Логотип Магариф уку
Цитата:

Психолог киңәше: ничек балага кычкырмаска?

Тынгысыз, кешеләр белән эмоцияләр идарә иткән заманда тәҗрибәле психологка «Балага кычкырмыйча түзә алмыйм» дигән борчу-проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күпме икән? Журналыбыз укучыларына кызыклы һәм файдалы булыр дигән максаттан, бу актуаль мәсьәләне ачыклар өчен без «Ясмин» психологик ярдәм күрсәтү һәм иҗат үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Бәшировага мөрәҗәгать иттек.

Ата-аналарда  ачу өстенлек итеп, үз-үзләрен кулга ала алмау сәбәплеме,  алар еш кына  балаларга тавыш күтәрә башлыйлар. Ни өчен ата-ана баласына кычкыра? Кычкыру балага ничек тәэсир итә? Бу сорауларга психолог болай дип җавап бирде:

– Балага кычкыру төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Беренчедән, бу холыксызлык гаиләдән, нәселдән килә. Әгәр дә гаиләдә кычкырыну гадәте бар икән, алар бала белән дә  автомат рәвештә югары тонда сөйләшә, әлбәттә. Чөнки кычкырып сөйләшүдән башка, бүтән төрле аралашуны күз алдына китерә алмый. Күрәсең, шундый тәрбия алганнар. Кеше ул – психикасы белән аерылып торган катлаулы механизм. Аны бармак шыртлатып кына тиз арада үзгәртеп булмый. Белгәнебезчә, бала алты яшькә кадәр формалаша. Ата-ана балага ни сәбәпле кычкыра? Билгеле, гаиләдән күреп үскәнгә генә түгел, аның тормышында ниндидер проблемалары  булырга мөмкин. Әгәр алар үзенең дөрес гамәл кылмаганын, эмоцияләрне җигәргә кирәк икәнлеген аңлап, үз-үзләренә ярдәм итсәләр, кычкырудан котылып була. Көчле кеше өчен һәрвакыт көчсез кеше гаепле: үзебездәге борчуларны, кемнәр көчсезрәк, шуларга чәчәбез бит. 

Балага кычкырудан ничек качып буламы?  Үз фикереңне тавышны күтәрмичә генә дә җиткерергә була шикелле... Наилә Маннуровна фикеренчә, аны аңлар өчен, ата-ана үз-үзенең балалар яки башка кешеләр белән тотышын күзәтергә  тиеш. Кызган халәтеңне нормага китереп, бала курыксын дип түгел, ә аңласын, ишетсен дип сөйләшү – иң яхшысы. Үзеңдә балага каршы агрессия башлана икән, игътибарыңны читкә юнәлтеп торырга  кирәк. Эмоцияләрне чыгару өчен физик эш ярдәм итә:  кер юу, җыештыру, пешерү.  Тынычлангач кына бала белән сөйләшү – конфликтны булдырмауның иң кулай ысулы. Балага кычкыру кебек тискәре сыйфаттан бары аның кимчелек икәнен аңлау, проблеманы тану, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүне гадәткә кертү ярдәмендә генә арынып була.

Әңгәмәнең тулы вариантын, «Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санында укырга мөмкин.


Таңсылу Габидуллина

Фото Наилә Бәширова шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ