Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылга береккән мөгаллим

Җаны-тәне белән авылга береккән кешеләр бар. Татарстанның халык укытучысы Мәсхүт Гарифҗанов – шундыйларның берсе. Арча педагогия училищесын тәмамлап, читтәрәк булган мәктәптә эшли башлагач та, туган авылыннан аерылмый ул. Кулында дипломы булса да, хәзерге кебек мәктәптә көтеп торучы булмаган аны. Үз юлын үзе ярып баручы авыл мөгаллиме шундый була торгандыр шул.

Тырышкан табар

Эшләргә теләгән кешегә бу дөньяда эш урыны беткәнмени, дип әйтергә яратабыз. Соңгы елларда, киресенчә, мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Югыйсә һәркайда аларны эшкә чакырып торалар, авыл җирендә калганнарга төрле кызыксындыру чаралары бар. Кайбер төбәкләрдә шәхси йортын да төзеп бирәләр. Мәсхүт Зариф улы Арча педагогия училищесын тәмамлаган елларда мәгариф тармагында эшләргә теләүчеләр күп булган. Район мәгариф идарәсеннән «Бушаган укытучы урыннары юк, үзең таба алсаң гына...» дигән җавап белән чыгарып җибәрәләр аны. Әмма яшь укытучы югалып калмый, район комсомол комитетына барып керә. «Яңа Кенәр урта мәктәбенә комсомол оешмасын тартып барырлык лидер кирәк, анда 700 дән артык бала укый, шуның 400 е – комсомоллар. Безнең белән бер командада эшләрсең», – дип, директор белән килештереп, эшкә юллыйлар. Яңа Кенәр мәктәбендә аны мөлаем гына укытучы апа каршы ала. Эшлекле киңәшләре белән ул яшь кадрны канатландырып ук җибәрә. Тормыш юлында беренче очраткан кешенең күптән түгел Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган рус теле укытучысы Стелла Зәки кызы Габдрахманова икәнен эшли башлагач кына белә ул. Бу мәктәп бүгенге көндә герой укытучы исемен йөртә, ветеран, остаз үзе дә мәктәп белән элемтәләрен әле дә саклап яши.

– Яңа Кенәр мәктәбендә бик көчле укытучылар эшләде. Араларында Казаннан юллама белән килеп, авылда гаилә корган рус теле, математика, тарих, башлангыч сыйныфлар укытучылары бар иде. Без, һәрвакыт бер гаилә кебек, үзара һөнәри тәҗрибә уртаклашып эшләдек. Әлфия Галләм кызы Бәдретдинованы директор миңа остаз итеп билгеләде, әнә шулай ышанычлы остазлар фатихасы белән эшләп киттем, – дип искә ала Мәсхүт Зариф улы.

Мәктәптә җылы каршы алсалар да, укытучының ярты гасырга сузылган хезмәт юлы туры һәм шома гына булмый. Беренче елны ук аңа комсомол эше белән беррәттән, мөгаллимлек итүне ышанып тапшыралар.

– Башлангычта һәм өлкәнрәк сыйныфларда көнгә алтышар сәгать рәсем дәресләре алып бардым, – ди ветеран укытучы. – Бер ел эшләгәннән соң, читтән торып югары белем алу максаты белән Казан педагогика институтында география белгечлеге буенча имтиханнар тапшырдым. Белешергә барсам, мин исемлектә юк. «Минем белән бергә имтихан биреп йөргән шәфкать туташлары, милиция хезмәткәрләре исемлеккә кергән, ни өчен мәктәптә эшләүче укытучы төшеп калган?» – дип, деканга сорауны кабыргасы белән куйдым. Проректор мәсьәләне уңай хәл итте, ирекле тыңлаучы буларак институтта укый башладым, тырышып укырга үз-үземә сүз бирдем. Икенче семестрда кулыма студент билеты тапшырдылар.

 

Укытмаган фәне калмаган

Мәсхүт Гарифҗановка институтта бер сулыштан укырга насыйп булмый. 1980 елда 1 нче курсны тиз генә тәмамлатып, хәрби хезмәткә чакырып алалар. Бу дәвердә шактый ир-егетләр Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәнлектән, яшь алмашка ихтыяҗ зур була.

– Хәрби чыныгу мәктәбен туган илемдә узарга, анда оештырылган оркестрда мандолинада да уйнарга насыйп булды әле. Аннан кайткач, институтта укуымны дәвам иттем. Ләкин география укытучысы урыны бушамады, төрле фәннәрдән: рәсем, математика, астрономия, рус, татар теле һәм әдәбияттан укыттым. Башлангычта балаларны рус теленнән укытканда, Стелла Зәкиевна, дәресемне карап, үзенең киңәшләрен бирер, мактап та алыр иде. Яңа Кенәр мәктәбенә тел галиме, дәреслекләр авторы Мәрьям Ахиярованың татар балаларына рус телен үз методикасы буенча укыткан, ачык дәресләр күрсәткән чаклары хәтердә. Без рус теле дәресендә әдәбиятны да укыта идек. Мәрьям Җәләловна, киресенчә, атнасына 3 сәгать рус телен һәм 2 сәгать рус әдәбиятын аерып укытырга өйрәтте. Болай укыган балалар телне тизрәк үзләштерәләр һәм аларда әдәбият белән кызыксыну да зур иде. Һәм сочинение язуның да берничә төре булганлыгын шунда без белдек. Галимәбезнең әлеге укыту алымы ул чорда кулланышка кермәде, әмма бүгенге көндә рус теле һәм әдәбияты аерым укытылганын беләбез.

Элек сыйфатлы белем бирүгә игътибар зур булды. Педсовет утырышларында без укыткан предметлар буенча җентекле анализ ясалды. Директорның тәнкыйть сүзләре безне бер яктан көйдереп алса, эшлекле киңәшләре шуны майлап җибәрә иде. Беренче директорым Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Рәгыйб Халитов минем кебек үк Арча педагогия училищесында белем алган, бар яктан гадел һәм таләпчән педагог иде. Аның күп кенә сыйфатларын үземә алдым. Узган ел Рәгыйб Госмановичның тууына 100 тулу юбилее билгеләп үтелде. Дистә елдан артык мәктәптә аның исемендә «Бәхет биргән туган җирем» шигаре белән республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә бу чараның роле бик зур. Мәктәпләрдә укучыларны артык әһәмияте булмаган төрле вакыйгаларга бәйле чараларга җәлеп итүне кабул итә алмыйм. Авыл мәктәпләрендә балалар болай да аз, аларны төрле җиргә тарткалый башласаң, белем алырга вакытлары каламы соң? Аларның имтихан тапшырасылары бар бит. Моннан тыш, 1 нче сыйныфка әзерлекле балалар кабул итәргә омтылалар. Чынлыкта беренче укытучының бурычы – баланы хәреф танырга, санарга, укырга өйрәтү. Безнең чор кешеләре беренче укытучысын шуның өчен дә сагынып искә ала, – дип сөйли Мәсхүт Зариф улы.

Яңа Кенәрдә ун ел укытучылык иткәннән соң, Мәсхүт Гарифҗановны Ашытбаш тугызъеллык мәктәбенә чакырып алалар. Монда эшчәнлек офыклары тагын да киңрәк ачылып китә. Укытучы һөнәренә кызыксындыру уятырга теләп, ул бер чарада ат ролендә чыгыш ясый, район газетасында басылып чыккан: «Яңа Кенәрдә дагаладылар, Ашытбашта җиктеләр» дигән канатлы сүзләрен шул чагында әйтә ул. Чыннан да, эш атын үз вакытында дагаларга һәм файда китерерлек итеп эшләтә белергә кирәк. Монда да ветеран укытучы үзенең җитәкчеләренә рәхмәтле. Башлангыч сыйныфлар һәм география укытучысы булып кына калмыйча, үзенә дә директор урынбасары  вазифасын да башкарырга туры килә аңа. Комсомол эшендә алган чыныгу ярап куя, һәр чараны башлап йөрүче була ул.

 

Алдынгы тәҗрибә уртаклашырга авылга

Мәсхүт Гарифҗанов алдынгы карашлы, укучыларның киләсе көне турында кайгыртып, аларга тирән белем биргән мөгаллим буларак билгеле. Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмзия Шәвәлиева, предметлар буенча чаралар үткәргәндә, аның башлангычын һәрчак хуплап каршы ала торган булган. Агач бүрәнәләрдән салынган гади авыл мәктәбендә укытучыларның республика, хәтта Россиякүләм семинарлары үткән, белем йортының үз йөзе булган. Ашытбаш тугызъеллык мәктәбе һәм аның укытучылары республика мәгарифе елъязмасында матур сәхифәләр калдырган. Мәсхүт Зариф улының укыту алымнары белән танышу өчен республикабыз мәктәпләреннән, Мәгарифне үстерү институтыннан коллегалары һәм галимнәр еш килгән. Ул «Ел укытучысы» һөнәри конкурсында район күләмендә җиңүче, республикада лауреат исеменә лаек булган, компьютер белән бүләкләнгән. Ул елны беренче урынны алган укытучыга Ока машинасы бирелгән, бәйгедә җиңүчеләрне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашындагы чарада котлаганнар. Бу үзе үк укытучының абруе зур булуы хакында сөйли. Мәктәптә ике дистә ел эшләгәннән соң, Мәсхүт Гарифҗановка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Ни гаҗәп, абруйлы география укытучысы саналса да аның чит илләргә чыгып, андагы матурлыклар белән хозурланып йөрергә мөмкинлекләре дә булмый. Укучыларны да илләр һәм континентлар буйлап сәфәр кылырга карта аша өйрәткән ул.

– Миңа тундралы, далалы, чүлле, таулы регионнарда, республикаларда булырга туры килде. Чит илләрдә булмасам да, бай табигатьле илемнең төрле шәһәрләренә ясаган сәфәрләремдә күргәннәрне укучылар белән уртаклаштым. Мин укучыларга: «Викторияне табыгыз әле», – дип әйтсәм, алар аның күлен, шарлавыгын, чүлен, архипилагын шунда ук картада күрсәтәләр иде. Шәһәрләрне, илләрне дә тиз табарга өйрәнделәр алар. Без моны карта уены дип тә атый идек, – ди Мәсхүт Гарифҗанов. – Хәзерге балалар, заманча җиһазландырылган кабинетларда укысалар да, география белән кызыксыну җитми. Фәнгә карата мәхәббәт сүнеп бара. Илләрнең, шәһәрләрнең кайда икәнлеген әйтә алмаучылар күбәйде. Бүгенге көн балалары башка кыйммәтләр белән яши, кулларында телефон... Укучыларда фән белән кызыксынуны арттыру максатыннан, төрле мәктәпләрдә кулланыла торган иң алдынгы эш алымнарын, үземнеке белән баетып, гамәлгә ашыра идем. Әйтик, Виктор Шаталовның укыту алымы география һәм башка фәннәр буенча авыр темаларны да җиңел үзләштерергә, дәресләрне барлык укучылар катнашырлык дәрәҗәдә кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Балаларны үзем кулдан эшләгән таблицалар, әсбаплар ярдәмендә укыттым. Училищеда чакта кулыма алган плакатлар ясау каләмемнән беркайчан да аерылмадым. 

«Бер мәхәббәт тарихы» дип аталган дәрестән тыш чарамда Брюловның мәхәббәт тарихы, география, музыка, рәсем сәнгате, тарих, Помпея шәһәренең вулкан атканнан соң юкка чыгуы чагылыш тапты. Бу эшем Мәгарифне үстерү институты бүлек мөдире Галина Сәмигуллинага да бик ошады, ул аны курсларда укучыларга да үрнәк итеп күрсәтте. Балаларда да теге яки бу предмет белән кызыксыну уятасың килсә, ул гадәти булмаска тиеш. Миндә география фәненә кызыксынуны Ташкичү мәктәбендә укыганда Розалия апа Сәгъдуллина уятты. Үзем география укыта башлагач та, аның белән һәрдаим тәҗрибә уртаклашып эшләдек әле. Ике мәктәптә дә бер-бер артлы семинарлар үткәрә идек. Соңгы елларда аралар тагын да якынайды, Ташкичү мәктәбендә эшләргә һәм лаеклы ялга шуннан чыгарга насыйп булды. «Татарстанның халык укытучысы» исемен дә шунда эшләгәндә бирделәр.

Туган авылым Мәмсәдән 5 чакрым ераклыктагы Яңа Кенәргә, 7 чакрымдагы Ашытбаш мәктәбенә һәм 2 чакрымдагы Ташкичүгә 44 ел дәвамында йөреп эшләдем. Кышын чаңгыда, башка вакытларда җәяүләп Ашыт елгасы буйлап күпме чакрымнар узганымны саный калсам... Адәм баласы Җир шарын да әйләнеп узарга сәләтле бит. Туган авылны ташламадым, әнине, төп нигезне ялгыз калдырасым килмәде. Кендек каны тамган өйдә гомер кичердем. Электән калган гадәт буенча җиләк-җимеш, гөмбә җыярга, китап укырга яратам. Монысы да туган якка, географиягә булган мәхәббәткә бәйле файдалы шөгыльләр, – дип сүзен йомгаклады ветеран укытучы Мәсхүт Зариф улы.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ