Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр яшь мөгаллимнәрне көтә кытлыкны ничек җиңәргә?

Кадрлар мәгариф системасы өчен үзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә Татарстандагы укытучыларның уртача яше – 48 яшь. Республика мәктәпләрендә эшләүче педагогларның һәр бишенчесе пенсионер яки пенсия алдында. 40–45 еллык педагоглык стажы булганнарны кемнәр алыштырыр? Хәзер үк инде мәктәпләрдә 2 меңләп укытучы һәм тәрбияче җитми, диләр...

Кадрлар мәгариф системасы өчен үзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә Татарстандагы укытучыларның уртача яше – 48 яшь. Республика мәктәпләрендә эшләүче педагогларның һәр бишенчесе пенсионер яки пенсия алдында. 40–45 еллык педагоглык стажы булганнарны кемнәр алыштырыр? Хәзер үк инде мәктәпләрдә 2 меңләп укытучы һәм тәрбияче җитми, диләр. Бигрәк тә башлангыч сыйныф, математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлык. Әйтик, алдагы 2023/2024 уку елында 306 математика укытучысы җитми. КФУ һәм Чаллы педагогика университеты быел әзерләп чыгарган 147 белгечнең барысы да мәктәпләргә урнашкан очракта да, ихтыяҗның яртысы гына капланачак. Физика укытучылары белән дә шул ук хәл. КФУны  бу белгечлек буенча быел нибары 40 кеше генә тәмамлаган. Ә аларга ихтыяҗ – 146. 


Моңа кадәр мәктәпләргә, бигрәк тә авылдагыларына, яшь мөгаллимнәрне җәлеп итү максатыннан,  «Мобиль укытучы» проекты, «Земский учитель» программасы гамәлгә кертелгән иде инде. Тик алар педагогик кадрларга булган кытлыкны җиңә алмадылар. Шуны исәпкә алып, быел Татарстанда яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кабат бирә башлаячаклар. 


Мондый грант беренче тапкыр 2011 елда гамәлгә куелган иде. Ул педагог эшенең беренче өч елындагы хезмәт хакына айга 10 мең сумга кадәр өстәмә түләүне күздә тотты. Тик 2020 елда хакимият,  финанс кыенлыклары дигән сылтау белән, аңардан баш тартты. Юкса әлеге грант ярдәмендә респуб-
лика мәктәпләренә ел саен 200 яшь укытучының килүе нормага әйләнгән иде. Шуның нәтиҗәсендә 2011–2020 еллар аралыгында рес-
публикабыз мәктәпләренә 1680 яшь укытучы эшкә урнашты. 


ИСКЕ ЯҢА ЯҢАЛЫК

Менә хәзер акча бүлүчеләр кабат аңнарына килде. Ниһаять, Укытучылар һәм остазлар елында «Безнең яңа укытучы» гранты кабаттан булдырылды. Әлеге грантны алу өчен конкурста педагогик стажы өч елдан кимрәк булган яшь укытучылар катнаша ала. Грантка ия булучыларның хезмәт хакларына өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум күләмендә акча өстәләчәк. Шулай итеп, яшь педагоглар (елына 200 кеше) бер уку елында (җәйге каникуллардан тыш) хезмәт хакына өстәмә рәвештә барлыгы 90 мең сум акча алачак. Киләсе елда 200 грант алучыга тагын 200 яшь укытучы кушыла. «Безнең яңа укытучы» дигән грант программасы 2028 елга кадәр гамәлдә булыр, дип көтелә.


2016 елдан республикабызда яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәүге педагоглык хезмәтен башларга җыенган егет һәм кызларны Казанга җыеп, тантаналы шартларда Укытучылыкка багышлау форумы уздырыла башланган иде. Аның быелгысы башкалабыздагы «Адымнар» полилингваль комплексында үтте. Елы да мәгариф өлкәсе өчен гадәти түгел: Укытучылар һәм остазлар елы булу өстенә, быел күренекле рус педагогы Константин Ушинскийның 200 еллык юбилей елы да.

 

«Адымнар» комплексының актлар залында бәйрәмчә рух. 300 дән артык педагог. Алар арасында КФУны, Чаллы дәүләт педагогика университетын, Арча, Казан, Чаллы педагогия көллиятләрен тәмамлап, укытучылык сукмагында тәүге адымнарын атларга җыенган йөзгә якын яшь педагог. Ә гомумән алганда,  яңа уку елында Татарстанның укытучылар армиясе 800 яшь укытучы белән тулыланыр, дип көтелә. Янәшәләрендә инде – берничә дистә елны мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган мөхтәрәм остазлары, мәгариф тармагы җитәкчеләре һәм методистлары. Һәркайсының йөзендә елмаю, эчке дулкынлану. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып киткән әлеге форумга Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары хоры башкаруындагы «Укытучыга гимн», укытучы һөнәрен данлап, бәйрәмгә күтәренке рух өстәде.


Берничә ел инде авыл мәктәпләренә эшкә килергә карар кылган яшь педагоглар өчен стипендия бирү проекты гамәлдә. Бүгенге көндә КФУда, Чаллы педагогика университетында һәм КФУның Алабуга институтында белем алучы 800 дән артык студент әлеге проектта катнаша. Соңгы өч елда аның аша 450 ләп егет һәм кыз авыл мәктәпләренә эшкә кайткан. «Адымнар»да узган чарада яңа уку елыннан тәүге педагогик эшчәнлеген башлаячак мөгаллимнәргә ихлас изге теләкләр әйтелде. Аларны Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов, Үзбәкстан Республикасының мәктәпкәчә белем һәм мәктәп мәгарифе министры Хилола Умарова, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов кайнар тәбрикләделәр.


 Эшкә керешергә әзер яшь белгечләргә республика җитәкчелеге дә үгет-нәсыйхәтен бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен залдагыларга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде. «Бүген сезнең тормышыгызда үзенчәлекле көн – хезмәт биографиягез башлана. Сезне татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә җиңел булмаган, әмма шул ук вакытта кызыклы эш көтә. Мөгаллимлек итү һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы хезмәт булды. Заманча мәктәп балаларны иҗади фикер йөртергә, үз идеяләрен үстерергә һәм тормышта гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш. Сез тәрбияләгән балалар үз Ватаннары белән горурланып, республикабызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен хезмәт итәргә омтылып яшәсен иде», – дигән изге теләкләрен юллаган республика җитәкчесе әлеге мөрәҗәгатендә.


И. Һадиуллин, республика җитәкчелеге мәгариф системасына һәрвакыт ярдәм күрсәтә, дип өстәде. «Укытучыларыбыз моны бик яхшы аңлый. Әйтик, яңа уку елы алдыннан Казан укытучыларына 6 мең ноутбук бирелде. Уку елы башланганчы, башка муниципалитетлардагы мөгаллимнәр дә ноутбуклар алачак. «Мондый ярдәм булганда, эшлисе генә килеп тора. Яшь укытучыны алда җитди сынаулар көтә, анысы аңлашыла. Әмма мин үзем укытучы булуыма үкенмим. Сезнең дә моңа беркайчан да үкенмәвегезне телим. Эшкә билгеләнгән мәктәпләрегездә сезне яратуларын, кадерләүләрен, хөрмәт итүләрен телим, шул исәптән коллегаларыгыз һәм укучыларның әти-әниләренең дә», – диде республикабызның баш мөгаллиме. Тантана барышында бер төркем яшь белгечләргә һәм остазларга Россиянең һәм Татарстанның ведомство бүләкләре тапшырылды.


Яшь укытучыларның тантаналы төстә татар һәм рус телләрендә язмышларын  укытучы һөнәренә багышлау антларын бирүе дә үзенчәлекле булды. Тантаналы ант укытучының һөнәри үсеш символы буларак гәүдәләндерүче биш ялкын теленнән торган эмблема тапшыру белән ныгытылды. Эмблеманы  кабул итеп алучыларның берсе, Арча районының Лесхоз урта мәктәбе музыка укытучысы Зәлия Саттарова Яшь укытучы антын сәхнәдән татарча укыды.
Тантанадан соң Зәлия САТТАРОВАның үзе белән аралашып алдык:


 – Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керергә йөргән чакта Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында билингваль, ягъни, рус һәм татар телендә укыта ала торган музыка укытучылары белгечлеге ачылачагын күрдем. Музыка белән кечкенәдән кызыксынгач, бу өлкәдә профессиональ яктан да белем алу теләге бик көчле иде. Шулай ук мәктәптә балаларга чын матурлыкны күрергә өйрәтә һәм рухи яктан үстерә торган әлеге фәнне укыту кирәкле һәм кызыклы һөнәр икәнен аңлап, һичшиксез, әлеге юнәлеш буенча укырга кереп карарга булдым һәм бер тапкыр да үкенмәдем. Уку дәверендә үк музыкант-студентларның тормышы бик күңелле үтә: кызыклы дәресләр дисеңме, төрле конкурс, яңа мәйданчыклардагы чыгышлар, күңелле репетицияләр – истә кала торган матур мизгелләр... Шундый иҗади һәм кызыклы вакыйгалар белән тулы студент  еллары  узып та китте, һәм без барыбыз олы юлга аяк бастык. 

 


Төркемдәшләрем 4 нче курстан ук укытучы һөнәре белән таныша башлады. Мин дә укудан буш вакытта Лесхоздагы  туган мәктәбемдә музыка фәнен укыттым.  Үз эшләренең чын осталары булган укытучыларым минем өчен инде коллегаларыма әйләнделәр. Бу минем өчен бик зур горурлык! 


Аларның чын мәгънәсендә үз итеп, авыр чакта ярдәм кулы сузып, киңәшләре белән алга барырга этәреп торуларын тоеп эшлим.


Балаларга килгәндә, алар белән эшләве, чыннан да, күңелле. Уртак тел табып, дәресне  бөтен күңелең биреп, «белсеннәр, кызыксынсыннар» дип, җанлы итеп уздыра алсаң, үз максатыңа ирешәсең. Әлбәттә, яшь укытучыга балалар җиңелчә карый башларга мөмкин, аларда «ул яшь, сүз әйтмәс» дигән ялгыш фикер туу куркынычы бар. Шуңа күрә үзеңне беренче дәрестән үк  кыю, үз фәнен бик яхшы белгән һәм башкалардан да шуны таләп итә алган җитди, ләкин шул ук вакытта харизмалы укытучы буларак күрсәтү мөһим.  Балада шәхес күреп, аның белән сөйләшеп, проблеманы чишү юлын эзли белергә кирәк. 


– Мин үзем 2018–2023 елларда КФУдагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм цифрлы белем бирү бүлегендә укыдым. Белгечлегем буенча математика һәм информатика фәннәреннән татар һәм рус телләрендә белем бирүче укытучы. 


Шушы юнәлештә 5 нче курста укыган чагымда ук, мәктәптә эшләп, тәҗрибә туплый башладым. Казандагы 18 нче урта мәктәптә узган елның 1 сентябреннән 5 нче  сыйныфларда математика укыттым. Бу мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә басым ясала. Эшли башлауга, мәктәпнең математика буенча методик берләшмәсендәге укытучылар миңа һәрьяклап ярдәм күрсәтте. Төрле конкурсларда, үз фәнем буенча үткәрелгән олимпиадаларда тәҗрибәле остазларга таяндым. Елена Александровна Овчинникова, Рөстәм Равил улы Шакиров, Ирина Сергеевна Ометовалар математика фәнен укытуга кагылышлы һәм тормыштагы четерекле мәсьәләләрне чишәргә  булыштылар. Эш барышында мәктәп тормышына, балалар белән аралашуга, математика буенча төпле белем бирүгә бар көчемне куярга омтылдым. 


Биш елга сузылган студент еллары сизелмичә дә узып китте. Мин КФУны быел тәмамлап, кызыл дипломга ия булдым. Педагогик хезмәт юлымны туган ягым – Мамадыштагы академик К. Вәлиев исемен йөрткән 2 нче лицейда башларга ниятләп торам.


Яшь белгеч буларак, Казанга яшь укытучыларның республика форумына мин Мамадыш районы мәгариф бүлегеннән чакырылдым. Әлеге конференциядә укытучыларның эш тәҗрибәсен тану, зурлау, бәяләү, нәтиҗәле эшләүләре билгеләп үтелде. Укучыларның белем сыйфаты укытучының белеменә, сәләтенә, аның педагогик осталыгына турыдан-туры бәйле булуы  әйтелде. Остазлар, укытучылар яшьләр белән үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар, программа үтәлеше барышында килеп туган кыен очракларны практик рәвештә чишү юлларын күрсәттеләр. Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча киңәшләре дә файдалы булыр, дип уйлыйм. Милли белем һәм тәрбия эшенә җаваплы карарга кирәклегенә аерым басым ясалды. 


Без, яшь педагоглар, залдагы кунаклар алдында алган белемнәребезне тормышта кулланырга, җәмгыятькә камил шәхесләр тәрбияләргә дип, татар һәм рус телләрендә ант иттек. Кичә барышында фотосурәткә төшеп, аларны #Посвящениеучителю2023, #Годпедагогаинаставника, #МолодыепедагогиРТ хештеглары белән тамгалап, социаль челтәргә куйдык. Конкурс җиңүчеләре истәлекле бүләкләргә лаек булды.


Кыскасы, бу форум  онытылмаслык, якты мизгелләре белән күңелләрдә озак сакланыр әле. Ул  яшьләргә һөнәри биеклекләргә күтәрелергә этәргеч биргән чара булды. Билгеле инде, монда алган бүләкләр дә истәлеккә калды. 


– Укытучы булу теләге миндә ничек тудымы? Мәктәбебездә елга бер тапкыр «Киресенчә көн» («День наоборот») дигән чара үтә иде. Шул вакытта без, 10 нчы сыйныф укучылары, укытучы рөхсәте белән, бер атна алдан әзерләнеп, үзебез сайлаган фәннәрдән дәрес бирә идек. Менә шулай миндә математикадан дәресләр биреп карау мөмкинлеге туды һәм  укытучы булу теләге күңелемә кереп утырды.  Билгеле, һөнәр сайлауда   укытучыларның да йогынтысы зур була. Минем үземә бигрәк тә сыйныф җитәкчем Мәүлидә Идрис кызы Белоусованың дәресләре, аның укучылар белән уртак тел таба, кирәк вакытта таләпчән була белүе ошый иде. Аңардан тыш, математика фәненнән укыткан Хәмдия Нурсаяф кызы Хәбирова, информатика укытучысы Илназ Илшат улы Шәрипов миндә үз фәннәренә мәхәббәт уяттылар. Рәхмәт сезгә, укытучыларым! Аларның эшен хәзер мин дәвам иттерәчәкмен: яңа уку елыннан башлап информатика фәнен укыта башлыйм!


Мин эшләячәк Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең педагогик коллективы, аның укучылары миңа беркадәр таныш, чөнки быелның февралендә бирегә педпрактика үтәргә кайттым һәм бер ай дәвамында математика, информатика дәресләре алып бардым. Мәктәп – үз гореф-гадәтләре һәм кагыйдәләре булган серле бер дөнья ул. Эшкә керешкәч, университетта алган белемнәрем ярдәм итте үзе, әмма теоретик яктан гына, ә тормышта барысы да башкача икәнен аңладым. Балалар белән очрашкач, баштагы дәресләремдә укытуга кереп китү кыенрак булды. Нинди юллар сайларга, ничек аңлатырга, нинди күрсәтмә материаллар кулланырга, вакытка ничек сыешырга, укучыларның күңеленә ничек үтеп керергә, ата-аналар белән үзеңне ничек тотарга? Сораулар күп туды. Шулай да берничә дәрестән соң укучылар белән аралашып, уртак тел табып, аңлашып киттек. Әлбәттә, үз-үзеңә ышану, сыйныфны эшкә җәлеп итә белү,  дәрес вакытында дисциплинаны саклау осталыгы акрынлык белән килә. Киләчәктә  укучыларымның татар рухлы яраткан укытучысы булырга язсын иде инде.


– Моннан унике ел элек – 2011 елда мин дә нәкъ менә шушы җаваплы һөнәрне сайлаган идем. Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбен тәмамлап, Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтына укырга кердем. Биредә «укытучы» дигән бөек һөнәр серләренә төшендем.


Укытучы булып китүемдә Иске Тәрбит мәктәбендәге укытучы-остазларымның йогынтысы зур булгандыр. Мәктәп бусагасыннан каршы алган беренче укытучым Галина Николаевна Зайцевага, югары сыйныфларда белем  биргән укытучыларымның һәркайсына, гаиләмә рәхмәтлемен. Алар –олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә барыр юлымны маяк сыман яктыртып торучы бөек затлар. 


Ә математика фәненә миндә мәхәббәт уянуда остазым Анатолий Григорьевич Васильевның этәргече зур булды. Тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас күңелдән яратучы бу олы җанлы укытучыма һәрьяктан охшарга омтылдым. Лаеклы ялга китәр вакыты җиткәч, нәкъ ул мине туган мәктәбемә кайтырга үгетләде. Шулай итеп, язмыш мине кабат туган мәктәбемә бәйләде. Менә җиде ел инде шул мәгърифәт-гыйлем йортында –бердәм, тупланган педагогик коллективта хезмәт куям. 


Мәктәбемдәге мөгаллимнәр, районыбызның математика укытучылары, район мәгариф бүлеге методистлары ныклы таянычым булдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. «Ел укытучысы» конкурсының «Педагогик дебют» номинациясендә катнашып, җиңүләр яулау үземә дә ачылырга, укучыларымны да җанландыра торган интерактив методларны өйрәнергә ярдәм итте. 


14 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узган яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасында катнаштым. Аның программасында «Укытучы, хәтереңдә тот: синең бер елмаюлы карашың мең сүзгә тора!» дигән мотивация мәйданчыгы, яшь педагоглар һәм остазлар өчен «К.Д.Ушинский – киләчәк заманга йөз тоткан педагог» исемле педагогик остаханәләр дә каралган иде. Һөнәри өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешкән күп кенә җитәкчеләрдән үгет-нәсыйхәт сүзләре ишеттек. Республикабызның бер төркем яшь педагоглары «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.


Ә минем яшь коллегаларыма шуны әйтәсем килә: укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз. Үз казаныгызда гына  кайнамыйча, һәрнәрсәдән хәбәрдар булыгыз, төрле чараларда актив катнашып, тәҗрибә туплагыз. Һәр укучыга шәхес итеп, хөрмәт белән карагыз. Укытучының күңелендә ни ятканын бала аның үзеннән дә яхшырак аңлый. Иң мөһиме: балалар белән ихлас булырга кирәк. Әгәр инде бу җаваплы һөнәрне сайлагансыз икән, сез үз фәнегезне бик яхшы белергә тиешсез.

Таһир САБИРҖАНОВ, 
 Альберт САБИР
фотолары 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ