Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәфисә бәбкә чыгара

Нәфисә дигәч тә, мөгаен, Нәфисә исемле  уңган, чибәр авыл кызы күз алдыгызга килгәндер. Әмма бу юлы шулай уйлаучылар нык ялгыша.  Асылда исә, Татарстан Дәүләт музее ишегалдында оясына салган...

Нәфисә дигәч тә, мөгаен, Нәфисә исемле  уңган, чибәр авыл кызы күз алдыгызга килгәндер. Әмма бу юлы шулай уйлаучылар нык ялгыша.  Асылда исә, Татарстан Дәүләт музее ишегалдында оясына салган  унөч йомыркасын басып утыручы Нәфисә исемле кыр үрдәге турында сүз бара. Апрель ае  башында алар  кара-яшел муенлы көяз кияве Нәфис белән икәүләшеп, оя ясаганнар иде. Көяз кияү аннары чибәре янында  бер-ике көн бакылдап йөрде дә  Болакка төшеп югалды. Нәфисә Дәүләт музееның хуҗалык бүлеге хезмәткәрләре тәрбиясендә калды. Ишегалдына эт-мәче кебек урам  наяннары үтеп керерлек түгел, ул тимер капка белән  томалап куелган, җитмәсә, капка янында музей каравылы сакта тора.

Иртән эшкә килүче  хуҗалык хезмәткәрләре Нәфисәнең оясы янына куелган савытларга кошның ашарына җебетелгән икмәк, эчәренә су  салып торалар. Нәфисә ике аяклы дусларына  ияләшеп тә беткән инде.  Азыкны аларның кулларыннан да ала икән. Каравылчылар әйтүенчә, Нәфисә ике-өч көнгә бер төнлә белән Болакка су коенырга да төшеп менә икән. Әллә су коенырга, әллә кияве янына – анысын анык кына өзеп беркем әйталмый. Әмма шунысы мәгълүм: Нәфисәнең оясында 13 йомырка бар. Хәзер Дәүләт музее хезмәткәрләре дүрт күз белән чүрәкәйнең бәбкәләр чыгаруын көтә. Әлеге рәсемдә Нәфисә оясыннан чыккан вакытында төшереп алынган. Ә ояда -  йомыркалар.   
                                                 Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ