Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә яңа электрон мәгариф

Уку елының өченче чиреге укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен зур яңалык белән башланды.

Татарстан мәктәпләре ел башыннан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Платформага «Мәскәү электрон мәктәбе»нең (МЭШ) электрон журналлары һәм көндәлекләре компоненты кертелде.
Беренче коймак төерле була дигәндәй, бу яңалык та шау-шусыз гына узмады. Телефоннардагы мәктәп чатлары хәбәрләрдән тулып ташыды. Укытучылар журналларына керә алмый, әти-әниләр көндәлекне эзләп таба алмый изаланды. Ни өчен әлеге үзгәрешләрне нәкъ менә уку елы уртасында ясарга тотындылар? Татарстан мәктәпләрендә яңартылган системага күчү эше ничек бара? «Мәгариф» журналы редакциясендә узган чираттагы түгәрәк өстәлдә әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Фикер алышуда ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмати технологияләрнең үсеше һәм куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдус Сарманов, Казан шәһәре 174 нче гимназиянең директор урынбасары Рәмзия Гатауллина, Биектау районы Дөбьяз авылы мәктәбе директоры Тәлгать Сабиров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы республика ата-аналар советы вәкилләре – Миләүшә Гарифуллина һәм Гөлнара Зарипова катнашты. Түгәрәк өстәлне «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Фәния Лотфуллина алып барды.

ЕЛ УРТАСЫНДА ЯҢАЛЫК

Фәния ЛОТФУЛЛИНА:

– Мәктәпләр 9 нчы гыйнвардан күчкән «Татарстан Республикасының «Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасы – яңа система түгел, ул яңартылган версия генә, дип беләбез. Гадәти әйбердән яңага күчү һәрвакыт берникадәр дәрәҗәдә ризасызлык һәм авырлык тудыра,  җитешсезлекләр дә булып тора. Безнең редакциягә дә бу нисбәттән шалтыратып сорау бирүчеләр булды. Әлеге система ни өчен яңартылды? Килеп туган кыенлыклар хәл ителәчәкме? Иң беренче сорауларыбызны министрлык вәкилләренә юллыйбыз.

Илдус САРМАНОВ:

Яңартылган системаны эшләтеп җибәрү буенча шактый көч куелды. Хәзерге вакытта электрон көндәлекнең кушымтасына 700 меңнән артык кеше урнаштырылган, 200 меңнән артык ата-ана теркәлгән. Узган ел гыйнвардан июньгә кадәр республиканың 3 мәктәбендә: Казан шәһәренең 51 нче, Актаныштагы гуманитар гимназия һәм Бөгелмә лицей-интернатында шушы система белән эшләү буенча сынау-тәҗрибә уздырылды. Яңалык ата-аналарга да, укытучыларга да ошады.

Әлбәттә, беренче елда эш авыррак булырга мөмкин. Чөнки яңа системага туры китереп, календарь-тематик планнарны, расписаниеләрне яңадан ясарга кирәк. Уйлавыбызча, киләсе уку елына мәктәпләрдә белем бирү процессын оештыру шактый яхшырачак һәм җиңеләячәк. Яңартылган Татарстан платформасы укытучыларның эшен гадиләштерер, кәгазь документ әйләнеше мөмкин кадәр читкә китәр дип көтелә. Бу система мәктәп администрациясе һәм укытучылар өчен, элеккегесе белән чагыштырганда, 75 процентка күбрәк мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, хәзер укытучыларның телефоннарында мобиль кушымталары бар, ноутбук күтәреп йөрергә кирәкми, теләсә кайчан, теләсә кайда журналны тутырырга, билгеләрне кабинетта да, урамда да куярга мөмкин. Журналны тулысынча куллана башлагач, укытучының укучылар белән шөгыльләнергә күбрәк вакыты калачак.

Булат ГАБДРАХМАНОВ:

– Баштарак яңартылган система буенча укытучыларның да, әтиәниләрнең дә сораулары бик күп булды. Кемдер теркәлә алмый, кемнеңдер логин, парольләре юк. Шушы мәсьәләләр буенча ТР Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында компетенцияләр үзәге дә оештырылды. Житешсезлекләр хәзер дә очрый, әмма мөрәҗәгатьләрнең саны шактый кимеде. Әле журналның эчтәлегенә тулысынча төшенеп җиткәнче дә берникадәр вакыт кирәк булачак.

Электрон көндәлеккә теркәлү өчен, иң элек, әти-әниләр бердәм Дәүләт хезмәт күрсәтү порталының шәхси битендәге үз документларын карарга тиеш. Бу – ИНН һәм СНИЛС дигән сүз. Документлар дөрес кертелгәнме, тикшерү узганмы һәм шәхси кабинет расланганмы? Алга таба балаларны беркетү эше башкарыла. «Семья и дети» бүлегенә кереп, әти-әниләр үзләренең балаларын өстиләр. Монда инде балаларның документлары ЗАГС аша тикшерү узган булуы шарт. Шул очракта гына балага шәхси кабинет ачып булачак. Балаларны беркеткәннән соң, әти-әни электрон көндәлеккә керә ала. Теркәлгәннән соң, һәрдаим дәүләт хезмәте аша кермәс өчен, телефоннарда махсус «Моя школа» яки «Я – школьник» дигән кушымта урнаштырырга мөмкин.

Яңартылган версиягә керү ата-аналар өчен дә, укытучылар һәм укучылар өчен дә Дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша тормышка ашырыла. Бу– хөкүмәт карары. Шулай ук параллель рәвештә альтернатив версия дә эшләнде. Дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша керергә теләмәүче яки төрле кыенлыклар килеп чыккан очракта, ата-аналар өчен махсус логин-парольләр кайтартылды.  Аны мәктәптән сорап алырга мөмкин.

Яңартылган системаның өстенлек-
ле яклары да бик күп. Беренчедән, бер тапкыр теркәлеп куйсаң, ул
11 нче сыйныфка кадәр дәвам итәчәк. Икенчедән, логин, парольләр югалса, беркая да барасы юк, әти-әниләр аны үзләре Дәүләт хезмәте порталы аша да үзгәртә ала. Бу уңайлы да, куркынычсыз да.

Монда шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: барысы да җайга салынып, мөгаллимнәр журналны тулысынча куллана башлагач, ул аларның эшен бик күпкә җиңеләйтәчәк. Әлеге система, әйткәнемчә, укытучының кәгазь эшен киметү максатын да күздә тота. Моннан тыш, анда тирән эчтәлекле китапханә урнаштырылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча да материаллар өстәде. Хәзер биредә 2 миллионнан артык файдалы мәгълүмат исәпләнә. Өстәмә материаллардан укытучылар да, ата-аналар да файдалана ала. Шулай ук биредә педагогларга үзләренең дәрес эшкәртмәләрен, язмаларын беркетү мөмкинлеге дә бар. Шуңа да элек укытучының, өстәмә материаллар эзләп, дәрескә әзерләнергә алтышар сәгать вакыты китсә, хәзер моның өчен ун минут та җитәчәк.

УКЫТУЧЫНЫҢ «КӘГАЗЬ ЭШЕ» БЕТӘРМЕ?

Фәния ЛОТФУЛЛИНА:

– Белем йортларының үзләрендә яңа системага теркәлү эше ничек алып барыла? Сезнеңчә, бу яңалык укытучылар өчен, чыннан да, файдалы булачакмы, әллә, киресенчә, авырлык китердеме?

Рәмзия ГАТАУЛЛИНА:

– Һәрбер яңалык башта куркыта. Бу инде заманага да бәйле. Укытучыларның болай да эше күп, гел вакыт җитми. Яңалыкка җиңелрәк күчелсен өчен, безнең мәктәп администрациясе ярдәмгә белгечләр билгеләде.  Аңлатулар күп алып барганлыктан, укытучылар кызыксынып китте, куркытып торган яклар онытылды. Хәзер бар да яхшы дип әйтергә була.

Әлеге системаның уңай ягы шунда: педагоглар темаларны бер тутырып куялар да шуның белән тынычланалар. Тагын бер плюс – үткән көннәр өчен дә билге куярга яки аны берникадәр вакыт эчендә төзәтергә мөмкин. Шулай ук бер әһәмиятле ягы: ата-аналар хәзер бөтен нәрсәне күрә алалар. Үзләренең дә баланың дәрескә килмәү сәбәбен язу мөмкинлеге бар. Шулай ук укучыларга сылтама аша гына әзер материаллар биреп була. Бу инде укытучы өчен үзе бер җиңеллек.

Әмма берничә проблема кала бирә. Укучыга өй эшен көнендә үк бирергә кирәк, соңга калсаң, язу мөмкинлеге юк. Аннары укытучылар эштән киткән яки авырган очракта, дәресләрне алмаштыру кирәк була. Шул чакта расписаниеләр буенча кыенлыклар килеп туа. Тора-бара бу җитешсезлекләр төзәтелер, алга таба эшебез тагын да җиңеләер, дип уйлыйбыз.

Шунысы әйбәт: яшь мөгаллимнәр бай һәм эчтәлекле системага килә. Узган ел бу тәҗрибәне үткән пилот мәктәпләрнең эшчәнлеген карап бардык. Теш үтмәслек әйбер түгел, без дә тиз үзләштерербез, дип ышанам.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА:

– Фикер алышуга узган ел унынчы тапкыр уздырылган «Авыл укытучысы» конкурсында җиңүче Биектау районы Дөбьяз авылы мәктәбе директоры Тәлгать Сабировны да чакырдык. Күзәтүләр буенча шуны әйтергә була: авыл мәктәпләрендә хезмәт куючы мөгаллимнәрнең белеме зур шәһәрләрдә эшләүчеләрнекеннән ким түгел, хәтта югарырак булган очраклар да бар. Сездә яңа системага күчү эше ничек бара, нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

Тәлгать САБИРОВ:

– Хәзер авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында аерма юк диярлек. Чөнки авылдагы белем йортларында да шартлар нәкъ шәһәрдәгечә. 2009 елда электрон журналлар килеп кергән вакытта да күбебез куркып калган идек. Бүген дә шул ук хәл күзәтелә, берникадәр вакыттан бар да җайланыр, дип уйлыйм. Чөнки яңа системаның уңай яклары да бик күп булып чыкты.

Биредә дәрескә әзерләнү өчен өстәмә материаллар да бар. Балалар белемне тигез үзләштерми, шуңа һәр балага аерым-аерым төрле дәрәҗәдәге өй эшләре бирергә мөмкин.

Укытучыга көн саен ноутбуктан журнал ачып, тутырып утырасы юк. Планнар ел буена әзерләп, кертеп куела.

Шулай ук мәктәп җитәкчелеге өчен дә бик файдалы яклары күп икәнлеген ачыкладык. Аның аша хезмәткәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тотарга, билгеләрне, өй эшләрен бирүне карап барырга мөмкин. Яңа система педагогларның эшен хәйран җиңеләйтәчәк, дип уйлыйм.

АТА-АНАЛАР ЧАҢ СУГА

Фәния ЛОТФУЛЛИНА:

– Бу мәсьәләдә, педагогларга караганда, әти-әниләр арасында зарланучылар күбрәк булды кебек. Болай азапланганчы, баламны өйдә укытам, диючеләр дә табылды. Бу нисбәттән Республиканың ата-аналар советына мөрәҗәгать итүчеләр күпме? Дәүләт хезмәтләре аша теркәлә алмаган яки теләмәгән ата-аналарга сезнең тарафтан нинди ярдәм күрсәтелде?

Гөлнара ЗАРИПОВА:

– Баштагы чорда ата-аналар арасында ризасызлык күп булды. Берничек тә теркәлә алмыйм, чит баланың көндәлеге күренә, үземнеке юк, дигән зарлар ишетелде. Яңалык шулай куркыта инде ул, үзең тотып, төшенеп эшли башлагач кына рәткә салына. Хәзер бар да җайланып килә.

Безнең балалар Биектауның 3 нче мәктәбендә укыйлар. Мәктәп администрациясе бик нык ярдәм итте. Ничек теркәләсен аңлатып, видеоформатта әзерләп, ата-аналарга җибәрделәр.

Миләүшә ГАРИФУЛЛИНА:

– Үземнең ике балам бар. 8 нче сыйныфта укучы кызым бик җайлы гына «Госуслуги» аша теркәлде. Кечкенә улымның телефонына «Моя школа» дигән кушымтаны кертеп бирдем, ул да бик тиз өйрәнде.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлергә теләмәгән ата-аналар да булды. Аларга яңа логин, парольләрнең кайтканын көтеп торырга тәкъдим иттек.

Үзем сыйныф җитәкчесе буларак, яңалыкның уңай яклары күп булуын әйтәсем килә. Мәсәлән, бала дәрестән сорап китсә, кушымтаны шунда ук ачып, аның сәбәбен язып куярга мөмкин. Моны башка фән укытучылары да күреп тора. Бала бит һәр укытучыдан аерым-аерым сорап йөри алмый. Элек ул сәбәпсез дәрес калдырулар исәбенә керә иде.

Яңа системага кадәр, өйгә кайткач, аерым бер вакытта ноутбукны ачып журнал тутыра идек. Хәзер билгеләрне күнегү эшләгәндә үк куеп барырга мөмкин. Бик күп вакыт янга кала.

ЯҢА ЖУРНАЛ АТА-АНАНЫҢ АКЧАСЫН ЯНГА КАЛДЫРА

Илдус САРМАНОВ:

– Социаль челтәрләрдә формаль булмаган аерым төркемнәр бар. Биредә укытучылар көн дими, төн дими яза, бер-берсенә ярдәм итә, киңәшләр бирә. Анда шулай яңа системаны эшләүчеләр дә катнаша. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының аерым чаты эшли.

Мәгариф министрлыгы да бу юнәлештә эшне яхшы оештырды. Техник ярдәм итүчеләрдән тыш, мәгариф идарәләре дә яңа версиягә бик нык игътибар бирде. Мәктәпләргә һәрдаим ярдәм итәргә тырышалар. Гыйнвар аенда кайнар линия буенча шалтыратулар 30 тапкырга артты. Барысына да тизрәк җавап бирү максатыннан, өстәмә операторлар билгеләнде. Хәзер исә мөрәҗәгатьләрнең күләме кимеде.

Ә инде кыенлыклар килеп чыккан очракта берничә юл белән хәл итәргә мөмкин. Техник ярдәм буенча ТР
Цифрлы үсеш министрлыгының кайнар линия телефоны: 525-70-99 аша мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук шәхси кабинет аша хат язарга да була. Бу очракта өч көн эчендә сораулар хәл ителә.

Булат ГАБДРАХМАНОВ:

– Бу эшне ел уртасында башлаганга, күп кенә тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде. Әмма нәкъ менә шул вакытта тотынуның сәбәбе дә бар. Яз һәм җәй айлары Бердәм дәүләт имтиханнары чоры булудан тыш, 1 апрельдән мәктәпләргә кабул итү кампаниясе башлана. Әгәр эшне җәйге яллар вакытында башлаган булсак, яңа укучылар иске системага килерләр һәм аларны яңадан күчерәсе булыр иде. Элек мәктәпкә кабул итү турындагы гаризалар берничә җиргә килеп, бу мәктәпләр өчен артык мәшәкать тудырса, хәзер алар бер урынга – яңа платформага гына утырачак.

Хәзер яңа платформага күчү эше җайланып килә, әмма өйрәнәсе әйберләр әле күп. Бөтен функцияләрне куллануны бер көндә өйрәнеп бетеп булмый. Моңа ярты еллап вакыт китәр, дип уйлыйм. Республикада ел саен
9 меңнән артык мөгаллим белем күтәрә. Системаның мөмкинлекләрен өйрәнү буенча дәресләр квалификацияне үстерү курсларына да кертелде. Шулай ук укытучылар, директорлар һәм урынбасарлар өчен вебинарлар да оештырып торабыз. Акрынлап, бу тәҗрибәне тагын да үстерергә кирәк.

 Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ