Логотип Магариф уку
Цитата:

Игелекле эшләргә рухланып

Бер ел да башкасын кабатламый, бер генә көнне дә яңадан яшәп булмый.

Бер ел да башкасын кабатламый, бер генә көнне дә яңадан яшәп булмый. 2023 ел да үзенең сынаулары, шатлык-куанычлары, борчу-хәсрәтләре, уңыш-табышлары белән тарих битләренә күчә. Яңа ел – узылган елга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.

 Мәгариф өлкәсендә бернинди авырлык та киртә була алмады: уңышларыбыз шул хакта сөйли. Яшь буынга тагын да зуррак үрләр яуларга көчебездән килгәннең барысын да эшләдек, эшлибез. Белем учагы булган мәктәпләребез, балалар бакчалары көннән-көн үсә, матурая. Укучыларыбыз, белемнәрнең киң һәм тирән булуын дәлилләп, олимпиадаларда беренчелек яуладылар, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләргә ирештеләр. Быел күп сынаулар аша узарга туры килде, әмма алар безне яңа тәҗрибә белән баетты, берләштерде, алга таба барыр өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Яңа елда безнең алда зур бурычлар тора, аларны уртак тырышлыгыбыз белән хәл итү үз җимешләрен бирер дип ышанам. Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы бәйрәм. 2024 елда барлык хыялларыгыз һәм яхшы ниятләрегез чынга ашсын. Эшегездә иҗади уңышлар, һәр йортта тынычлык, шатлык, мәхәббәт хөкем сөрсен.

 Гөлшат ИДРИСОВА,

Сарман районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ