БАЛА – ГАИЛӘ КӨЗГЕСЕ
«Мәгариф» (элек «Совет мәктәбе» дип атала иде) журналы белән танышуыма 55 ел гомер узып киткән. Мин ул вакытта башлангыч сыйныфта укыта башлаган идем. Әлеге журналны кулыма алгач, аның никадәр кирәкле һәм файдалы булуын аңладым. Шулай итеп, 1968 елның гыйнвар аеннан аны яздырып ала башладым...
«Мәгариф» (элек «Совет мәктәбе» дип атала иде) журналы белән танышуыма 55 ел гомер узып киткән. Мин ул вакытта башлангыч сыйныфта укыта башлаган идем. Әлеге журналны кулыма алгач, аның никадәр кирәкле һәм файдалы булуын аңладым. Шулай итеп, 1968 елның гыйнвар аеннан аны яздырып ала башладым. Журнал битләрендә башлангыч сыйныф укытучыларының мәкаләләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сыйныфтан тыш эш-гамәлләре урын ала иде. Алардан алдынгы укыту-тәрбия методикаларын үзләштереп, педагогик эшчәнлектә актив куллана килдем. Соңрак, укыту-тәрбия эшләрен шактый үзләштергәч, үзем дә журнал битләрендә эш тәҗрибәмне яктырткан язмаларым белән катнаша башладым.
Замана башка – таләпләр дә башка, дигәндәй бүгенге көндә мәктәпләрне, белем бирүгә бәйле барлык уку йортларын цифрлаштыру көн таләбенә әйләнде. Техника һәм технологияләр котырып үскән һәм камилләшкәндә, бу – бик кирәкле шәй. Мәктәпләр, хәтта үзәктән читтәге мәктәпләр дә югары тизлектәге Интернетка тоташа, интерактив җиһазлар, заманча лабораторияләр белән тәэмин ителә. Педагоглар һәм мәгарифне оештыручылар арасында яңача педагогик фикерләү ныграк үтеп керә, һәм ул инновацион укыту алымнарын куллануны таләп итә. Болар яңа буын балаларының мәгърифәтле, тирән белемле булуына нигез булып тора. Цифрлаштыруның үз максаты да уку-укытуның сыйфатын күтәрүдән гыйбарәт бит.
Ләкин бүгенге көн мәктәбенең бурычы – тирәннән уйларга, фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, яңа техника һәм технологияләрне үзләштергән шәхес тәрбияләү генә түгел. Соңгы берничә дистә елда шул эздән барып, яшь буынны олы тормышка әзерләүдә бер яккарак авыштык кебек. Юкса белем бирүнең югары баскычына күтәрелергә тырышу белән бергә, яңа заманда югары әхлаклы, үз халкының тарихын, аның күренекле шәхесләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзләштергән, патриотик карашлы яңа кеше тәрбияләү максаты куелырга тиеш иде. Өстәлгә тезеп куелган төрледән-төрле гаджетлар, интерактив такталар һәм катлаулы дәреслекләр генә яңа заман кешесен тәрбияләү өчен бердәнбер шарт була алмый. Минемчә, баланы уйларга, үзбаш фикерләүгә өйрәтүдә электәге проблемалы укыту системасын искә төшермичә кала алмыйбыз. Тере укытучыны робот та, заманча технологияләр дә алыштыра алмаячак. Аларны белү һәм куллану бары тик укыту процессын унайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә генә ярдәм итәчәк. Ә балага әхлакый тәрбия бирү, аңарда мәңгелек кешелек сыйфатларын тәрбияләү, ата-анадан кала, беренче булып, укытучы хезмәтенә бәйле. Бала ул – чәчәк, аның матурлыгы тәрбиягә бәйле. Уңган бакчачылар чәчәк бөредә чакта ук аның сәламәтлеге, матурлыгы турында кайгырта башлый. Әгәр ул җимеш бирәчәк үсенте булса, аны тәрбияләү икеләтә җаваплы. Ә балалар алар – безнең киләчәк җимешләребез. Минем уйлавымча, балага интеллектуаль белем биреп, аны әхлакый тәрбиядән мәхрүм итсәк, җәмгыятьнең киләчәге өчен куркыныч туачак.
Нәрсә соң ул әхлакый тәрбия? Әхлакый тәрбия ул – кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы, тиешле әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләргә өйрәтү юлы. Икенче төрле әйткәндә, даими рәвештә яшь буынга сеңдерелгән аң-белем, мәдәният, әдәп кагыйдәләре. Әгәр Борынгы Греция, Борынгы Рим империясе чорына күз салсак, ул заманнарда ук тәртибе, үз-үзен тотышы әдәп кагыйдәләренә буйсынган кешене генә тәрбияле шәхес дип санаганнар. Хәер, моны дәлилләү өчен алай ук еракка барырга да кирәкми. Үзебезнең халыкта гасырлар буе тупланып, яңа буыннарга сеңдерелеп килгән әхлак кагыйдәләре тупламасын кулга тотып карасак, ул башка халыкларныкыннан артыграк та булыр иде әле. Нәкый Исәнбәтнең өч томлы халык мәкальләре һәм әйтемнәре китапларын гына алыгыз: андагы гыйбрәтле сүзләрнең барысы да тәрбиягә юнәлтелгән. Күп кенә әхлак нормалары безнең милләткә дин кануннары аша сеңдерелгән. Хәзерге вакытта исән калган татар мәктәпләренә балаларын җитәкләп килгән башка милләт ата-аналарын күргәндә, мин аларны ул уку йортындагы әнә шул – тәрбия үзенчәлеге үзләренә тарта, дип уйлыйм.
Әхлакый тәрбия хакында киң итеп фикерлибез икән, кеше үзе дә әхлакый тәрбиядән башка бөтен яктан тулы үсешкә ирешә алмый. Тарихта андый мисаллар аз түгел. Этләр арасында үскән кыз баланың акыл үсешенә төзәлмәслек зыян салынуы турында ишеткәнебез бар. Баланы бүре тәрбияләсә, ул, һичшиксез, бүре булып улый. Редьярд Киплингның «Маугли» китабында ерткычлар арасында үскән адәм баласының кешеләрдән зирәгрәк һәм тәүфыйклырак итеп тәрбияләнүе турында язуы – әдипнең Лондонда утырган җирдән уйлап чыгарылган әкияте генә ул.
Өлкән педагог буларак мине совет чорын сагына дип гаепләсәләр дә, ул чор педагогиясен яклап сүз әйтми кала алмыйм. Ул чакта бит мәктәпләрдә психологлар булмады. Шуңа карамастан балалар мәктәптән тиешле әхлакый-әдәп кагыйдәләрен үзләштереп чыктылар, чөнки педагоглар коллективы тарафыннан тәртипкә зур игътибар бирелде. Ул чакта халыкның уңай гореф-гадәтләре ясалма бәйрәмнәр аша түгел, тормышның үзеннән тупланды. Минемчә, әхлакый тәрбия булмаган уку йортында белем күрсәткечләре күп очракта күз буяу булып чыга. Үзен тупас, әдәпсез тоткан бала агрессив булып, уку-укыту процессында каршылык тудыра. Әледән-әле ишетеп торабыз, укучылар укытучыга каршы әйтү генә түгел, хәтта кул күтәрергә мөмкин. Мондый күренеш өчен беренче чиратта Интернетны гаеплиләр. Ләкин күпчелек очракта моның сәбәпчесе – ата-ана. Бүгенге әти-әниләр бары тик үз балаларын яклау турында гына уйлыйлар һәм кайгырталар. Мәктәпләрдәге укытучы – укучы каршылыгында даими рәвештә бала түгел, ә бәлки укытучы, тәрбияче гаепле булып кала. Укытучыны чыгырдан чыгаруларның күбесе мәкерле балаларыбызның үзләре тарафыннан оештырыла. Ә гаепсездән гаеплегә әйләнгән укытучы, тәрбияче укучыга нинди тәрбия бирә алсын инде? Ул инде сыйныф алдында гына түгел, мәктәп каршында үзенең абруен югалткан була.
Укытучы фәрештә түгел, аның кимчелекләре булырга мөмкин. Ата-ананың моны күргән очракта баласына кушылып аны гаепләргә тотынуы укытучыга гына түгел, укучының әхлагына зыян сала, ата-ананы да зурламый. Әгәр дөреслек бала ягында булып, ә укытучы хаксыз икән, бу хакта аның белән очрашып, күзгә-күз сөйләшү иң нәтиҗәлесе булачак. Кызганыч, күп очракта өлкәннәрнең моңа «кулы җитми». Билгеле булганча, бүгенге җәмгыять кешене туктаусыз эшләргә, кредит алырга, аны түләү өчен акча чыганагы эзләүгә этәрә. Ата-ананың үз баласына вакыты калмый.
Бала – гаилә көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата-ананың әхлакый йөзе чагыла. Ата-ананың рухи матурлыгы, аларның күрше-тирәгә, дус-ишләргә, карт-корыга мәрхәмәтле булуы, яхшылык эшли белүе – балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Әгәр ата һәм ана күңел җылылыгын әйләнә-тирәдәге кешеләргә бирсә, аларның шатлыгын һәм кайгысын уртаклашса, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Ә инде кайбер ата-аналарның үз-үзләрен генә яратуы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы– баланың киләчәге өчен иң зур бәхетсезлек. Чөнки киләчәк җәмгыятьнең үсеше халыкның әхлакый кануннарны ничек итеп саклауларына һәм аңа буйсынуларына бәйле. Кызганыч, бүген ата-ана баладан индивидуалист тәрбияли. ТДИ, БДИ нәтиҗәләре өчен көрәш, төрле җиңүләр аша грант алуга омтылу кебек замана шаукымнары да шул тегермәнгә су коялар. Уку йортларында укыту-тәрбия системасы хәзерге килеш калганда, тәрбия турында лекцияләр укып кына үзгәрешкә ирешү турында хыяллану– беркатлылык ул.
Әле халыкта моны аңлау юк дәрәҗәсендә. Бүген халык байлык артыннан куа. Байларга да байлык җитми, гади халыкка да. Шул ук вакытта алар бер-берсен сөймиләр. Начар уйлар, бәйрәмчә яшәргә тырышу шәхесне эчтән тарката. Өстә дә, аста да бер нәрсәне аңласалар һәм шуны киләчәгебез булырга тиешле балаларыбызга сеңдерсәләр иде: әхлакый тәрбия һәм тәрбиялелек – җәмгыятьнең нигез ташы. Үткән тарихлар исбатлаганча, бик күп империяләр, дәүләтләр үзләренең тәрбияви-рухи нигезләре җимерелүдән һәлак булган.
Югары хакимияткә, ниһаять, азмы-күпме шуны аңлау килде. Хәзер уку йортларында тәрбия эше укыту-өйрәтү белән янәшә куела. Менә шушы өлкәдә быел 110 елда педагогларның өстәл басмасына әйләнгән – «Мәгариф», 10 елда үз укучысын тапкан «Гаилә һәм мәктәп» журналлары алдында да яңа бурычлар тора. Аларда укытуның яңа алымнары, яңа форматтагы уку йортлары турында сөйләү белән бергә, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә нәтиҗәле эшләүчеләр турындагы һәм, гомумән, тәрбия темасына язмаларга күбрәк урын бирелсен иде дигән фикердәмен. Бу юнәлештә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналарның үзара тәҗрибә уртаклашулары да мәслихәт, минемчә.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, КФУ профессоры
Юлия КАЛИНИНА фотосы
Комментарийлар