Логотип Магариф уку
Цитата:

Асия Закорюкина: «Рәсем сәнгатендә һәркемгә урын җитә»

Төмән өлкәсендә талантлы, «без булдырабыз» дип, күзләре янып торучы, идеяләре ташып торучы татар яшьләре шактый. Тубыл шәһәрендә яшәүче иллюстратор, рәссам, татар открыткалар сериясен булдыручы Асия Рәхимова (Закорюкина) –шундыйларның берсе.

– Асия Альбертовна, кайчан үзегезнең иллюстратор, рәссам булачагыгызны аңладыгыз?

–Балачакта үземне хәтерләгәннән бирле, китапларны укырга, карарга бик ярата идем. Кулым һәрвакыт рәсем ясарга тартыла иде. Рәссам булачагым балачактан ук сизелде. Әнием Фәридә Карамендинова балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ул үзен үсеп килүче буынга багышлый. Мин аның тырышлыгын, хезмәтен, педагогик осталыгын, балаларга карата игелеген күзәтеп, сокланып үстем. Шуңадыр да  киләчәк һөнәремне сайлап озак баш ватарга туры килмәде. Мин гаиләдә бердәнбер бала, әмма ике туган, өч туганнарым белән дә аралашып, бер-беребезне якын күреп дус яшибез.  Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлаганда, минем диплом проектым Астрид Линдгренның "Пеппи озын оекбаш" (Пеппи длинный чулок) иллюстрацияләренә багышланган иде. Мин бүген рәссамнар мәктәбендә балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтәм. Без шулай ук укучылар белән дәресләрдә еш кына иллюстрация темасына да мөрәҗәгать итәбез. Әмма Земфира Шәрипова һәм аның Себер татарларының фольклор мирасын саклау буенча проектлары белән 2021 елда гына таныша алдык.

 – Сезгә педагогика якынракмы, әллә иллюстратор һөнәреме?

– Педагогикада мин 14 ел хезмәт куям, ә иллюстратор буларак 3 нче елымны эшлим. Әлегә мин педагогик ялда дип исәпләнәм. Ул бер елга якын дәвам итә. Балаларны бик нык сагындым. Ә иллюстрация белән бәйле проектларны әлегә күңелемә ятышлы хобби буларак күрәм.

– Сез «Тимер Батыр» әкиятләр җыентыгы проектыннан канәгать калдыгызмы? Бу – Сезнең беренче шундый зур тәҗрибәме?

– Әйе, әлбәттә. Эш барышыннан бик канәгать калдым. Без бу проект ярдәмендә күп кенә идеяләрне композицияләр аша тормышка ашыра алдык. Әгәр дә вакыт күбрәк бирелгән булган булса, мин нәрсәнедер үзгәртер, бәлки, тагын ниндидер башкару техникасын кулланыр идем. Әмма вакыт кысан булу сәбәпле, китапта катнаш рәсем ясау алымын куллануны дөрес карар дип таптык.

– «Тимер Батыр» китабы өстендә эшләүдә иң авыры нәрсә булды?

– Зур кыенлыклар булды дип әйтеп булмый. Образлар белән уйнау кызык булды. Миңа эшләр өчен Себер татарларының көнкүреш әйберләре, костюмнары, милли ризыклары тасвирланган күп кенә фотоматериаллар бирделәр. Шуңа сызымлы графика тиз башкарылды. Төсләрне хәл итү этабында барлык сериянең стиль бердәмлеген саклау авыррак булды.

– Бүген нинди яңа проектлар өстендә эшлисез?

–Хәзерге вакытта шәһәр учреждениеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштыруымны дәвам итәм. Сүз төрле фикер алышулар, мастер-класслар уздыру, яки аларны берләштерү турында бара. Бүген минем иҗатымда яңа юнәлеш визуаль-график проекты – открыткалар ясау белән шөгыльләнәм. Мин күпкырлы идеяләремне тормышка ашырам, открыткаларда үземә якын булган Себер татарлары образларын күрсәтәм, чагылдырам. Открыткаларга дүрт телдә язулар беркетәм.

– Сез үзегезне нинди кеше дип саныйсыз: илһам көтеп ятучымы, әллә башка фикер килүгә тиз генә эшкә керешүчеме?

– Эшне вакытында эшли башларга яратам. Тиз һәм уйламыйча эшкә тотыну  – уңышка илтүче сыйфатларның берсе ул. Вакыт якынлашканда, эшне аеруча тиз башкарырга туры килә.

– Сез иҗатыгызда ниндидер кагыйдәләргә таянып эшлисезме?

– Әлегә иҗатымда ниндидер кагыйдәләр буенча эшләмим. Бәлки тора-бара...

– Идеяләрне каян аласыз?

– Татар тематикасына иллюстрацияләргә идеяләр тормыш тәҗрибәсеннән, якыннарыбыз белән бәйләнгән истәлекләр аша, туганнарым белән аралашу шатлыгыннан туа. Аннан соң, балалар белән дәрестә эшләү,  дуслар, хезмәттәшләр мине рухландыра.

– Иллюстраторларга кытлык проблемасы да бүген үзен сиздерә...

– Күрәсең, иллюстраторлар ниндидер этапта «үз нәшрияты»н таба алмыйлар. Минемчә, бездә талантлы иллюстраторлар күп. Ел саен югары уку йортларыннан, махсус уку йортларыннан кадрлар әзерләнә. Заманча технологияләр чәчәк аткан заманда  үҗәт, кызыксынучан теләсә кайсы кеше рәссам була ала. Бүген социаль челтәрләрдә йөзләгән иллюстраторларның блогларын күрергә мөмкин. Әгәр җитмәсә, мине чакырыгыз.(Көлә.)

– Сезнең цифрлы иллюстрациягә мөнәсәбәтегез нинди ? Андый иллюстрация җанлы иллюстрацияне алыштыра алмый кебек..

– Миңа ошый. Минемчә, сәнгатьтә «урын һәркемгә җитәрлек һәм традицион рәсем дә үз кызыксынучыларын табачак. Әлбәттә, мондый техника, җанлы рәсемне алмаштыра алмый. Ләкин дустанә булмаган илләрдән килгән сыйфатлы планшетлар хәтта буяуның тукыма буйлап таралуын да бик яхшы имитацияли! Мин кәгазь, карандаш, пумала белән эшләргә яратам. Бу материаллар тере! Мин рәсем ясауда иң гади, кыйммәт булмаган җиһазлар кулланам. Монда табигый кызыксыну һәм мәктәптә эшләү өчен файда да бар.

– Алда нинди планнарыгыз бар?

– Күптән инде диңгездә дә, тауларда да булмадым, барырга теләр идем! Рәссам буларак, мин татар открыткалары кебек яраткан серияне чыгаруны дәвам итәчәкмен. Иҗат белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт! Конструктив тәкъдимнәргә һәрвакыт ачык.

Фотолар Асия Рәхимова (Закорюкина) шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ