Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ялкын» 100 еллыгын Кремльдә бәйрәм итә

Татарстанда Балаларны яклау көнендә шактый күп чаралар узачак һәм 1 июньнән җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланачак.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, Балаларны яклау көне ана һәм балачак белән бәйле проблемаларга тагын бер тапкыр игътибар итәргә  мөмкинлек бирә. 
– Татарстан халкының 21 проценты, ә бу 852 мең кеше – 17 яшькә кадәрге балалар. 160 меңнән артык бала Татарстанда 50 меңнән артык булган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә. Әлбәттә, республиканың иң матур күрсәткече – соңгы елларда мондый гаиләләр саны ике тапкырга арткан һәм бүген күп кенә балалар үзләренең абыйлары һәм апалары булган гаиләдә тәрбияләнү бәхетенә ия, – диде Ләйлә Фазлыева. 
2024 елда балалы гаиләләргә ярдәм чаралары күрсәтүгә 35,3 млрд сум каралган. Шул ук вакытта ярдәм кирәк булган һәркемгә адреслы рәвештә күрсәтелә.

1 июнь көнне бәйрәм чаралары  башкалада гына түгел, районнарда да киң колач алачак. «Беренчеләр фестивале» лагерьларда, парк-скверларда узачак. 
–    Программа беренче чиратта гаилә чараларын планлаштыра: турнирлар, эстафеталар, мастер-класслар, квестлар һәм башка күп нәрсәләр,  – ди Бөтенроссия «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

«Ялкын-фест» Казан Кремле территориясендә узачак. Ул  Россиядә беренче балалар журналы «Ялкын»ның 100 еллыгына багышлана. Бер көнгә мәйданчык балачак шәһәре булачак, дип хәбәр итте «Татмедиа» АҖ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. 

– «Ялкын» өчен иң зур бүләк – без бу көнне республика дәрәҗәсендә билгеләп үтәбез. Күз алдыгызга китерегез: журналга 100 ел. Татарстанда бик күп кеше өчен бу журнал аларның балачак һәм яшүсмерлек юлдашы булды. "Ялкын"ны белмәгән кеше юктыр. Бу – Татарстанда һәм Россиядә иң мөһим басмаларның берсе, – диде Ш. Садыйков.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ