Логотип Магариф уку
Цитата:

Алмаз Нургалиев: «Татар киносы җилкенчәк ихтыярына калмасын!»

Татар киносы сәнгатендә уңышлы эшләүче егетләребезнең берсе – Алмаз Нургалиев. Аның «Җылак» нәфис фильмы «Время кино» питчингында катнашты. Шулай ук әлеге фильм РФ Президентының «Мәдәни инициативалар фонды» ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» кино премиясе каталогына керде. Әлеге нәфис фильм киң прокатка да юл алырга җыена.

Кинорежиссёр Алмаз Нургалиевне «Ак чәчәкләр», «Уеннан уймак», «Нәҗибә», «Җиде утрау арасында» (картина «Документаль фильм» номинациясендә җиңү яулады), «Җылак» фильмнары режиссёры һәм республика «Каз өмәсе» фестивале, «Ак калфак»ның күпсанлы иҗади проектларының сәнгать җитәкчесе буларак яхшы беләбез. Ул Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә Зилә Сөнгатуллина классында белем ала. Шул чагында студентка зур өметләр баглап, аны Хәйдәр Бигичевкә алмаш итеп күрүчеләр дә була. Әмма Алмаз язмышын тагын да катлаулырак өлкә – кинематография белән бәйли...
– Алмаз, сәнгатьнең кино кебек катлаулы жанры Сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Яңа гасырның беренче унъеллыгында миңа бик күп клиплар эшләргә һәм нәфис фильм проектларында катнашырга туры килде. 2015 елда иҗатта кискен борылыш булды. Барысын да туктаттым. Үземнең иҗатымнан, эшемнән канәгатьсезлек кичерә башладым. Нигә генә тотынсам да ошамый иде. Ниндидер үзгәреш кирәклеген тоя башладым. «Җиде утрау арасында» проектына алынгач, күз алларым яктырып киткәндәй булды. Кабат рухи рәхәтлек тоя башладым. Режиссёр буларак миңа татарның бик күп легендар шәхесләре белән очрашулар насыйп булды. Таланты белән дан казанган, уңышка ирешкән шәхесләр, гадәттә, тормышта бик гади булганын аңладым. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров һ.б. белән якыннан аралаштым. Аларның берсендә дә мин-минлек сизмәдем. Нәҗибә апа турында документаль фильм эшләгәндә, шактый тырышырга туры килде. Ул тормышта да сәхнәдәге кебек булгандыр, дип уйламыйм. Профессия кешенең үз-үзен тотышына, холык-фигыленә йогынты ясый, дип уйлыйм. Артист тормышта да ачык, шаян күңелле булырга тырышкандыр. Бу проектны эшләгәндә, Нәҗибә апаны миңа интервью биреп утыра торган кеше итеп кенә күрсәтәсем килмәде. 
– «Җиде утрау арасында» картинасы тормыш кыйммәтләрен күтәрә, бәләкәй кешенең зур фаҗигасен (ә бәлки бәхетендер) тасвирлый. Тамашачылар фильмның гадилегенә игьтибар итте. Шул ук вакытта ул җәмгыятьтәге күп еллардан бирле чишелмәгән мәсьәләләр дә ачып салына. Гади авыл кешесенең камера алдында үзен иркен тотуы, югалып калмавы гаҗәпләндерә, сокландыра да.
– Актаныш районындагы Өшәр (Иске Семиостров) авылы барыбер су астында калачак дип таркатылган авылда берүзе яшәп калган Габдулла агай Хәйбуллинның язмышы турында бу эшем. Монда хикмәт режиссёрның осталыгында гына түгелдер. Авылда ялгыз яшәгән героем үзе безгә нидер әйтеп калдырырга теләмәдеме икән, дигән фикергә килдем әле мин. Габдулла абый янына танышырга баргач, ул безне елмаеп каршы алды, гәрчә су тирәсендә торучылар корырак, кырысрак була, дип ишеткәнем булса да. Беренче төшерә башлаган көннән алып, ул үзен иркен тотты. Сорауларга да эчкерсез җаваплар бирергә тырышты. Үзе фильмның беренче өлешен генә күреп калды. Кызганыч, премьерасын күрә алмады, без картинаны монтажлап төгәлләгәндә, якты дөньядан китеп тә барды. Габдулла Хәйбуллинны соңгы юлга озату күренешләре дә «Җиде утрау арасында» фильмында урын алды. Әлеге эпизодлар да тамашачыны дулкынландыргандыр...
– Башкалабызда күп еллардан бирле Казан мөселман киносы фестивале оештырылып килә. Әлеге проектта үзегез дә катнашкан һәм уңышка ирешкән режиссёр буларак, аның Татарстан өчен файдасын нидә күрәсез?
– Фестиваль без – режиссёрларга ышаныч бирә. Ул вакыйга вакытында республикага дөньяның төрле илләреннән актёрлар, кино белгечләре, шул ук вакытта туристлар да килә. Димәк, безне таный, белә башлыйлар. 2021 елда Казан мөселман киносы фестивалендә шәхсән минем «Җиде утрау арасында» фильмы җиңеп чыгу татар өчен сирәк күренеш булды, дияр идем.Үзебезнең бәйгедә үз картинабызның җиңүе бит бу. Ул хәл үз-үземә ышанычны арттырды. Булдыра алам икән, дигән фикер күңелемә кереп оялады. Фестивальдә җиңмәгән булса, тамашачының бер өлеше аңлар идеме икән безнең фильмны дип тә уйланам. Тану-танылу проект язмышында шулай ук зур роль уйный бит. 
– Алмаз, режиссёр әле ул психолог та, чөнки аерым шәхес турында документаль фильм эшләгәндә, олы яшьтәгеләрне камера алдына утыртып, аннан гыйбрәтле язмышын башкаларга кызыклы итеп сөйләтү, шәхесне ачу аерым сәләтләр таләп итә. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров турындагы «Җылак» фильмы да татар тамашачысында шактый кызыксыну уятты. Фильм аша Әзһәр абыйның тормышын, моңарчы гади тамашачы белмәгән кызыклы фактларны белдек. 
– Татар театры легендасы Әзһәр Шакиров үзе беренче тапкыр 1968 елда ук инде «Моабит дәфтәре» фильмында төшкән. Бу фильмны күпләр хәтерли. Мин артистны олуг шәхес буларак кабул итәм, хөрмәтем бик зур. Безнең арада дусларча мөгамәлә дә бар. «Ак чәчәкләр»не төшергәндә якынайган идек. Ул – бик кешелекле шәхес. Телефонымны каяндыр табып алган да үзенә чакырып шалтырата: «Син туктап калырга тиеш түгел, син кинолар төшерергә тиеш!» – дип, иңнәремә канат куйды. Ул минем Нәҗибә Ихсанова турындагы фильмны да җылы кабул итте. Үзенең сиксән яшьлегенә чакырган иде, шунда мин аның 30 минутлык «Әти» монологын ишеттем. Халык тын да алмый тыңлап утырды. Сәхнәне озак вакыт тотып торучылар сирәк була бит. Бу инде фильм өчен әзер текст иде. Бер елдан соң тотындык. Башта документаль картина гына булыр дигән идек, нәфис фильм итеп төшерергә насыйп булды.
– Сез – югары белемле җырчы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлагансыз. Сезнең бу юнәлештә уңышларыгыз, җиңүләрегез дә бар иде... Кинематографиядә махсус белемегез булмау үзен сиздерәме?
– Миңа үз тормышымда ике кеше – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм кино белгече Әдилә Хәйбуллина: «Ә сиңа уку кирәкме соң? Үзенчәлегеңне югалтырмын, дип уйламыйсыңмы?» – дип әйттеләр. Әлбәттә, махсус белем җитмәвен сизәм. Шуңа күрә һәрвакытта янымда киңәшчеләрем бар. «Ак чәчәкләр»не төшергәндә, мин режиссёр булсам, янымда тавыш режиссёры Динар Әхмәтҗанов бар иде. «Җиде утрау арасында»ны да бергәләп төшердек. Шәп егет, бер дигән профессионал. «Җылак»та тавыш операторы буларак катнашты. Янәшәңдә үз эшеңнең фидакярләре булганда хезмәт күпкә җиңел һәм аңлаешлы. Иҗат юлымда төп таянычларым – Динар Әхмәтҗанов һәм Әдилә Хәйбуллина, менә аларның фикерләре, киңәшләре минем өчен бик кадерле. Алар миңа профессиональ юлдан атларга булыша. 
– Татар фильмнары төшерелми түгел, төшерелә. Хәзер инде җиң сызганып, прокат мәсьәләсен кайгыртырга кирәктер. Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!», Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмнары киң прокатка чыкты. «Җылак» та киң прокатка чыгарга әзерләнә...
– Корея, казах киноларын бик мактыйлар. Ләкин аларның киң прокатта урын табуларында барыбер дәүләтнең катнашы бар. Милли кинематография архивын өйрәнә башласаң, зур корпорацияләргә дәүләт ярдәме бирелгәне сизелә, аның системага салынганы күренә. Анда һәрбер кино бер җилкенчәкнең ихтыяры белән генә барып чыккан әйбер түгел! Ә инде Татарстанга кайтабыз икән, булган фильмнарга бүгенге көндә конкуренция бик зур. Америка фильмын алабыз икән, аны дөньяга чыгаруда бөтен дөньядан җыелган зур осталар эшли. Ә Татарстанда каян җыела ул осталар? Билгеле, бу өлкәдә безнең каймак сыеграк шул. Без бары тик үзебезнең авторлык кинолары белән генә каядыр бәреп чыга алабыз. Кемнедер кабатлап кына уңышка ирешеп булмый. 
– Ә син үзең нинди фильмнар карарга яратасың? Башкаларга ниндиләрен тамаша кылырга тәкъдим итәр идең?
 –Шәхсән, мин үзем Европа киноларына әһәмият бирәм. Аларда оператор, режиссёр, сценарист эшләре кызыклы, үзенчәлекле. Америка фильмнарына килгәндә, аларның да, нигездә, 2000 елга кадәр төшерелгәннәре игътибарга лаек. Ни өчен дигәндә, анда бирелгән фикер, эчтәлек ул минем күңелемә якынрак киләдер. Режиссёр, авторларның әйтергә теләгән фикерләре безгә мәктәптә бирелгән тәрбиянең дәвамы шикелле. Дастин Хоффман төшкән «Герой» һәм «Крамер против Крамера» фильмнары ошый. Мин күбрәк социаль-иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрә торган әсәрләргә басым ясыйм. Башкаларга да шундыйрак эчтәлектәге фильмнар ошыйдыр төсле. 
–Татар киносы дигәндә, гел «акча юк бит!» дигән сүзгә килеп төртеләбез. Бу сылтау гына түгелме?
–Ә кино ул ничек кенә карасак та – бизнес... Кызыксындыру булырга тиеш! Шул тәкъдирдә генә нәтиҗә алынырга мөмкин. Кем дә кем кино продукциясе белән дә акча эшләп була, моны раслыйм әле, дип үҗәтләнеп тотынса гына инде...
Кинопроектлар дәүләт грантларына, аерым эшмәкәрләр акчасына эшләнә. Кинематография – гаять чыгымлы сәнгать. Бу эштә азрак формаларны үзгәртергә кирәктер. Гомумән, бу өлкә – бик җитди сөйләшүне таләп итә торган тема. Фильмнар эшләр өчен финанс бүлеп бирүнең форматын үзгәртү зарур дип уйлыйм. 
– Чыннан да, бу эш җайга салынса, бәлкем, киләчәктә дәүләт заказына галим Каюм Насыйри, татарның беренче музыканты Фәйзулла Туишев, Бакый Урманче, Салих Сәйдәшев, Гай Таһиров, Нәкый Исәнбәт, Илһам Шакиров кебек шәхесләребез турында да нәфис фильмнар төшерелер иде...
– Татарда темалар юк бит, дип әйтүчеләр бар. Мин дә андый кешеләргә нык аптырыйм инде. Кем үткәнен белә, шуның кулында киләчәк. Кино – киң массаларга тиз барып җитәргә сәләтле сәнгать юнәлеше. Татар халкы уйнаган уен кораллары аркылы тарихыбызга күзәтү ясап карарга мөмкин. Ашамлыкмы, диалектлармы шушы әйберләр аша тарихыбызга күз салабыз икән, пазл җыела башлар иде. Халыкта кызыксыну бар. Аңа җиткерә белергә генә кирәк. Татарлар – кино сөюче халык. Безгә төрле районнарда: Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Актаныш, Әтнә, Арча, Киров өлкәсендә төрле эпизодлар төшерергә насыйп булды. Барысы да ярдәм итеп кенә торды. Бөтен ярдәмне акчалата саный башласак, фильмның сыйфаты да булмас иде югыйсә. 
– Сез – күп бала әтисе. Хатыныгыз Алсу белән дүрт бала тәрбиялисез. Үзегез дә бик күркәм татар гаиләсендә тәрбияләнгәнсез. Кадрия апа Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» оешмасын җитәкли. Әтиегез Азат абый – шәп тавышлы җырчы... 
– Аллаһка шөкер, тылым көчле... Балаларым исән-сау гына булсыннар. Әтием әле дә «Яңа татар җыры» проектында җырлый. Әни – минем өчен төрле яктан үрнәк һәм ярдәмче-фикердәш. Гомумән, нәселебез белән горурланам; җыр-моңга һәвәсләр. Чын матурлык тудыручы рәссамнар да бар әле безнең. Булдыклы нәсел, тату гаилә – үзе зур байлык. 

Мөршидә Кыямова

Фото Алмаз НУРГАЛИЕВНЕҢ 
шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ