Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары сәнгатьне тоя белүчеләр әзерләү

Арча балалар сәнгать мәктәбендә көн теге яки бу бәйгедә җиңүчеләрне котлаудан башланадыр шикелле.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган «Наш дом – Татарстан. Россия» республика этномәдәни фестивалендә дә Арча балалар сәнгать мәктәбенә Мәдәният министрлыгының дипломнары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Еллар дәвамында ирешелгән шул уңышларны, энҗе-мәрҗәндәй бер җепкә тезеп, хисап тотарга да форсат чыгып тора: тиздән Арча балалар сәнгать мәктәбе ачылуга 60 ел тула. Шул уңайдан аның директоры Гөлнара САБИРОВА белән очрашып сөйләштек.

– Гөлнара Бариевна, Сез үзегез дә кайчандыр әлеге мәктәпне тәмамлагансыз, җитәкче вазифасына билгеләнүегезгә дә дистә елдан артып киткән икән. Юбилейны нинди кәеф белән каршылыйсыз?

– Кәефләр күтәренке. Мәктәбебез 7,5 млн сумлык музыка кораллары һәм җиһазлар белән тәэмин итү буенча «Мәдәният» милли проекты программасына керде, шулай ук мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасы кысаларында мәктәптә 19,9 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды.

«Мәдәният» милли проектының максаты– яшь талантлар белем ала торган мәйданнарның иминлеген һәм уен коралларының заманчалыгын тәэмин итү мәсьәләләрен хәл кылу. Аның ярдәмендә безнең мәктәп рояль, пианино, концерт баяннары, укучылар өчен баяннар, скрипкалар, гитаралар, тальян гармуннар, думбралар, җиһазлар һәм уку китаплары алды. Коллектив өчен бу зур сөенеч, чөнки соңгы 20 елда уен коралларының төп өлеше яңартылмаган иде. Уен коралларын яңарту укучыларның һәм укытучыларның башкару осталыгын үстерүгә ярдәм итәчәк, һөнәри конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Бу масштаблы һәм бик кирәкле беренче проект булды. Моның өчен Мәдәният министрлыгына, Арча муниципаль районы хакимиятенә, мәдәният идарәсенә рәхмәтлебез.

– Бүген мәктәптә сәнгать белеменең заманча модельләре тормышка ашырыла һәм шул ук вакытта традицияләр яши һәм дәвам итә дип әйтеп буламы?

– Әлбәттә. Мәктәпнең данлы үткәне һәм зур җиңүләр һәм казанышлар белән үрелгән бүгенгесе бар. Мәктәп шәһәрнең күп кенә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә. Соңгы биш елда без ТР Хөкүмәте, Президент, Мәдәни инициативалар фондының җиде грантына ия булдык, Санкт-Петербург шәһәренең «Мәгарифтә һәм тәрбиядә инновацияләр» Бөтенроссия конференциясе кысаларында Россиянең иң яхшы 100 өстәмә белем бирү оешмасы исемлегенә кердек. Узган уку елында гына да безнең яшь талантларыбыз, төрле дәрәҗәдәге 84 бәйге һәм фестивальдә катнашып, 521 бүләккә ия булдылар. Ел саен сәнгать мәктәбе укучылары көче белән 60 тан артык концерт бирелә. Шул ук вакытта без «Арча ягы – данлы Тукай ягы» республика балалар иҗаты бәйгесе, «Гөслә-fest» республика милли мәдәният фестивале, «Милли-мәдәни мирасны өйрәнү саклау һәм яңадан торгызу проблемалары» республика фәнни-гамәли конференциясе инициаторы булып торабыз.

– Мәктәпнең үткәненә күз салсак, ни диярсез?

– Тарихыбыз бай, һәм без аны үсештә күзәтәбез. 1962 елда Олы Әтнәдә балалар музыка мәктәбе ачыла, анда балаларны фортепиано һәм баянда уйнарга өйрәтәләр. Бер елдан мәктәп Арча үзәгенә күчерелә. Беренче уку елында музыка мәктәбенең үз бинасы булмый, балалар кичке мәктәп бинасында шөгыльләнәләр. Беренчеләрдән булып аны Эдуард Җәләлов җитәкли, Светлана Магизянова фортепианодан, Гөлфия Тимергалиева баяннан укыта. Бер ел дигәндә, мәктәпнең үз бинасы булу яңа мөмкинлекләр ача. Зур булмаса да үзеңнең 4 класс бүлмәң булу начар түгел бит. 1968 ел беренче чыгарылышы белән тарихка кереп кала. Бер елдан скрипка классы ачыла. Тагын биш ел дигәндә, мәктәп элеккеге халык суды бинасына күчерелә. Бер-бер артлы Олы Мәңгәр, Яңа Кырлай авылларында Арча балалар музыка мәктәбенең филиаллары ачыла. Аның әкренләп җирле кадрлар белән тулылануы да – уңай күренеш.

– Юбилейда гомерләрен Арча балалар музыка мәктәбе белән бәйләгән мөгаллимнәрнең исемнәре дә яңгырамый калмас.

– Мәктәпнең тоткасы – укытучы. Мәктәбебезне төрле елларда Юрий Токарев, Рудольф Приямпольский, Юрий Никифоров, Гөлфия Тимербаева, Булат Булатов җитәклиләр. Мәктәп белән 35 ел дәвамында җитәкчелек иткән күпләрнең остазы Гайнетдинов Альберт Сәлах улы турында аерым әйтәсем килә. Ул уку йорты эшчәнлеген аерым бер югары баскычка күтәрә, уңышлы эш өчен барлык шартларны да тудыра. Без, аның дәвамчылары, шул елларда кереп киткән матур традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз. Елдан-ел һөнәри күнекмәләрне өйрәнү һәм камилләштерү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла бара, заманча проектларны үзләштереп, укытуның сыйфатын тагын да камилләштерергә омтылабыз.

– Заманча проектлар дигәндә нәрсәне күздә тотасыз?

– Сәләтле балалар белән эшләүдә төп юнәлешләрнең берсе –олимпиадалар, фестивальләр, бәйгеләр, күргәзмәләр. Мәктәп укучыларының иҗади казанышлары өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген, белем бирүнең һәм иҗади әзерлекнең дәрәҗәсен күрсәтә. Без ел дәвамында мәктәп кысалары белән генә чикләнмибез. Укучыларыбыз даими рәвештә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Арчадагы «Өмет чыганагы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр алдында татар һәм рус телләрендә концертлар һәм театральләштерелгән тамашалар белән чыгыш ясыйлар. «Өмет чыганагы» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм рәсем сәнгате мәктәбендә укучылар өчен инклюзив дәресләр уздыру да системага салынган.

– Сәнгать юлын сайлаган укучыларыгыз күпме?

– Ел саен мәктәпне 100 гә якын укучы тәмамлый. Югары сыйфатлы уку-укыту бәрабәренә аларның күбесе урта махсус һәм югары уку йортларында – Арча педагогия көллияте, Казан музыка көллияте, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан консерваториясе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында– мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белем алуларын дәвам итә. Алар арасында талантлы рәссамнар һәм музыкантлар, җырчылар, бала күңелен тирәнтен тоя белүче педагоглар шактый. Без елның-елында укучыларны шатланып, аларга зур өметләр баглап каршы алабыз. Педагогик коллективның профессиональлеге һәм фидакярлеге, ата-аналар ягыннан ярдәм һәм үзара аңлашу һәм иң мөһиме – баланың укырга теләк-омтылышы булганда, барысына да ирешеп була. Аларның барысы да иҗат юлыннан китү мәҗбүри дә түгел, җәмгыятебезгә югары сәнгатьне аңлый, тоя белүчеләр дә бик кирәк.

 

Расиха ФАИЗОВА

Фотолар Арча балалар сәнгать мәктәбе
архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ