Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем учагы сүрелмәсен

Мәгариф системасы өчен узып баручы 2023 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды.

Мәгариф системасы өчен узып баручы 2023 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды. Белем учагы булган мәктәбебездә, балалар бакчаларында төзелеш эшләре алып барылды, күпсанлы проектлар тормышка ашырылды. Укучыларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә күп көч куелды. Гимназиябез «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы – 2023» конкурсында катнашучыларны кабул итте, алар үзләренең ачык дәресләрен күрсәттеләр. Барлык ирешкәннәребез – безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең һәркайсыгыз көндәлек җиңүләре, ачышлары белән туган ягыбыз үсешенә үзеннән өлеш кертте. Якынлашып килүче 2024 ел якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын! Гаиләгездә иминлек, бәхет, энергия, оптимизм һәм яхшы кәеф хөкем сөрсен. Безнең уртак гаилә – мәгариф системасы яңа югары нәтиҗәләргә ирешсен, ышаныч һәм хөрмәт атмосферасын сакласын иде. Бәйрәм белән!

  

Гөлшат ФӘСХЕТДИНОВА,

Казандагы 18 нче татар гимназиясе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ