Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Чишмәдә “Ел укучысы”н ачыкладылар

Бу көннәрдә республикабызда “Ел укытучысы – 2024” бәйгесенең иң кызган чагы. Ә менә Яңа Чишмә районында, әлеге конкурс белән беррәттән, “Районның ел укучысы”н да ачыкладылар.

Яңа Чишмә гимназиясендә уздырылган әлеге мактаулы исемне дәгъвалау бәйгесендә районның унбер укучысы катнашты. Алар жюри хөкеменә үзләренең портфолиосын тәкъдим итте. Анда һәркайсы үзе, гаиләләре, гаилә традицияләре хакында язды, Ватан хакында уй-фикерләрен иншада чагылдырды. Араларында шигырь белән язучылары да бар иде.   
Шулай да жюри Шахмай урта мәктәбе укучысы Фирүзә Ибраһимованың портфолиосын арада иң яхшысы дип тапты. Шулай ук Чулпан Абдрәфыйкова, Марина Феоктистова, Таһир Хәмәтвәлиевләрнең портфолиолары да үзенчәлекле, бай эчтәлекле иде. Портфолио нәтиҗәләре буенча югары баллар алган сигез укучы конкурсның сайлап алу турын узды.
Конкурсның беренче этабында аларның һәркайсы үзенең киләчәктә сайлап алачак һөнәре хакында сөйләде. Араларында программист, хәрби хезмәткәр, агроинженер, журналист һөнәрләрен сайларга җыенучылар да бар иде. Тик нинди генә һөнәр иясе булырга уйлап йөрсәләр дә, һәркайсы: “Үземә Туган илемнең лаеклы гражданы булырга омтылу – төп бурычым”, – дип белдерде.

Конкурсның икенче турында алар «Эрудит» дигән интеллектуаль  бәйгедә көч сынашты. Бу турда алар педагог профессиясе турындагы белемнәрен чарлады.

Өч турдан соң бәйгедә катнашучыларның дүртесе финалга үтте. Алар аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дип табылды. Тик алар арасыннан кайсысы «Яңа Чишмә таланты» дип табылыр? Монысына лаек булу өчен аларга финал конкурсының сират күперен үтәргә кирәк иде әле. Һәм аны үтте алар, тик әле ничек кенә! Бу дәрәҗәле исемгә ике укучы лаек булды. Алар – Шахмай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы белән Ленино урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марина Феоктистова.

Ә инде «Җиңүгә омтылыш» һәм «Эрудит» номинацияләрендә Зирекле лицееннан Таһир Хәмәтвәлиев белән Екатерининская төп мәктәбеннән Сергей Хорьков җиңүче дип танылды.

 

Таһир САБИРҖАНОВ 
Фото гимназия сайтыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ