Логотип Магариф уку
Цитата:

«Каты токым» дәвамчылары

Үз җирем, үз өем, үз көнем дип фикер йөртү, гадәттә, өлкән буынга хас сыман.

Яшь кенә булуына карамастан, Фәнис Галеев тә әнә үз җиремдә, үз туганнарым белән аралашып яшәүгә ни җитә дигән дә моннан ун ел элек гаиләсе белән Казаннан үзенең «кечкенә Швейцария»сенә– Лениногорск шәһәренә күченеп кайткан. Бүген инде алар шундый җитди адым ясауларына сөенеп бетә алмыйлар. «Туган җирем тургай булып / Сыйган күңел читлегенә. Әреме дә гөл генә шул, / Әреме дә гөл генә шул»,– диләр алар беравыздан. Билгеле әзергә-бәзер булып кайтмыйлар, башта мая туплап, бер бүлмәле оя коралар, соңрак, ипотека алып, өч бүлмәле якты, иркен фатирга күченәләр.

БӘЛЛҮР ТУЙГА – АЛТЫН АЛКА

Бу туфракта үскәннәрнең горурланырлыклары бар: Татарстан җирендә иң зур Ромашкино нефть ятмасын ачкан 3 нче скважина да, «Татнефть»нең беренче нефть һәм газ чыгару идарәсе дә Лениногорск белән бәйле. «Кара алтын» фонтан булып бәргән чакларны әле булса хәтерлиләр биредә. Шуңа да бу төбәктәге ике кешенең берсе нефть тармагында хезмәт куюы гаҗәп түгел. Фәниснең Лениногорск районының Чүте авылында яшәүче әнисе Фәнүзә Хәнәфиевна – заманында оператор булып скважинадан скважинага йөргән кеше. Әтисе Әсгать Әбүзәрович шулай ук «Татнефть» системасында электрик булып эшләгән. Альбинаның әти-әнисе Минзилә һәм Фәрхәт Зәкиевләр – географияне тагын да киңәйтеп, Себер ятмаларын үзләштерүче Сургут нефть һәм газ идарәсендә эшләгән нефтьчеләр. Арбаның алгы тәгәрмәче каян барса, арткысы да шул эздән тәгәри, дияргә генә кала бу очракта. Фәнис Әсгатович та скважиналарга җир асты ремонты идарәсенең Лениногорск цехында алдынгы нефтьчеләрнең берсе бүгенге көндә. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен әле күптән түгел генә идарәнең «Рәхмәт хаты»н тапшырганнар үзенә.

– Нефть тармагында техника-технология һаман камилләшә, производствода эш шартлары елдан-ел яхшыра. Зур машиналар белән эшлибез. Безнең цехка да үзйөрешле техникалар, гидравлик ачкычлар, колтюбинг җайланмалар кайтты. Моннан өч ел элек шәхсән үземнең дә горизонталь бораулау җиһазы– колтюбинг җайланмасын җыйганда, Алабуга автозаводына барганым булды. Конструкторлары, эш шартларын яхшырту өчен нинди үзгәрешләр кертергә кирәк, дип әлеге техника белән эш иткән кеше буларак чакырдылар үземне. Бер атна заводта командировкада булып кайттым,– дип сөйли Фәнис Галеев.

Тормышлары көйле, кыйблалары якты аларның. Белгечлеге буенча икътисадчы булган җәмәгате Альбина Фәрхәтовна исә – Лениногорск санаториесында администратор. Ул да нефтьчеләрнең сәламәтлеге сагында. Гомумән, бу якларда булып, шәһәрдәге баннерларга игътибар итсәгез, арада, һичшиксез, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы Альбина һәм Фәнис Галеевләрнең портретларын да күрәчәксез. Бәхетле гаиләдә әти-әни назына төренеп, өч бала – Самирә, Камилә, Марат үсеп киләләр. Бер ай элек кенә ир белән хатын үзләренең бәллүр туйларын билгеләп үткән. Бергә гомер итүләренә унбиш ел икән. Сер булмаса, ничегрәк бәйрәм иттегез, дип төбенә тоз сипмәкче булам.

–Атна уртасына туры килгәч, үзебез генә булдык. Һич кенә дә көтмәгән идем, Фәнис алтын алка белән муенса-чылбыр бүләк итте. Билгеле инде мин дә җавапсыз калмадым, исемле каеш бүләк иттем үзенә, –ди Альбина.–Гомумән, бүләк ясарга ярата Фәнис. Моннан элек озакка сузылган декреттан соң, ял ит, дип юллама белән берүземне генә Дагстанга җибәргәне дә булды.

Юкка гына бүләк бирешү диндә дә сөннәт гамәл саналмыйдыр. «Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, чөнки бүләк үзара якынлыкны икеләтә арттыра һәм күкрәктә оялаган явызлыкны чыгарып ташлый»,– диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә.

 ҺӨНӘР АШАТА ДА, ЯШӘТӘ ДӘ...

Белгечлеге буенча автомеханик – Фәнис Галеев. Башта техникум тәмамлап, соңрак шушы ук юнәлештә югары белем алган. Шуңа күрә дә буш вакыты булуга, ул тимер-томыр, машина тирәсендә булыр. Аның бу эшкә кулы ятып торуын белгән таныш-белеш, туган-тумача да, машиналарының көе китә башласа, киңәш-табышка иң элек аңа шалтырата. Янәшәдә генә коеп куйган автомеханик булганда, нигә дип читтән кеше эзләсеннәр соң?!

 Галеевләрнең төпчекләре дүрт яшьлек Марат та, әтисенә охшарга тырышыпмы, кечкенәдән уенчык эш кораллары белән уйный – бөтен нәрсәне сүтә, җыя. Әтисе хуплый, әлбәттә. Ятрак кунак булса: «Нишләп балага отвёртка тоттырасыз. Бәладән баш-аяк», – дип кисәтми калмый инде бу очракта. Нишлисең, әтисе баласы.

Хәер, монда һәркемнең үз шөгыле, үз мавыгуы. Балалар бүлмәсенең диварларын кызлары үз куллары белән ясаган рәсемнәр бизи. Дүрт ел өзмәскә гимнастика белән шөгыльләнгән Самирәнең рәссам буласы килү теләге дә капыл гына тумагандыр, дип уйлап куйдым. Лениногорскиның рәсем укытучылары әзерләүче көллиятеннән үсеп чыккан рәссамнарның йогынтысы булмый калмагандыр моңа. Ул укый торган Лениногорск балалар рәсем сәнгате мәктәбе дә әлеге уку йортына нигез салган, бу якларда кылкаләм осталары әзерләүгә саллы өлеш керткән Татарстан АССР халык рәссамы Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов (1924–1983) исемен йөртә бит. Самирәнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә башлавына да инде дүрт ел булган һәм ул үз артыннан сеңлесе Камиләне дә иярткән. Ни өчен гимнастиканы ташлаган соң бу кыз бала, диярсез инде.

– Ике кызыбыз да 2 нче мәктәптә укыйлар: олысы 5 нче, кечесе 2 нче сыйныфта. Маратыбыз әлегә балалар бакчасына йөри. Без бернәрсәне дә мәҗбүр итмибез, үзләре теләгәнне сайласыннар дибез. Әмма шунысы ачык: кызлар әлегә сәнгатькә өстенлек бирә. Камиләбез дә бию, рәсем белән мавыга. Әле бит шулар өстенә, мәктәп, район күләмендә уздырыла торган бәйгеләрне дә калдырасылары килми. Бәйгедән бәйгегә алдынгы урыннарны ала килгәч, күңел үзеннән-үзе үсә, канатлана бит ул, – ди кызларның әниләре. – Самирәбез гимнастиканы да ярата, әмма вакыт җиткерә алмый. Вакыт-вакыт икенең берсен сайларга туры килгән чаклар да була. Бер үк вакытта модель агентлыгына да бик теләп йөри.

Нишлисең, вакыт җиткерә алмаудан барыбыз да еш зарланабыз шул. Шуңа да карамастан Галеевләр вакытны, кулдан ычкындырмыйча, үз мәнфәгатьләренә буйсындырырга тырышалар. Аз гына вакыт булса да гаилә белән табигать кочагында ял итәргә тырышалар. Ял йортына барумы ул, мавыктыргыч сәяхәтме – анысы бик мөһим дә түгел, бергә генә булсыннар! Бергә булган күңелле чакларның һәркайсы гаилә альбомына яңа сәхифә буларак өстәлә бара: менә алар бишесе тиң велосипедта йөрергә чыккан; өйдә озак еллар буена төрле экзотик җанварлар– вак комык, диңгез комыгы асрау гына аз, Казан, Ижевск шәһәре зоопаркларына да барып чыкканнар. Җәйләрен, палаткалар корып, 2–3 көн буе Кандракүл буенда ял итү дә матур бер йолага әверелгән; бергәләп бассейнга яки Боз сараена тимераякта шуарга йөрү – шулай ук алар өчен гадәти хәл.

– Фәнис балалар өчен үлеп тора, ул – аларга ышанычлы, тугры дус та, таяныч та. Эштән арып-талып кайтса да, беркайчан да: «Юк. Арыдым», – дими, дәрес әзерләшә, кирәк җирләренә илтә, алып кайта, алар белән булудан тәм таба. Урамга уйнарга чыгасылары киләме, яки үзләренә берәр нәрсә сатып алырга кирәкме, мин балаларга: «Атагыздан сорагыз», –дим. Чөнки әти кеше өйдә «авторитет», соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтә. Әти сүзе – алар өчен закон, – ди Альбина ханым.

Билгеле инде, ул – үзе дә балаларына үрнәк: буш вакыт табып, йогага, биюгә йөрүне гадәт иткән. «Болар кайдадыр чыгыш ясар өчен түгел, ә үз-үземне формада тотар өчен», – дип аңлата моны яшь ханым.

– Без өч бала турында хыялланмадык та, планлаштырмадык та, Ходайның рәхмәтедер, үзеннән-үзе шулай булды, бу – зур бәхет,– диләр алар һәм, әлбәттә, «Татнефть» дигән зур коллективта эшләүләреннән, тормышларыннан бик канәгать булуларын яшереп торуны кирәк тапмыйлар. – Бер сабый үстерүгә караганда, һәрберсенең үз холкы, үз мәнфәгате булуга карамастан, баланы ишле гаиләдә тәрбияләү җайлырак та. Бергә-бергә кызыграк та, рәхәтләнеп, кызык табып уйныйлар, берсен берсе карыйлар. Җәй җитсә, бергәләп, лагерьларда ял итәләр. Бу яктан, «Татнефть»нең социаль объектларыннан берсе булган «Юбилейный» лагерен бик яратабыз. Балаларга путёвкалар гел булып тора. Кызларыбыз Лениногорск мәчете каршындагы җәйге лагерьга да ике-өч ел инде теләп йөриләр. Анда алган дини белемнәрен ныгытырга бәхетләреннән намазлы-ниязлы Минзилә әбиләре бар. Ул да күп нәрсәгә өйрәтә,– дип, гаиләнең эчке матур дөньясын да бераз гына ачып алды аз сүзле Альбина.

Тормыш булгач, проблемасыз гына да булмыйдыр, ә монда иң мөһиме сәламәтлек, башың сау-сәламәт булса, башкасы хәл ителә, дип карау бар. Ике арада мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, аңлашу булганда дип тә өстик. Бу икәвенең тормышында сүзсез генә аңлашкан, уртаклашкан мизгелләре дә аз түгел икән. Гәрчә фотоаппарат белән мавыгу күбрәк Альбинага хас булса да, сменалы эштә хезмәт куючы Фәнис кызарып таң атып килгәндә, йә булмаса шәфәкъ баеганда табигатьнең шул садә мизгелләрен телефонына төшереп, сөйгәне белән уртаклашырга ярата. Элегрәк Шамил Бикчурин «Каты токым» буларак сурәтләгән нефтьчеләр бүген, Фәнис Галеев кебек, нык фикерле генә түгел, йомшак күңелле, хисле романтик та икән әле.

 

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ