Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәзифә Кәримова: «Яшәвемнең мәгънәсе – туган телемә хезмәт!»

Сүз башымда язучы Нәзифә ханым Кәримованың яңа чыккан «Изге ат» дип аталган китабыннан шушы юлларны китерүем юкка гына түгел.

«...Күрәзәчеләр, фалчылар, багучылар, йолдызларга карап, язмышларының бормалы сукмакларын ачып бирүчеләр белән дөнья тулы хәзер. Кемдер тылсым көче белән, кайберәүләр, мәрткә китеп уянганнан соң, бу кодрәтләргә ия булганнар, имеш. Баштарак, дәррәү күтәрелеп кызыксынсалар да, хәзер инде ырым-шырымга ышанган ачыгавызлар заманы узып бара, күңелләрдә битарафлык хөкем сөрә. Тормышның асты өскә килгән чак, багучы кайгысымыни кешедә? 

Ә шулай да элеккеге ышанулар белән хәзергеләр арасында аерма әйтеп бетергесез. Элек илленче елларда, мин бала чакта нинди беркатлы, сабыйларча ышанучан иде авылдашларым! Өмет белән ышаныч иде халыкның ике канаты. Хәер, безнең халыкның өметсез яшәгән чагы булды микән? Юктыр...» 

Сүз башымда язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә ханым Кәримованың яңа чыккан «Изге ат» дип аталган китабыннан шушы юлларны китерүем юкка гына түгел. Мәскәүдә яшәп гомере буе үз милләтенә хезмәт итүче Мамадыш кызы әсәрләрендә дә халык язмышын, авыл тормышын, аларның сөенеч һәм көенечләрен үзенчә бер зәвык һәм яктылык белән сурәтли. Сентябрь аенда Әдәби кафеда әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Әмма язмабыз ул турыда гына түгел...

Нәзифә ханым белән сөйләшә-сөйләшә Бауман урамы буйлап атлыйбыз. Сүзебез Кариев театрында аның инсценировкасы буенча куелган «Ал җилкәннәр», «Кәҗүл читек» спектакльләреннән кереп китеп, әллә кайларга барып тоташа. Әмма һаман да шул милләт һәм халкыбызның киләчәге турында уйланулардан ерак китә алмый.

– Нәзифә ханым, әңгәмәбезне хәлләрегезне белешүдән башлап китик әле. Иҗат кешесе гел хыял утында яна, яңа идеяләр белән яши. Бүген Сезне нәрсә канатландыра?

– Аллаһка шөкер, әйе, быел Кариев театрында минем инсценировка буенча эшләнгән «Ал җилкәннәр» спектакленең премьерасы булып үтте. А.Грин әсәрен тәрҗемә иттем, инсценировка ясадым. Сентябрь аенда «Татмедиа» бинасында урнашкан Әдәби кафеда «Казан утлары» журналы чыгарган кечкенә форматлы «Изге ат» дигән китабымны тәкъдим итү кичәсе булып узды. Аны инде укып чыгып, җылы фикерләрен җиткерүчеләр дә бар. Әлегә шушы эшләремнән ләззәт табып, шул сөенечләр рухында яшим.

Чыннан да, «Ал җилкәннәр» бик уңышлы килеп чыккан. Режиссёр, пьесага үзенчә үзгәрешләр кертеп, заманча алымнар кулланып, үзенчәлекле матур сәхнә әсәре тудырган. Ренат Әюпов белән биш әсәр сәхнәләштердек. Аның берсе инде күптән Чаллы драма театры сәхнәсендә куелган «Үп мине, Зәйтүнә!» пьесасы булса, соңгы елларда Г. Кариев исемендәге театрда минем тарафтан тәрҗемә ителеп эшләнгән «Мио, мой мио!» (Астрид Линдгрен), «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (Кейт Дикамилло) һәм Гаяз Исхакый әсәре буенча «Кәҗүл читек» спектакльләре бара. Соңгысын бик яратып эшләдем. Хәтерлисездер, бу әсәр 6 яшьлек малайның Корбан бәйрәменә әзерләнүе турында. Хикәядә малай көлке хәлгә кала, ә спектакльдә без аны җиңүче итеп күрсәттек. Бу әсәр һаман да бара, балалар да, олылар да бик яратып карый аны.

«Ал җилкәннәр»не дә тәрҗемә итәргә миңа Ренат тәкъдим ясады. Ул – минем укучым. Ренатлар төркеменә Щепкин училищесында татар теле укыткан идем. Аларның диплом эшләрен кабул итәргә Казаннан составында Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт, Равил Шәрәфиев, Туфан Миңнуллин кебек шәхесләрдән торган бик зур комиссия килде. Ул минем өчен дә бер имтихан булды. Шул чакта Марсель абыйның, студентларның телен шулкадәр шомарткансың, алар бит күбесе рус мәктәбен тәмамлаган, дип мактавы, комиссия әһелләренең җылы фикерләре миңа да канат куйды. Ренат белән исә әле дә бергә эшлибез, рәхмәт, ул гел аралашып, хәлләремне сорашып тора. Үз укучың белән эшләве бигрәк тә рәхәт.

Сәхнә әсәрләрен бик бирелеп язам. Спектакльләр карарга, пьесаларны укырга кечкенәдән үк яраттым. Театрда эшли алмадым, әмма хыялымның бер кыйпылчыгы олыгайгач миңа шулай итеп кире кайтты.

– Хыялыгыз театр актёры булу идеме? Шулкадәр талантлы һәм максатларына таба юл яручы ханымның артист була алмый калуына ышанып та булмый.

– Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, мине Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрделәр, соңрак Мәдәният йортының директоры булып эшли башладым. Әмма күңелем гел каядыр тартыла иде. Заманында бер төркем булачак артистлар Петербургка укырга киттеләр. Әмма мин анда конкурстан үтмәдем, 3 нче турда төшеп калдым. Имтихан вакытында Равил Шәрәфи мине:

– Нәзифә, син текә борылышлар ясарга курыкма, менә мин дә бит Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә алмадым, шулай артист булып киттем, – дип тынычландырды һәм көз көне Мәскәүдә укырга бер төркем җыелачагын әйтеп, шунда имтиханнар биреп карарга киңәш итте. Шулай сынауларны узып, 1969 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсенә укырга киттем. Минзәләдә Мәдәният йортында эшләгәндә концертлар алып бара идем, сәхнә монологлары, нәфис сүз минем өстә булды. Мәдәният йорты белән театр бер бинада, шуңа да бөтен репетицияләрне карау мөмкинлеге бар иде. Ул вакытта баш режиссёр булып Сабир абый Өметбаев эшләде. Биредә Хәким Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова кебек танылган шәхесләр белән күрешергә, бергә эшләргә дә туры килде. Шуңа да хәзер, Минзәләдә эшләмәсәм, бәлки Мәскәүгә укырга да керә алмаган булыр идем, дип уйлыйм. Чөнки анда эшләп, мин үземнең иҗат мөмкинлекләремне тагын да киңәйткәнмен, ә шушы олы шәхесләр, танылган сәхнә осталары минем укытучыларым, юл күрсәтүчеләрем булды.

Кызганыч, сөйләм жанрына укысам да, Мәскәүдә кияүгә чыгып калдым, ул юлдан китү насыйп булмады. Әмма мин үземне иҗтимагый эштә таптым. Мәскәүдә татар сыйныфлары, соңрак татар мәктәбе ачу булсынмы, фестивальләр оештырып, талантлы татар балаларын барлау булсынмы, дәреслекләр язу, иҗат эшчәнлеге булсынмы, кая гына барма, татар дөньясында кайнадым. Шулай да ни хикмәт язган әсәрләрем, алардагы геройлар авыл белән бәйле. Мәскәү тормышы турында «Ак әрем чәчәге» дип аталган бер генә пьесам бар. Ул «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кертелсә дә, куярга алынучылар булмады.

Менә шулай иҗатка да кереп киттем. Шул ук вакытта фестивальләр, Мәскәү Сабантуйларын алып барганда, сүз осталыгы серләренә төшенүемнең дә кирәге чыкты. Талантлы балаларны барлау максатыннан 1998 елдан бирле ике елга бер тапкыр «Энҗе бөртекләре» дигән фестиваль үткәреп киләбез. Ул апрель аенда уза, мәшһүр шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлана. Мәктәпләргә йөреп, балаларны эзләп, оештырып җибәргән бәйге бу. Җиңүче сабыйларга бүләк итәргә кибетләрдә бернәрсә таба алмаган вакытлар да булды. Ул чакта вәкаләтле вәкил вазифаларын башкарган Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Фатиха» фонды безгә бик нык ярдәм итте. Беренче гала-концертны зурлап Мәскәү мэриясенең конференцияләр залында үткәрдек. Бу бәйрәм балаларыбызга татар телен, җырларыбызны өйрәнергә шулкадәр зур этәргеч бирде.

Телебезне пропагандалау максатыннан күп кенә җырлар да язылды ул заманнарда. Мин сүзләрен, Наилә Фатыйхова көен иҗат итә идек. «Без – татарлар», «Татар генераллары», «Казаныма», «Без уяндык» кебек җырлар әнә шулай туды.

Башкалада татар сыйныфлары ачып йөргән чакларны хәтерлим. Ул вакытта бер сыйныфта алтмышар бала утыра иде. Анда да сөйләм теле осталыгының зур файдасын күрдем. Сабыйларның күзләрендә балкыган нурдан дәресемне тыңлауларын, аңлап кабул итүләрен белеп, тоеп тора идем. Алар өчен махсус дәреслекләр дә яздым, соңрак, аны киңәйтеп, хрестоматиясен дә эшләдем. Укытканда шуларны кулланырга туры килде. Ул чорда Милли мәктәпләрне фәнни үстерү институтында эшли идем. Дәреслекләрне язганда, фәнни җитәкчем бик күп мәктәпләр өчен дәреслекләр язган кеше, танылган профессор Нариман Хәсәнов булды. Бу дәреслекләр кулдан-кулга күчеп йөрсә дә, аларны чын-чынлап бастырып чыгарырга иганәчеләр таба алмадым. Шушы хрестоматиягә кертелгән хикәяләремне барлап, бүгенге көндә яңадан чыгару хәстәрем бар. Чөнки ата-аналар да эзләп шалтырата, фотога төшереп җибәрүемне сорыйлар. Бу китабымда чын балаларча уйланып язылган хикәяләр, анда минем балачак балалары.

Ун еллап шулай татар сыйныфлары оештырып килдек. Аннан соң, Аллаһка шөкер, бина алып, татар мәктәбен ачуга ирештек. Хәзер Мәскәүдә герой-шагыйребез Муса Җәлил исемендәге гүзәл бер татар мәктәбе эшли. Дөрес, анда башка өлкәләрдән күчеп килүче төрле милләт балалары да белем ала, төп фәннәр рус телендә укытыла, шулай да татар рухы, татар мохите яши, милли җырларыбыз, биюләребез өйрәтелә, туган телдә чаралар еш булып тора. Мәскәүдә хәтта балаларын шушы мәктәптә укытыр өчен махсус башка районнан күчеп килеп фатир алучылар да бар.

Ул замандагы эшләребез турында туктаусыз сөйли алам. Моннан тыш, ничә еллардан соң янәдән Әсәдуллаев йорты халыкка кайтарылды. Ул бер колледж иде. Без аның өчен күпме җитәкчелек юлларын таптадык. Дүрт катлы ул бина Шәмси Әсәдуллаев төзегән милли үзәк булган. Ул хәзер безгә – татарларга хезмәт итә. Шуңа да үз эшчәнлегем белән бик горурланам. Без патриотлар идек, халыкны шушы агымга тарта алдык, милләткә беркайчан да хыянәт итмәдек.

– Сез оештырган «Зыялылар» клубы заманында төрле җирләргә сибелгән милләттәшләребезне Мәскәү татарлары белән тоташтырып торучы бер күпер иде дисәк тә буладыр. Быел, ялгышмасам, аның юбилее да. Клубның оешу тарихын сөйләп китегез әле.

– Мәскәүдә узган милли чараларның берсендә дә катнашмый калганым булмагандыр. Күбрәк оештыручысы да булырга туры килде. Радиода эшләгәндә дә милли проблемаларны яктырттык. Әле «Татар-информ»ның Мәскәүдәге хәбәрчесе дә идем. Башкала татарлары белән бәйле барлык чараларны яктыртып барырга тырыштык. 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган съездда делегат буларак катнаштым. Шунда язучы Гариф Ахуновның улы, тәрҗемәче, эшмәкәр Рәшит Ахунов берничә татар зыялысына Мәскәүдә татарларны җыя торган клуб булдырырга тәкъдим итте. Мин оештыру эшләре белән бер ел йөрдем. Ул вакытта әле бернинди законнар да юк, ДОСААФтан башка иҗтимагый оешмалар да юк, безгә белешмәләр табарга кирәк иде. Академик Роберт Нигъмәтуллин, Тышкы эшләр министрлыгыннан Фәрит Мөхәммәтшин, язучы-юрист Зөфәр Фәтхетдинов, югары мәхкәмәдән Ринат Смаков, язучы, депутат Ринат Мөхәммәдиев, кинорежиссёр Булат Мансуров бергә җыелышып, документларын булдырып, шулай акрынлап оешып киттек. Алар мине клубның директоры итеп сайладылар. Минем урынбасарым, ярдәмчем, Нефть һәм газ институты профессоры Фирдәвес Җәгъфәров иде.

Без анда бик күптөрле чаралар уздырдык. Аларны бернинди рус сүзләрен кертмәскә тырышып алып бара идек. Үзем сценарий язам, үзем оештырам дигәндәй. Бу клубта «Сөембикә», «Казан», «Татарстан», «Казан утлары» журналлары редакцияләре белән, Г.Камал театры, Казан консерваториясе артистлары белән очрашулар узды. Мирсәет Яруллин бер автобус кеше алып килде. Шундый зур чаралар булганда, Ринат Зиннур улы да гел ярдәм итә иде. Ул вакытта бик күп эш алып барылды. Төрле нәрсәләр уйлап табабыз, фильм төшерү дисеңме, йә клубның эшчәнлегенә багышланган буклетлар әзерләү дисеңме. Татарчаны белмәгән кешеләр дә, татар мохитенә тартылып кына калмыйча, иҗтимагый эшчәнлеккә дә кушылдылар. Генерал-полковник Рәсим Акчурин, танылган хирург Ренат Акчурин, генерал Мәхмүт Гәрәевләр дә безнең клубка йөри башлады. Шушы еллар эчендә «Зыялылар» клубы милләттәшләребезне бәйләп торучы иҗтимагый бер оешмага әйләнде.

Быел 30 еллык юбилеебызны билгеләп үттек. Хәзер бик еш очрашмыйбыз инде, чөнки клуб әгъзаларының кайберләре бик олы яшьләрдә. Әлбәттә, яңа килүчеләр, яшьләр дә бар. Әмма бүген Мәскәүдә татар яшьләре өчен шулкадәр күп оешмалар эшли. Һәр уку йорты каршында диярлек яшьләрнең үз җые-
лу урыннары бар. Кайвакыт очрашуларда: ««Зыялылар» клубы ул сезнең өчен нәрсә?»– дип сорыйм. Ул безнең өчен «альма-матер», без барыбыз да шушы клубтан чыктык, диләр.

Иҗтимагый эш бит ул, хезмәт хакы түләнми, теләсә кайсы вакытта өеңнән чыгып китәргә кирәк. Анда күңелең кушканга эшлисең. Шул ук вакытта гаилә, балалар бар, язучы исемен дә аклыйсы. Хәзер уйланам да, ничек өлгердем икән, дип гаҗәпләнеп куям.

– Нәзифә ханым, гаиләгез турында да сөйләшәсе килә? Ирегез, балаларыгыз көн-төн кайтып кермичә, татар милләте өчен янып-көеп йөрүегезгә ничек карадылар?

– Тормыш иптәшем Илгизнең Мостай Кәрим улы булуы да иҗатыма бик зур йогынты ясагандыр. Бу гаиләгә кермәсәм, бәлки язучы булып китмәгән дә булыр идем. Ирем гел язуымны тели, мине иҗат йортларына җибәрә, иҗатым белән гел танышып бара, мактый, үз киңәшләрен бирә иде. Илгиз – үзе дә тәрҗемәче, иҗатның һәм сүзнең кадерен белә торган кеше. Ул газетада милли әдәбиятлар бүлегендә эшләде. Шуңа бездә укучы студентлар да, язу-
чылар да еш була иде. Зөлфәт, Айдар Хәлим, Марсель Галиевләр, хәтта башка республикаларның да язучыларының килүләрен хәтерлим. Газетада берсенең өч куплетлы гына шигыре басылса да, шулкадәр сөенәләр иде.

Гариф Ахуновның бездә кунак булуы бүгенгедәй истә. Ул чакта Гариф ага «Казан утлары»ның баш мөхәррире иде.

– Син бик матур сөйлисең, уйларыңны кәгазьгә төшереп кара әле. Әгәр чынлап та укырлык әйбер яза алсаң, мин аны журналда бастырам, – диде ул миңа. Шулай итеп, парчаларым һәм балалар өчен язылган хикәяләрем «Казан утлары»нда басылып чыкты.

Кызым Айгөл 1971 елгы, улым Нияз 1979 елгы. Алисә исемле оныгым бар. Инде ул да, быел психолог һөнәрен үзләштереп, диплом якларга тиеш. Кызым юридик белем алса, улым әтисе кебек Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлады, шигырьләр яза, рәсемнәр дә ясый. 60 яшьлек юбилеема әтисе белән бергә тәрҗемә итеп, рәсемнәр белән бизәп китабымны чыгардылар. Бу минем өчен бик зур бүләк булды. Беренче балага игътибарым азрак эләккәндер инде, чөнки эшләдем дә, берьюлы университетта да белем алдым. Икенче бала белән күбрәк бергә булырга насыйп булды. Авылга да еш кайттык.

– Нәзифә ханым, авыл дигәннән, Сезнең иҗат юлын сайлавыгызга әти-әниегезнең, изге чишмәләре белән дан тоткан Мамадыш якларының да тәэсире булмый калмагандыр.

– Иҗатымда гел авыл, туган ягым кешеләре дип тикмәгә генә әйтмим. 15 яшемдә авылдан чыгып китсәм дә, туган туфрак гомер буена җитәрлек йогынты салган.

Без гаиләдә алты бала идек, иң олысы мин. Әти-әнием – гади колхозчылар. Әти – хәйран коры холыклы кеше, безне кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстерде. Ә әни бик иҗат җанлы, талантлы, уку тигән булса, профессор дәрәҗәләренә ирешкән булыр иде, мөгаен. Миңа язган хатларын җыеп бардым, әле дә алып укыйм. Бер сандык хат! Алар минем өчен дога кебек. Шуңа да минем бөтен иҗатым әнинеке, әнидән бирелгән дияр идем.

– Каенатагызның – күренекле шагыйрь, драматург Мостай Кәримнең Сезнең тормышка тәэсире зур булгандыр. Мостай ага гаиләдә нинди кеше иде?

– Әткәй турында сөйли башлаганчы бер вакыйганы искә алып үтәсем килә. Минзәләдә чакта Сабир Өметбаев, Мулланур Мос-
тафиннар белән эшләдек. Агитбригадалар белән чыга идек. Бервакыт Мулланур абый Мостай Кәримнең «Айгөл иле» дигән әсәрен куйды. Бу язучыга шул вакытта бик нык игътибар иттем. Ул әсәрне ятлап бетердем диярлек, бер репетицияне дә калдырмадым, елый-елый карый идем.

Ә болай мөнәсәбәтләребез бик әйбәт булды. Ирем Илгиз белән танышканчы ук, мин инде Мостай Кәримне белә идем. Аның кем улы булуы минем өчен алай мөһим дә булмагандыр. Мәскәү кадәр Мәскәүдә татар егете белән танышуыма гына шатланам: Илгиз белән, кая гына барсак та, гел татарча сөйләшеп йөрибез. Бервакыт ул миңа күрсәтергә дип, үзләренең гаилә фотоальбомын алып килде. Фотосурәтләрне карый башлагач, таныш йөз чагылып киткән кебек булды. «Кара әле, синең әтиең Мостай Кәримгә охшаган икән», – дим. Илгиз шунда ук альбомны кулымнан алып куйды, берни аңлатмады. Мин аның кем улы икәнлеген ярты елдан соң гына белдем.

Әткәй белән гел матур мизгелләр генә истә калган. Ул еш кына Мәскәүгә килә иде. Гомер буе депутат булды, сессияләргә, съездларга, иҗади очрашуларга килде. Һәрбер җыеннан куян күчтәнәче шикелле шигырьләрен алып кайта һәм безгә укый. Еш кына кичләрен бер табында җылы итеп сөйләшеп утыра идек. Әмма беркайчан да бездә кунарга калмады, һәрвакыт кунакханәдә тукталды. Ул килсә, безгә бәйрәм була, гел Илгиз белән мине иртәнге ашка ресторанга чакыра. Бервакыт без ун минутка соңга калдык. Әткәй бик нык ачуланды. Шуннан бирле минем беркайчан да, беркая да соңга калганым юк.

Искиткеч кеше иде ул! Әгәр дә берәр нәрсә вәгъдә итсә, беркайчан да онытмый, һәрвакыт үти иде. Мин шуңа күрә кеше белән сөйләшкәндә, гел ышанам. Соңга калмаска өйрәткән кебек, үз сүзеңдә дә торырга өйрәтте ул безне. Шулай ук сүзнең кадерен белергә дә өйрәтте.

Бу гаиләгә килен булып төшкәнемә инде 53 ел. Узган ел тормыш иптәшем Илгиз дә безне калдырып бакыйлыкка күчте... Әтисенең 100 еллыгын бәйрәм итәргә насыйп булмады аңа... Мостай Кәримнең барлык прозасын рус теленә тәрҗемә иткән югары дәрәҗәдәге профессиональ тәрҗемәче иде Илгиз. Әтисенең әсәрләре буенча берничә пьесага инсценировканы да заманында ул әзерләде. Татарчадан тәрҗемә итсенме, башкортчадан тәрҗемә итсенме, русча тәрҗемәдә шул телнең колоритын-тәмен калдыра иде ул. Аны укыганда, татарча укыган, башкортча укыган кебек укыйсың. Милли колоритны калдыра торган тәрҗемәчеләр алар бик сирәк. Шуңа күрә Әмирхан Еники дә үзенең соңгы китабын аңа тәрҗемәгә бирергә теләде, Гомәр Бәширов та сорады. Ләкин Илгиз аларны тәрҗемә итә алмады, рус нәшриятлары җимерелде, татарча тәрҗемәләр бастырылмый башлады, заман үзгәрде. Аларның хатлары әле дә саклана. Әтинең әсәрләрен генә түгел, Гариф Ахуновны да, Наҗар Нәҗми, Рафаил Төхфәтуллин, башка милләтләрдән: кабарда-балкарчадан, казахчадан, чувашчадан тәрҗемәләре дә булды. Әткәйнең әсәрләрен тәрҗемә иткәндә, алар һәр җөмләне бергәләп тикшерәләр. Бер сүз өчен дә озаклап бәхәсләшәләр... Ул шулкадәр сүзнең тәмен белеп язды, тәрҗемәне колакка ятамы диеп, башта укып карый иде.

Бервакыт шулай икәүләп эшләп утыралар. Мин төшке аш әзерлим. Без икенче катта тора идек. Чүп түгәргә дип кенә чыктым да артымнан ишегем шап итеп ябылды. Үзем белән ачкычны да алмаган идем. Ишектә кыңгырауны шалтыратам, шакыйм, аптырагач тибә башладым. Ишетмиләр! Бернәрсәдә гамьнәре юк – бәхәсләшәләр, тәрҗемә тикшерәләр бит! Ишеккә типкән тавышны ишеткәч, әткәй: «Нәзифә ит тапый, бифштекс кыздырырга уйлый, ахры»,– дип әйтә икән... Урамга чыгып, тәрәзә астына басып, тәрәзә пыяласына нәрсәдер атканнан соң гына тегеләрнең игътибарын җәлеп итә алдым. Ниһаять, миңа ишекне ачтылар. Аннан соң бик озак көлештек, әлбәттә!

Әле беркөнне истәлек дәфтәремне карыйм, 1993 елда әткәй белән сөйләшкәннән соң дип язганмын. Бу идеология үзгәргән, олы яшьтәге язучыларга мөнәсәбәтләр кимегән еллар. Ул аны бик авыр кичерде. Аның дөньясы җимерелде. Шунда: «Мин инде, кызым, урмандагы имән кебек гөрселдәп бер авармын да шулай итеп китеп тә барырмын. Вакытында китә дә белергә кирәк», – дигән иде ул. Аны күмгәндә, Татарстаннан бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре килде. Барыбыз да кайттык. Безнең өчен зур югалту булды ул.

– Бүген татар-башкорт мөнәсәбәтләре кискенрәк тора. Бу мәсьәләдә Мостай ага нинди фикердә иде?

– Бу турыда үземнең дә сорау биргәнем булды аңа. «Үзем – татар, рухым– башкорт. Өйдә татарча сөйләшәбез, әти-әниләрем – татарлар, ләкин мин Башкортстанда туып үскән, шул республиканың халык язучысы буларак, бу җир кешесе. Берсен дә аерып карамыйм, ике халык та минем йөрәгемдә», – дия иде ул.

Бүгенге көндә Мостай Кәримнең исемен мәңгеләштерүдә күп эшләр алып барыла. Бу, әлбәттә, язучының гаиләсеннән дә тора. Бу эшләрне күбесенчә аның оныгы Тимербулат Кәримов алып бара. Аңа олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Татарстанда да, Уфада да бик матур һәйкәлләр куелды. Мәскәүдә дә, Казанда да, Уфада да, Алма-Атада да аның исемендәге урамнар бар. Университетта Мостай Кәрим исемендәге конкурс үткәрелә. Аның әсәренә нигезләнеп, «Сестрёнка» дигән фильм төшерелде. Башка әсәрләре буенча да спектакльләр куела тора. Мостай Кәрим исемендәге круиз пароходы барлыкка килде. Башкортстандагы аэропорт аның исемен йөртә.

– Язучы һәм журналист күзлегеннән чыгып әйтегез әле, милләтебез бүген нинди хәлдә? Сезне ниләр борчый?

– Мин үземне гомер буе татар милләтенә хезмәт иттем дип саныйм һәм шуның белән бәхетле дә. Әмма милләтебез бүген аяныч хәлдә. Мин үзем пессимист түгел. Шул ук вакытта халыкны үстерү буенча дәүләт тарафыннан күп эш алып барыла кебек. Ләкин әгәр дә мәктәпләрдән, гаиләдән туган тел китә икән, әгәр дә мәктәпләрдә атнасына бер мәртәбә укылса укыла, укылмаса укылмый торган гына дәресләр була икән, әгәр дә балалар бөтен фәннәрне рус телендә укыйлар икән, мин Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ын искә төшерәм, киләчәк өчен борчылам. Әйе, өйдә татарча сөйләшегез дип әйтергә яратабыз. Әмма безгә бит андый гына татар теле кирәкми. Безгә бит татар үзенең тарихын яза ала торган, татар язучылары язган әсәрләрне укый алырлык, Фәннәр академиясендә фәнни хезмәтләр чыгара ала торган, безнең академия бүтән төрле академияләр белән беррәттән тора алырлык татар теле кирәк. Аш-су бүлмәсендә яртылаш, ватып-җимереп татарча сөйләшү ул бернәрсә. Ләкин бит әле ул чын әдәби татар теле түгел. Хәзер мин кайбер яшь язучыларның әсәрләрен укый да алмыйм. Әмирхан агалар аларны укып гаҗәпләнер иде. Лексикасы берничә генә сүздән торган әйберләрдән әсәрләр килеп чыга. Әлбәттә, талантлы яшьләребез дә бар. Әмма шул талантларны аңларлык, укырлык яшьләр дә булсын иде.

Мин сигезьеллык Урта Кирмән мәктәбен тәмамладым, бөтен фәннәр татар телендә укытыла иде. Татар теле дә, рус теле дә атнасына алты сәгать кертелде. Училищеда да татарча укыттылар. Хәзер татар авылларында да русча укытуга күчү – акылга сыймаслык әйбер. Болай да кими барган балаларны туган телдән дә аералар. Барысы да милли стандартлардан туган телне чыгарып ташлаудан башланды, чөнки алар мәктәп директорлары карамагына калдырылды. Аннары хәзер университетта татар журналистикасы факультеты да юк. Бу бит инде татар телен бетерүгә тагын бер адым дигән сүз. Шулай итеп бара торгач, инкыйразга җитүебез дә бик мөмкин. Мин үзем оптимист кеше, ләкин боларны уйласам, йөрәгем сыкрый. Шундый олы тарихлы халык бит без. Бер милләттән дә ким түгел. Олы халык, мәгърур халык... Ә алга таба аның тарихын өйрәнерлек, язарлык кешеләр булырмы? Өметсез шайтан гына диләр, бәлки үзгәрешләр килер әле, Аллаһ боерса. Дөньякүләм татар теле булып калсын иде ул.

– Нәзифә ханым, бәхет Сезнеңчә нәрсә ул?

– Бәхет ул – яраткан кешең белән гомер итү, яраткан эшеңне эшләү. Мин үземне бәхетле дип саныйм. Гаиләм дә булды, яраткан эшем дә булды. Хезмәтем аша кешеләрдә татар теленә карата күпмедер дәрәҗәдә мәхәббәт орлыкларын салганмындыр дип уйлыйм. Чөнки шуның өчен тырыштым, эшләдем. Телебезне күтәрүдә үземнең дә өлешем булуы белән горурланам. Шулай булмаса яшәвемнең мәгънәсе дә булмас иде. Яшәвемнең мәгънәсе – туган телемә хезмәт!

Альберт САБИР фотолары һәм
Нәзифә КӘРИМОВА архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ