Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – яшь укытучылар форумы

Бу уку елы башында Татарстан мәктәпләренә 800 ләп яшь укытучы эшкә килгән иде.

Арча районының педагоглар армиясе дә яшәрүгә йөз тота. Әйтик, 2022 елда районга 9 яшь укытучы кайткан булса, бу уку елында аларга тагын 15 яшь мөгаллим өстәлде. Бүгенге көндә районда барысы 132 яшь укытучы эшли.  

Әлбәттә, мәктәптә педагогик хезмәт юлын яңа башлаган яшь укытучылар, эшли башлагач, төрле кыенлыклар белән очраша. Бу гаҗәп тә түгел. Теориядә белү бер нәрсә, ләкин чынбарлыкта бөтенләй башка нәрсә шул. Студент чагында мәктәптә педпрактика узганда да әле син идеаль дөньяда шөгыльләнәсең. Яшь укытучыларның педагогик юлларында тәүге сукмаклары ук ышанычлы, сикәлтәләрсез булсын өчен, Арча районы мәгариф идарәсе һәртөрле үтемле чараларны эшкә җигә. Әйтик, бу уку елында мөгаллимлек эшчәнлеген башлаган 15 яшь укытучының һәркайсына аерым остаз беркетелгән. Яшь укытучылар белән әледән-әле семинарларда очрашып торалар. Ә инде шушы көннәрдә мондый чараларның тагын да колачлырагын – Арчадагы 3 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында яшь укытучылар өчен “Һөнәр. Сәләт. Сәнгать” дигән форумы үткәрделәр.

Анда Арча мәктәпләреннән генә түгел, күрше – Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да укытучылар катнашты. Яшь хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга аларның остазлары да килгән иде. 

Форумның беренче өлешендә яшь укытучылар өчен файдалы булган мәгълүмат белән төрле өлкә белгечләре чыгыш ясады. Профсоюз әгъзаларына нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган? Әти-әниләр белән мөнәсәбәтне ничек урнаштырырга? Педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрүнең яңа тәртибе, хезмәт хакы билгеләү, грант бәйгеләрендә катнашу – барлык темалар да кызыклы һәм эчтәлекле иде. 

Лекцияләрдән соң тәҗрибәле укытучылар яшь хезмәттәшләре өчен осталык дәресләре үткәрде. Алар дәресләрдә яңа технологияләр куллану, олимпиадаларга әзерлек кебек файдалы мәгълүматлар хакында сөйләде. 

Форумның иң кызык өлеше, мөгаен, практик өлеше булгандыр. Укучылар сарае укытучысы Илһамия Гыйләҗиева вальс элементларына өйрәтте. Ә “Педагогик театр” һөнәри осталык бәйгесендә яшь укытучылар укучылар белән булырга мөмкин булган төрле проблемалы хәлләрне чишү юлларын күрсәткән мини-дәресләр күрсәтте. 
“Мондый форумнар үткәрү бик тә кирәк”. Әлеге форумда катнашкан яшь укытучыларның уртак фикере иде бу.


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото мәктәп сайтыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ