Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Казан II Бөтенроссия балалар фольклориадасының башкаласы

19–23 июньдә Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы узачак.

19–23  июньдә Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы узачак. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык кеше катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Россиянең Мәдәният министрлыгы.

Программага бәйрәм йөреше, флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади очрашулар кертелгән. Аларны башкаланың иң яхшы сәхнәләрендә, паркларда һәм мәйданнарда карап булачак.

Тамашачылар алдында фольклор, халык-җыр коллективлары, халык биюләре ансамбльләре катнашучылары һәм солистлары, милли уен коралларында башкаручылар чыгыш ясаячак. Алар Россия халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдырган номерлар тәкъдим итәчәк.

Чарага гаризалар 15  мартка кадәр кабул ителә. 

Фәния Лотфуллина

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ