәссең»,– ди торган иде. Ул машина әле дә исән. Хәзер компьютер заманы, әллә нинди кыйммәтле машиналар белән эшләсәк тә, беренчесе онытылмый, – дип сөйли Гүзәл ханым.
Педагог белгечлеген алып, 8 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләсә дә, яраткан һөнәренә яңадан әйләнеп кайта ул. 2004 елда иренең ярдәме белән менә шушы ательены ачып җибәрәләр. Гүзәл ханым әле яңа гына эшкә килгән студент кызларга шәһәр буйлап карап, йөреп кайтырга тәкъдим итә. Бәлки үзләренең эшләрендә файдаланырлык берәр кызыклы әйбергә юлыгырлар, ди ул. Һәм шулай булып чыга да. Кызлар ничектер Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килеп эләгә. Ә аларга бик тиз генә чигүле алъяпкычлар тегеп бирүчеләр кирәк икән. Ансамбль белән хезмәттәшлекләре әнә шул еллардан ук дәвам итә. Алъяпкычлардан соң елдан-ел катлаулырак костюмнар әзерләргә алыналар. Шулай татар милли костюмнарына мәхәббәт уяна, ә берничә елга сузылган хезмәт моны ныгыта гына. «Минем иң зур байлыгым – коллективым», – дип сөйли Гүзәл ханым. 2004 елда эшли башлаган кешеләр әле дә биредә хезмәт куя. Араларында инде лаеклы ялга китүчеләр дә, берничә тапкыр декрет ялында булып яңадан чыгучылар да бар.

– Заказларыбыз аеруча күп булган, җитешмәгән вакытларда лаеклы ялда булган элеккеге осталарымны да чакырам, алар бик теләп ярдәм итә. Коллективның бердәм булып, менә шулай 17–18 еллап эшләве үзе үк күп нәрсә турында сөйли торгандыр, – ди ул. Биредә һәркем – үз эшенең остасы. Анастасия Захарова чигү машиналарының патшабикәсе булса, костюмнарның дизайнын һәм бизәү элементларын эшләү белән тәҗрибәле белгечләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Луиза Фәсхетдинова һәм театр рәссамы Людмила Волкова шөгыльләнә.

Сәхнә костюмы музейга куеласы кием түгел, әлбәттә. Ул җиңел булырга, җайлы гына салынырга һәм киелергә, ерактан ук матур күренергә тиеш. Әмма күлмәкләрнең һәм бизәү элементларының чын татар стилендә булуы мөһим. Һәр костюм эскиздан башлана, аннары соң детальләре уйлана, һәрберсенең тарихи белешмәсе булырга тиеш.

– Гадәттә, рәссамнар белән эшләсәк тә, бизәкләрне беренче чыганаклардан һәм музей үрнәкләреннән алабыз. Шулай ук заказ бирүчеләр үзләре ясап алып килгән эскизлар да бар. Бу очракта алар җаваплылыкны үз өсләренә ала. Әлбәттә, сәхнә костюмына кайбер яңа элементларны да кертеп җибәрергә мөмкин. Мәсәлән, бу күлмәктә балаитәк урынына плиссировка кулланылган. Чөнки бу – сәхнә костюмы, ә ул матурлыкны һәм бераз гына булса да хәзерге заманга яраклашуны да сорый. Шулай да без гореф-гадәтләрне сакларга тиеш, чөнки Татарстанга төрле илләрдән киләләр, аларда дөрес булмаган караш тудырырга ярамый, – дигән фикердә тора Гүзәл ханым.
Аның әйтүенчә, татар хатын-кызлары иң беренче – күлмәк, ә аның өстеннән камзул киеп йөргәннәр. Бары күлмәк белән генә йөрүчеләр бик сирәк. Күлмәкнең муены ябык, озынлыгы балтырга кадәр төшеп торырга тиеш. Күлмәк астыннан киң ыштан булу да – мәҗбүри эш. Сәхнә костюмнарын теккәндә дә, ул һәрвакыт исәпкә алына. Әлбәттә, татар хатын-кызлары арасында балаитәк бик тә популяр булган. Камзулның кырыйлары кыйммәтле тасмалар белән каюланган. Аның өстеннән изү яки хәситә киелә. Чынлыкта хәситә бик авыр булган, чөнки анда кызның бөтен затлы асылташларын тезгәннәр. Сәхнәдә, әлбәттә, аның җиңел варианты ясала.

Хәер, ательеда музей экспозицияләре өчен дә заказлар еш булып тора икән. Андый костюмнарны борынгы үрнәкләр буенча, энәсеннән-җебенә кадәр үткәреп, бик җентекләп эшлиләр. Биредә хәтта җепләр һәм тукымаларның да искерү эффекты белән эшләнгән булуы кирәк.
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән исә әле өч ел элек кенә хезмәттәшлек итә башлаганнар.
– Тукымаларны, бизәкләрне бергә килештереп сайлыйбыз. Алар безгә тулысынча ышаналар, – ди Гүзәл ханым.
Моннан тыш, филармониянең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрына чигелгән рус милли костюмнары тегеп биргәннәр. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы өчен дә һәрдаим милли киемнәр әзерлиләр. Алар аны республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә өләшә. Заманча тегелгән милли күлмәкләргә дә заказлар күп килә икән. Аларны күбесенчә  кызлар никахка алалар.
 
– Болар бик кыйммәт торалардыр, – дип кызыксынам, яртылаш әзер күлмәкләрне тотып карый-карый.
– Без, гадәттә, башта заказ бирергә теләүчедән нинди суммага сыешырга теләвен сорыйбыз. Шуннан чыгып, материаллар, бизәү элементлары, фурнитура сайлана. Якынча бәяләр 10 меңнән башлана. Башкалардан аермалы буларак, без бары тик кыйммәтле фурнитура белән генә эшлибез, бу безнең үзенчәлегебез булып тора,– ди Гүзәл ханым.– Төрле милли чараларда еш булырга туры килә. Шунда килүче кунакларга игътибар итәм. Кайберсенең костюмнары бөтенләй урынлы түгел. Мисал өчен, спорт костюмы белән таҗ яки калфак киеп куймыйбыз бит инде. Шуның кебек, классик стильдәге итәк һәм блузка белән калфак кию яки алъяпкыч бәйләп куюлары бер дә килешми. Укытучылар һәм тәрбиячеләргә дә әйтәсем килә: балаларны милли гореф-гадәтләребезгә өйрәткәндә, үзләренең киенү рәвешләренә дә игътибар итсеннәр иде.
Хәзер сәхнә костюмнары өчен дә, заманча киемнәр өчен дә тукымаларны дөньяның төрле почмагыннан кайтартырга мөмкин.
Биредә дә төрле илләргә заказ бирәләр. Мәсәлән, калфак ясау өчен мамык бәрхет тукыма иң әйбәте. Ул Италиядән кайтартыла.
Гүзәл ханым белән бер костюмның уртача бәясен дә исәпләп карадык. Исәпләүләр буенча тулы бер костюм 60 мең тирәсенә чыга. Бер караганда, бу бик кыйммәт тә кебек. Әмма бер киемгә кергән хезмәтнең күләменә караганда, бәянең дөрес булуын аңлыйсың. Бигрәк тә чигелгән бизәкләргә нык игътибар бирелә. Алар күбрәк булган саен, кием дә кыйммәтләнә төшә.
– Элек тә материалларны читтән алып кайтканнар бит. Мисал өчен, тукыманы бохара яки кытай ефәге дип атау әнә шул чорлардан калган. Әмма соңгы вакытларда үзебезнең оешмалар да тукымалар җитештерү эшен җәелдерә башлады, димәк, тиздән үзебезнең дә тукымалар булачак, – ди Гүзәл ханым. Инде Мәскәү тирәсендә эшләүче бер компаниягә гобелен тукымалар ясау өчен мөрәҗәгать тә иткәннәр. Ул материалдан күбрәк камзуллар тегелә.
– Татар халкының борынгы милли киеме – чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Безнең осталар камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Милли киемне үстерү, гамәлгә кертеп җибәрү дә милләтебезне, телебезне саклауда бер юнәлеш булып тора, – ди Гүзәл Ирек кызы.
Матур күлмәкләрне үземә дә киеп карарга насыйп булды һәм бала итәкләрне кыштырдата-кыштырдата көзге алдында әйләнгәндә, Аллаһ боерса, якын киләчәктә үземә дә махсус шундый костюм тектерүне максат итеп куйдым. Кием генә дисәк тә, милләтнең үз йөзе булуын күрсәтүче, ата-бабаларыңның дәвамчысы икәнлегеңне оныттырмаучы һәм милли рухны шушы гүзәллек аша балаларыңа да җиткерергә ярдәм итүче кыйммәтле бер хәзинәдер ул!

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

 

 

Фотолар автор һәм Гүзәл ӘФЛӘТУНОВАНЫҢ архивыннан

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ