Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

...Мин Арчама барам, җан азыгы эзләп

«Кешеләр дә хәзинә бит!» Язмамны күренекле язучы Гариф Ахуновның сүзләре белән башлап китүем юкка гына түгел.

«Кешеләр дә хәзинә бит!» Язмамны күренекле язучы Гариф Ахуновның сүзләре белән башлап  китүем юкка гына түгел. Чыннан да, кеше күңелендә бетмәс-төкәнмәс хәзинә ята лабаса. Әнә шушы һәм  башка  хәзинәләрне  дә  барлап әдәбият, иҗат киңлекләренә алып чыгучы классикларыбызның исемнәрен киләчәк буыннарга да җиткерү өчен җитәрлек тырышлык  куябызмы  соң? Республикабызның  күп кенә шәһәр һәм авыл урамнарына күренекле язучыларыбыз, сәнгать әһелләренең исемнәре бирелеп тора үзе. Ә ник әле нәкъ менә яшьләребез белем ала торган уку йортларын – мәктәп, гимназияләрне  дә зыялыларыбызның исемнәре белән атамаска? Ни дисәң дә бала һич югы үзе укыган уку йортының кем исемен йөртүе белән кызыксынмый, йә булмаса аның берәр әсәрен укып чыкмый калмас иде.

ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН...

Бүгенге көндә Казанда күренекле шәхесләребез Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Ф. Аитова, А. Алиш исемен йөрткән белем йортларын, С. Сәйдәшев, Р. Яхин, Ә. Бакиров, З. Хәбибуллин, М. Мозаффаров, В. Гыйззәтуллина һ.б. исемендәге музыка мәктәпләрен атап үтәргә булыр иде. Миллионнан артык кеше яшәгән Татарстан башкаласы өчен бу күп түгел, минемчә. Бу яктан арчалыларны үрнәк итеп куясы килә. Күп талантларыбызны биргән кечкенә генә районда Ашытбаш һәм Яңа Кырлай авылларында Г. Тукай исемендәге ике мәктәп, Сикертәндә Г. Камал, Түбән Мәтәскәдә Д. Хәкимов, Яңа Кенәрдә С. Габдрахманова, Арчаның үзендә Г. Курсави исемендәге лицей эшләп килә. Быел Казанбаш авылы мәктәбе дә әлеге уку йортын тәмамлаган язучыбыз Гариф Ахунов исемен йөртә башлады. Ә бит башкаладагы мәктәпләргә дә танылган шәхесләребезнең исемнәрен бирергә мөмкин булыр иде.

Гариф аганың кызы танылган шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Наилә Ахунова белән очрашкач та, без әнә шул мәсьәләләрне кузгаттык. Моннан тыш, аның белән Гариф аганың шәхси истәлекләрен барларга да, Арча якларындагы «Ахун» чишмәсе суының тәмен татырга да, олуг язучыбызны хөрмәт итеп очрашуга килгән якташларыбызның нурлы йөзләрен күреп кайтырга да насыйп булды.

ГАРИФ АХУНОВНЫҢ 100 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕНА МУЗЕЙ БУЛЫРМЫ?

–...Мин Арчама барам,

җан азыгы эзләп.

Һәр тәрәзәдән миңа

елмаялар гөлләр.

Миңа сәлам биреп

челтери инеше.

Ишетте күк алар

йөрәгем тибешен...– дип яза олуг язучыбызның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова. Әтисенең һәм абыйсы Рәшитнең иҗатларын барлап, мирасларын саклап яшәүче ханым Гариф аганың туган ягы Арчага да эзен суытмый. Хәер, арчалылар да күренекле шәхеснең истәлеген ныгытуның төрле юлларын таба. Әйткәнемчә, быелның май аенда гына районның Казанбаш авылы мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелгән иде. Ә язучының туган көнендә, һәр елны кабатлана торган гадәт буенча, бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистларны кунакка дәшеп, ул йөргән эзләрдән сәяхәт кылдырдылар. Алар арасында Наилә Ахунова белән рәттән күренекле әдәбият галиме Фоат Галимуллин, танылган язучылар, рәссамнар һәм журналистлар да бар иде. Кунакларны Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәм «Казан арты музее» директоры Гөлназ Камалова озатып йөрде. Быел Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 98 ел тулды. Моннан тыш, Татарстан нефтьчеләре тормышын тасвирлап, аларны Россия күләмендә таныткан «Хәзинә» романы язылуга – 60 һәм бу романның тәрҗемә авторы Рәшит Гарифҗан улы Ахуновның тууына да 70 ел булды.

...Менә кунаклар булачак язучы җидееллык белем алган Казанбаш урта мәктәбендә. Мәктәп музее Гариф Ахуновның тормыш һәм иҗат юлын документлар, китаплар, истәлекләр аша тасвирлый. Мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлаган арык үсмер Арча педагогия училищесына юл тота. Аны биредә бишкуллап каршы алалар, дип әйтергә урын бар. Бишле капчыгы имтихансыз кабул ителә. Мәктәптә укыган елларын ул үзе болай язып калдыр-
ган: «Казанбаш мәктәбе ул вакытта Субаш Аты мәктәбе белән ярыша иде. Без, Кечкенә Өчиле балалары, Чыршы бәйрәмен зарыгып көтеп алабыз, агачны юнып, очкычлар, тиеннәр, куяннар ясап алып төшәбез. Аларны ясарга укытучыларыбыз өйрәтә». Бу язмада ул яраткан укытучылары Һидият Зыятдинов, Хәмзә Закировны да искә ала. Алтынчы яшендә әтисез калган сабый балачактан тормышның әнә шундый шатлыклы мизгелләрен күрергә өйрәнеп үсә. Дүрт баланы җил-яңгыр тидермичә, тәрбияләп үстергән әнисенә хөрмәт тә нур булып бөркелә аның истәлекләрендә. Истәлекләрне барлаганда, бер кызыклы фактка тап булабыз, Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе» драмасындагы Ахунҗанның прототибы Гариф абыйның әтисе икән. Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев Гарифның әтисе үтерелү вакыйгасыннан соң Казанбаш авылына пьеса язу өчен материал тупларга кайтканнар, һәм Гариф Ахунов бу турыда: «Минем язучы булып китүем очраклы хәл түгел. Иң кирәкле вакытта Ходай мине тере язучы белән очраштырган», – дип искә ала.

Мәктәп бинасы урнашкан калкулыктан караганда түбәндәрәк җәйрәп яткан Казанбаш авылын күзли-күзли, Ахун чишмәсенә таба кузгалабыз. Бирегә кайткан саен, әлеге чишмәнең шифалы суын татырга керми калмый язучылар. Гариф ага туып үскән, хәзер инде юкка чыккан Кечкенә Өчиле авылы нигезендәге чишмә бит ул. Берничә ел элек Арча районы хакимияте һәм депутат Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән бик матур комплекс булдырылган биредә. Аны табигатьтәге музей дияргә дә була торгандыр. Чишмә тибеп чыккан урында манаралы йорт, язучының һәм башка каләм әһелләренең зирәк гыйбарәләре, якташларының иҗатын чагылдырган язмалар белән ел әйләнәсенә төрле төсләрдә балкып утырган бик матур бакча... Ә бу бакчаны «Казан арты» музее хезмәткәрләре ел да тулыландырып, анда яңа яшь агачлар утыртып торалар икән.

 

– Бу чишмәне төзекләндерү әти-әнинең хыялы иде. 70 еллап элек биредә платина төзегәннәр һәм әти туып үскән Кечкенә Өчиле авылын, су басудан шикләнеп, күрше авылга күчергәннәр. Су басмаган үзе, әмма авыл инде юк, – дип сагышланып сөйләде Наилә ханым.– Аллаһка шөкер, Арча районы хакимияте һәм «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән шул урында «Ахун» чишмәсен кордык. Анда һәр кеше сусавын баса, ял итә, шифалы су алып китә. Авыл урынына кечкенә генә һәйкәл дә урнаштырылды. Язын, әтием белем алган Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исемен биргәндә, бик матур тантана булды, – дип, ул шатлыгы белән дә уртаклашып алды.

Мәктәп музееның бер өлешендә Гариф Ахуновка багышланган экспонатлар турында фикер алышканда:

– Ходай кушып, ул чын музейга әйләнеп куйсын иде, – дип хыялланды олуг язучыбызның кызы. Язучының тормыш иптәше, язучы Шаһидә ханым да үзе исән чагында шул турыдагы уйлары белән уртаклашкан булган. – Казанбаш мәктәбендә, «Казан арты» тарих-этнография музеенда әтинең тормыш юлы һәм иҗатына бәйле документлар туплана бара, мин дә, мөмкин булганча, аларга ярдәм итәм. Архивның бер өлешен Мирасханәгә дә бирдем. Әмма нәкъ менә биредә арчалылар, укучылар, көллият студентлары язучы үз куллары белән язган хезмәтләрне тотып карап, рәхәтләнеп өйрәнерлек мөмкинлек булдырасым килә. Мин анда әтинең архивын тулысынча тапшырыр идем. Ике елдан әтинең 100 еллык юбилее, әгәр бу хыяллар тормышка ашса, бик зур эш булыр иде, – дип өметләнә Наилә Ахунова.

Заманында «Хәзинә» романы нигезендә Россия күләмендә күрсәтерлек нәфис фильм экраннарга чыккан. Шуны хәтергә төшереп, Гариф аганың «Идел кызы» эпопеясын искә алам. Фикеремне Наилә ханым дәвам итә.

– Әтиләр эпохасы – инде ул тарих. Аның дусларын, каләмдәшләрен дә сагынып сөйләргә генә калды, – ди әңгәмәдәшем. – Язучыларыбызның, беренче чиратта күп еллар Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Гариф Ахуновның чордашлары Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев кебек союз күләмендәге дәрәҗәле шәхесләр белән иҗади һәм шәхси дуслыкта яшәгән заманны чагылдырырлык фильм төшерелсә, ул тарихны яңартырлык сәхифә булыр иде. Бәлки әле режиссёрларыбыз заманында бик зур бәя алган «Идел кызы» романына да игътибар итәрләр,– дип, Наилә ханым сүзен канатланып дәвам итә. – Татарстанда сигез урамга Гариф Ахунов исеме бирелгәнен ачыкладык. Алар Казан, Арча, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш шәһәрләрендә, Балтач, Урыссу һәм Гөберчәк авылында. Димәк, кешеләр аның әсәрләрен дә, алар өчен кылган гамәлләрен дә онытмый. Ул бит, депутат булып эшләгәндә, халыкка гел ярдәм итәргә тырышты. Хәтта үзенә бирелергә тиешле фатир ордерын да фронтовик-язучы Геннадий Паушкинга тапшырганын беләм. Ул бу турыда рәхмәт әйтеп, истәлекләрендә язып калдырган.

ИҖАТ КИҢЛЕГЕН ҮЗ КУЛЛАРЫ БЕЛӘН ТОТТЫРДЫ

...Дөньяга бик күп талантлы шәхесләрне биргән Арчаның язучылар аллеясында чәчәкләр калдырып, шәһәрнең Үзәк китапханәсенә үтәбез. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында узган күркәм чара һәркайсыбызның күңелендә якты тәэсирләр калдырды, чөнки ул җылы хатирәләр, күренекле язучы һәм аның дәвамчыларының иҗаты турындагы матур фикерләр белән үрелеп барды. Арада әдәбият галиме, укытучым Фоат ага Галимуллинның чыгышы барыбызны да уйландырырлык булды.

– Үземнең дә нәселем шушы Арча ягына барып тоташа. Димәк, миндә дә сезнең кан ага,– дип башлады ул сүзен. – Ә Гариф аганың исеме, язмышы гомер буе минем белән янәшә барды. Институтны тәмамлап, шул ук институтның татар әдәбияты кафедрасында укыта башлаган чагымда кинәттән генә безгә язучы Гариф Ахуновның киләсе билгеле булды. Шул чакта миңа чыгыш ясарга куштылар. Санаулы сәгатьләр эчендә язучы һәм аның әсәрләре турында бар белгәннәремне искә төшереп сөйләргә туры килде. Шуңа Гариф ага, бик сөенеп, рәхмәтләрен белдерде. Бу вакыйга мине язучының иҗаты белән тирәнрәк танышырга этәргеч бирде. Теләгем аның иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклау иде. Әмма моны рөхсәт итмәделәр. Димәк, замана җилләре тәэсирендә көнче кешеләрнең аяк чалуы аңа да кагылмый калмаган, каршылыклар шактый күп булган. Диссертациямне, киңәшләр нигезендә берникадәр үзгәртеп, «Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына Уфада якладым. Әмма аның нигезендә шул ук Гариф Ахунов иҗаты ята иде. Шуннан соң инде су ерылды, дияргә була. Аның иҗатын нык игътибар итеп өйрәнергә тотындык. Аңа карата каршылар да чигенә башлады.

«Идел кызы» романы басылып чыкканнан соң, шулай ук аның турында иң беренче мин яздым. Ул зур резонанс тудырды. Гариф Ахунов иҗаты классик дәрәҗәдә дип табылды, аңа халык язучысы исеме бирелде. Хакыйкать өчен өлеш кертүемә мин үземне бәхетле саныйм. Докторлык диссертациясен яклаганда да Гариф ага янәшәмдә булды.

Әлеге вакыйгалар минем тормышыма көтелмәгән борылыш алып килде, дип әйтер идем. Мин филология фәннәре докторы исемен алган елны (1999 ел) татар язучыларының ХIII съезды үтәргә тиеш иде. Көн тәртибендә –Язучылар берлеге җитәкчесен сайлау мәсьәләсе. Корылтай май аенда җыелды да, шау-шу куптарып, бер көн эчендә үзенең эшен туктатты. Ике айдан соң съезд яңадан җыелды. Аның алдыннан бер-ике көн кала, һич уйламаганда, Аккош күленә Гариф ага килеп чыкты. Өйгә кереп утырдык, мин чәй әзерләдем. Шуңа игътибар иттем: кунагым аяк киеме кунычына бер балагын тыгып, икенчесен чыгарып кигән. Ул бик шаян кеше иде бит. «Мин яучы буларак килдем», – ди. «Мин инде өйләнгән бит», – дим, шаяруга шаяру белән җавап биреп. Ә ул миңа Язучылар берлеге рәисе булырга тәкъдим итәргә килгән икән. Ул турыда бөтенләй уйлаганым да юк иде, шуңа күрә ул үзенчә күпме дәлилләр китереп утырса да ризалашмадым. Шуннан: «Кире тәре икән син», – дип, ачуланып чыгып китте. Мин артыннан озата чыктым. Капкага килеп җиткәч, кире борылды да: «Син теләсә нәрсә эшлә, без уебыздан кире кайтмыйбыз»,– диде. Чынлап та, съездга, иң беренче итеп, Гариф абый мине тәкъдим итте. Менә шулай, иң күп тавыш җыеп, рәис булып куйдым. Ул иҗат киңлеген үз куллары белән диярлек миңа тоттырды. Киң күңелле кеше иде остазым!

Күңелләребездә аның рухы әле дә яши. Арча ягы күп талантлар тудырган, аларны барлап, кадерләрен белеп яшәвегез өчен олы рәхмәт. Шулай булмаса бу кадәр талант үсмәс тә иде Арчада.

ОСТАЗ ШӘКЕРТЛӘРЕ БЕЛӘН ДӘРӘҖӘЛЕ

Талантлар дигәннән, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең быелгы лауреатлары арасында Наилә Ахунованың укучысы Ольга Овчинникова да бар иде. Сүз уңаеннан, «Татнефть» хәйрия фондының әлеге премиясен тапшыру тантанасы быел беренче мәртәбә Казанда үтте. Лауреатлар премияне Милли китапханә сәхнәсендә кабул итеп алдылар.

Инде мәктәп яшеннән бирле үз канатлары астына алып, аның һәр иҗат җимеше өчен сөенеп торган Ольга турында үз кызлары кебек бик җылы искә алды Наилә ханым. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганга, ул клубка еш кына әтисе белән йөргән. Шулай да уңышлары санап бетергесез.

– Иҗтимагый һәм әдәби эш күп вакытымны ала. 26 ел әдәби берләшмә җитәкләдем. Хәзер без аны әдәби клуб итеп калдырырга булдык. Бу гаилә клубы дисәк тә буладыр. Ирем – талантлы язучы һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Борис Вайнер белән бергә эшлибез. Быел аның да 75 яшьлек юбилее.

Клуб күптөрле юнәлешләрне берләштерә. Биредә иҗат итә башлаган яшь язучыларның хезмәтләрен тикшерү дә, иҗади остаханә дә, фестиваль һәм хәйрия юнәлеше дә берләшкән. Без күп вакыт төрле аудитория алдында чыгыш ясыйбыз. Шулай ук төрле үзәкләрдә, хастаханәләрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яшьләр белән дә эшләргә туры килә. Хәзер Әлмәт шәһәрендә дә филиалыбыз бар,– дип сөйли Наилә Ахунова.

1997 елның маенда Казан медицина университеты ярдәме белән оештырылган әдәби берләшмә Альбина Әпсәләмова, Динә Садыйкова, Саша Кашина, Маргарита Графова, Валентина Орлова, Екатерина Аничкина, Динә Мөхәммәтҗанова, Айгөл Исмәгыйлова һәм башка күп кенә яшьләргә иҗат дөньясына аяк басарга ярдәм иткән.

Язучы баласы дип күләгәдә яшәү аның өчен түгел, иҗатта да, иҗтимагый эшчәнлектә дә гел үз юлын булдырырга тырышкан, егермегә якын китап авторы, драматург, сценарийлар язу остасы да һәм күпсанлы әдәби бәйгеләр лауреаты да әле ул Наилә Ахунова. 2008 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен А. Горький исемендәге премия белән бүләкләнә. 2009 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем, 2014 елда язучы
С. Сөләйманова исемендәге премия бирелә.

БЕР ГАИЛӘДӘН БИШ ЯЗУЧЫ

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит. Язучының үзе кебек үк киң күңелле, якты йөзле Наилә ханым белән дә сүзебез янәдән балачактагы матур хатирәләргә барып тоташа.

– Безнең гаилә үзе бер әдәби династия дияр идем. Язучылар берлегендә гаиләбездә берьюлы биш кеше торуына әтием бик горурлана иде. Алар арасында проза, поэзия, публицистика, драматургия һәм тәрҗемә өлкәсендә эшләүчеләр дә бар.

Әти белән әни университетта тарих-филология факультетының татар бүлегендә укыганда танышканнар. Әти, әниемнең йөрәген яуларга теләп, бик озак еллар йөргән, әле уку йортында, әле китапханәдә аның янына килеп утырырга, игътибарын җәлеп итәргә тырышкан. Әмма әнием – бөтен вакытын диярлек укуга гына багышлаган кыз, аңа игътибар да бирми. Шуңа да әти, берни килеп чыкмагач, үпкәләп бераз читкәрәк китә. Әмма язмыш аларны барыбер бер-берсенә бәйли.

Әтием искиткеч, киң күңелле, җор сүзле, рәхәт кеше иде. Беркемнән гаеп тапмады, беркемнең гайбәтен сатмады. Ул гел эш белән яшәде, гел иҗат утында янды. Юкка вакыт үткәрергә вакыты булмады аның. Әнине бик яратты. Тормышта иң төп уңышыгыз ни дип сорасалар, ул гаиләм, дип әйтә иде. Алар бик дус, тугрылыклы, бер-берсен ярты сүздән дә аңлый торган пар булып хәтеремдә калды. Икесе дә бик иртә әтиләрен югалткан, шул да аларны берләштерә иде. Шуңа да карамастан югары уку йортында белем алганнар, гомер буе өстәмә рәвештә белемнәрен арттырып, соңгы көннәренә кадәр китаптан аерылмый яшәделәр. Әни, әтигә иҗат итсен өчен, барлык уңайлыкларны да тудыра, гел ярдәм итә иде. Безнең өйдә беркайчан да кеше өзелмәде. Ул чакта язучылар, сәнгать әһелләре бик еш аралашып яшиләр иде. Йортыбызда гел дуслар, туганнар, гел кунаклар. Ишекләр һәркемгә дә ачык, ә әнием, уңган хуҗабикә, аларны тәмле бәлешләре белән сыйлый. Укырга керергә килгән туганнар да, яшь язучылар да бездә яшәп алды.

Әти рәсемнәр ясарга да, шигырьләр язарга да ярата иде. Әмма аларны беркайда да бастырмады. Шулай да кайбер шигырьләренә көй язылып, җыр булып киттеләр. Аларны Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Мәсгут Имашев кебек танылган җырчылар башкарды. Әти өчен аның иҗатын, хезмәтен кабул итүләре бик мөһим иде. Ул 2000 елда 74 яшендә дөньядан китте. Камал театрында үткән 70 яшьлек юбилее вакытында ул сәхнәдә әнине үз янына утыртты. Бөтен юбилярлар да мондый адымга бармый. Алар 50 елга якын бергә гомер иттеләр. Үзенең уңышларында әнинең дә өлеше барлыгын әйтә иде. Ул аның беренче укучысы да, киңәшчесе дә, тәнкыйтьчесе һәм дусты да була белде. Аларның әсәрләрен тәрҗемә иткән кеше буларак, абыем Рәшит әнинең таланты әтинекеннән ким түгел дип саный иде.

Наилә ханым әнә шулай хатирәләр дөньясын айкый, ә мин әсәрләнеп тыңлавымны дәвам итәм. Ниндидер әкиятләрдә генә язылган тормыш кебек бу. Әмма барысы да җиңел генә бирелмәгән шул. Гариф ага үзе буш вакытларында майлы буяулар белән дә, акварель белән дә рәсемнәр төшерергә яраткан. Аның картиналары әле дә саклана. Әмма сәнгать мәктәбендә укырга мөмкинлеге булмый. Шуңадырмы улы белән кызы икесе дә сәнгать мәктәбен тәмамлыйлар. Наилә ханым берара бизәүче-рәссам булып та эшләп ала.

– Абыем Рәшит тә әти-әни эзеннән китте. Башта төзелеш институтының архитектура факультетына кереп, анда әйбәт кенә укыса да, аннан китеп, яңадан татар теле бүлегенә укырга керде. Бик яхшы тәрҗемәче булып җитеште. Аның бу өлкәгә керткән өлеше бик зур. Әтинең әсәрләренең төп тәрҗемәчесе иде. «Хәзинә» романы, «Идел кызы» һәм башка әсәрләрен, шулай ук Шәриф Камал, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәдинә Маликова, Туфан Миңнуллин хезмәтләрен, «Татар халык әкиятләре»н тәрҗемә итте. Ул шулай ук Татарстан китап нәшриятында, Мәскәү нәшрияты «Современник»та да эшләде. Татар язучыларының әсәрләрен бөтен Россия дәрәҗәсенә күтәрде дияргә мөмкин.

Бу турыда онытмасыннар иде. Быел аның да юбилей елы булгач искә төшерәсем килде. Ул 1995–1998 елларда Татарстанның тышкы икътисади элемтәләр министры булып торды. Соңрак эшмәкәрлек белән шөгыльләнде, Мәскәүдә яшәде. 2016 елда йөрәк авыруыннан бик иртә үлеп китте. Операцияне гел кичектереп килде, бик нык эшләде. Аның драматург буларак башка авторлар белән бергә язылган пьесалары һәм әти белән бергә язган әсәрләре дә бар. Күптән түгел мин аның кулдан язган повестен таптым. Аны да укучыга җиткерәсе иде, – ди Наилә ханым.

Язмамны Гариф Ахуновның «Идел кызы» романындагы юллар белән тәмамлыйсы килә.

«Шәяхмәт, бөркүлектән тыны кысыла башлап, кыек якалы кара сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәрде. Күкрәк тутырып сулыш алгач:

– Нишләргә соң? – диде.

– Нишләргәме? Яшьләрне күтәрергә кирәк. Яңа Ямашларны! Яшьләр күңеле сизгер, куркусыз камчылы, канлы кулларга каршы әйтер сүзләрен курыкмыйча әйтсеннәр. – Тавышын әкренәйтә төште, сер бүлешкәндәй кайнар пышылдап, сүзен дәвам иттерде: – Тукай җеназасында булдым. Нинди асыл затны югалттык! Гасырларга бер генә туа торган даһины. Менә кем иде халыкның үз җырчысы. Тукайны бөтен Казан озатты, Казан гына түгел, бөтен Россия. Урта Азия. Менә ничек бит ул... Урамнар тулы халык, ишегаллары, йорт түбәләре. Транспорт туктаган. Олаучылар туктаган. Халык, баш түбәсенә күтәреп, Тукаен алып бара...

...Ә син әйтәсең, кеше гомере белән уйнамыйбызмы? Таңның ничек атканын белмисеңмени син? Кара төнне куып, кояш килсә генә таң ата ала...»

Замана белән бу юлларның мәгънәсе бераз үзгәрә төшсә дә, асылы шул ук кала. Әйе, яшьләрне күтәрергә кирәк, акрынлап дилбегәне аларга тоттырырга. Әмма моның өчен аларның рухи хәзинәләребезне белеп үсүе шарт. Ә ул нәкъ менә зыялыларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүдән, аны киләчәк буыннарга җиткерүдән башлана.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фотолар Арча Үзәк китапханәсе
архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ