Логотип Магариф уку
Цитата:

Радик Абдрахманов: «Туган батыр ул – халкыбыз рухы»

«Кеше туганнан алып гомеренең ахырынача могҗизага ышана. Могҗизасыз һәм тылсымсыз тормышыбыз салкын һәм караңгы булып тоелыр иде. Күргән, ишеткән һәм тойган бар әйбер безнең кечкенә чактагы күзаллауларыбыздан килә. Ә инде балачак хыялларын, яшүсмер чактагы омтылышларны чынга ашыру – тормыш дип аталган бөек әкиятнең дәвамы...»

«Туган батыр» дип аталган заманча әкият китабын ачкач, керештә,  иң беренче, әнә шул сүзләрне укыдым да уйга калдым һәм шушы юлларның авторы, күп кенә проектларга нигез салучы кеше Радик Мөхәрләм улы Абдрахмановның үзе белән барып күрешергә кирәк  дигән теләкне күңелемә киртләп куйдым. Ниһаять, җитте ул көн. Бу очрашуда могҗиза һәм кешелек кыйммәтләрен чагылдыручы әлеге китап турында гына түгел, әле тагын бик күп башка проектлар һәм башлангычлар хакында да сөйләшергә туры килде. Шушы көннәрдә максатчан җитәкче үз тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен XXVI Петербург халыкара икътисад форумында да катнашып кайтты. Алдынгы карашлы шәхеснең фикерләре журнал укучыларыбыз өчен кызыклы булыр.
 
КҮҢЕЛДӘГЕ ТӘСБИХ
– Радик әфәнде, Сез бит, Тукай сүзләрен үзгәртебрәк әйтсәк, коеп куйган иҗатчы түгел, һәр казанлыга таныш «Туган авылым» ресторан комплексының директоры. Бу ике бер-берсеннән ерак торган  эшчәнлекне бергә алып бару өчен нинди мохиттә үсәргә, нинди тәрбия алырга кирәк?
– Мин гап-гади гаиләдә туып үстем. Әтием зур йөк машинасында ерак юлларга йөреп эшли иде. Кайчакта мине дә үзе белән алгалады. Җәен ашлык өлгергәндә, төрле районнарга уңыш җыярга да бергәләп чыктык. Әни югары белемле икътисадчы, гомере буе зур оешмаларда эшләде. Әнием ягыннан әбием – Азнакай районыннан, әтиемнең әнисе – Лаеш районыннан. Әти-әни даими эштә булгандыр инде, күбрәк әбием тәрбиясендә үстем. Аңа гына бәйле җылы хатирәләрем бар. Татар теленә дә нәкъ менә әбиемнән өйрәндем һәм әлегә кадәр бу моңлы, бай телне өйрәнүемне дәвам итәм. Үземнең ярдәмчеләрем белән гел ана телендә сөйләшергә тырышам, хәтта аерым укытучым да бар.

Әбием мине догалар укырга, тәсбих тартырга өйрәтте. Хөрмә төшләреннән эшләнгән тәсбихен тотып утыруы әле дә күз алдымда. Бакый дөньяга күчкәндә, бары мине генә таныды һәм үзенең инде буыннан-буынга күчеп килгән тәсбихен миңа тапшырып калдырды. Хәзер ул минем өчен бер талисман кебек. Күңелемдә йөрткән шушы мөһим әйберләрне мин, «Туган батыр» әкияте иҗат ителгәндә, детальләр буларак кертеп җибәрдем. Тәсбих образы, могҗизалы бер көч булып, аның буеннан-буена сузылып бара.
Мәктәптә укыганда ук, көрәш белән шөгыльләнә башлаган идем. Гомумән, спортны бик яратам. Укыганда, турникта тартылу буенча миңа тиңнәр юк иде. Мәктәптәге Мактау тактасында әле дә фотографиям эленеп тора. Көрәш буенча да төрле ярышларда йөрергә туры килде, һәм мине, күреп алып, Чебоксар шәһәренең В.М. Краснов исемендәге олимпия резервы училищесына чакырдылар. Шулай итеп, 5 нче сыйныфта укыганда, Чебоксарга китеп бардым. Училищены тәмамлап, спорт мастеры исеме белән Казанга кире кайттым. Шул яшьтән үк мөстәкыйль тормышка күчтем, дияргә була. Шулай итеп, көрәш минем алдагы тормышыма нигез салды.
– Шәһәр үзәгенә милли ямь өстәп, килгән кунакларны, туристларны үзенә тартып торучы «Туган авылым» ресторан комплексын җитәкләргә алынганда күңелдә туган хыяллар ни рәвешле тормышка ашырыла?
– Кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнгәнлектән, эшмәкәрлеккә дә бик иртә кереп киттем. Инде 17–18 яшьтә үк дуслар белән үзебезнең сату ноктасын булдырган идек. Шуннан соң төрле проектларны бергә башкарып чыгарга туры килде. «Туган авылым» комплексын без күчемсез милек буларак кына сатып алдык. Бу урынны шулкадәр яратырмын, җаным-тәнем белән бирелеп эшләрмен дип уйламаган да идем. Ул безгә ташландык хәлдә эләкте. Биредәге барлык коммуникацияләрне тергезергә кирәк булды. Өр-яңадан үзебезнең команданы җыйдык, комплексны тулыландырдык, баеттык һәм бу эшебезне дәвам итәбез. Бирегә килеп кергән һәр кеше үзен туган авылындагы кебек хис итсен, күңеленә рәхәтлек алып китсен өчен, бөтен тырышлыкны куябыз.
Биредә теләсә кем эшләми, безнең мәдәниятебезне күтәрү, гореф-гадәтләребезне, кыйммәтләребезне саклап калып, тагын да үстерә алучы кешеләр, һөнәр ияләре белән генә хезмәттәшлек итәбез. Арендага алучыларны да бары тик шушы фәлсәфәдән чыгып кына кертәбез.

Эшебезгә үзенчәлек өстәү өчен төрле кызыклы чаралар үткәреп торабыз: иң зур тутырма, талкыш кәләвә, чәкчәк, өчпочмак пешерү буенча яңа рекордлар куйдык. Максатым – дөньядагы иң яхшы ресторан комплексы булдыру. Төрле илләргә еш чыгам. Мондый җир беркайда да юк. Биредә шаулап торган шәһәр үзәгеннән чын авыл мохитенә килеп эләгәсең.
Киләчәктә иң беренче эш итеп, никах үзәген яңартасы килә. Шулай ук яңа банкет заллары эшләргә, ресторанны исә тагын да зурайтырга, яңартырга ниятебез бар. Татар ашларын заманчалаштырып, тагын да камилләштереп тәкъдим итәсе килә. Барысы да яратып өлгергән мич коймагы пешерү урынын киңәйтергә уйлыйбыз. Моннан тыш, «Матурлык» дип аталган анимацион шоу ясау уе да бар. Мәскәүдәге кебек, төрле көзгеләр ярдәмендә интерактив форматтагы җитди проект әзерли башладык.
Бүгенге көндә Казанга килүчеләр күп, кунар урыннар җитеп тә бетми. Шуңа да гаилә һәм балалар белән туктарга уңайлы сыйфатлы кунакханә булдыру комачауламас иде. Милли эшләнмәләр ясаучы һөнәрчеләребез, кул осталары үзләренең эшләрен тәкъдим итә алсын өчен, ярминкә мәйданчыгы, матур гына фотозона булдырасы килә. Шәһәребезгә килүчеләр милли ашларыбызны татып карап, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез белән танышып, сокланып китәрлек булсын иде дип тырышабыз. Шушы максатыбызга берникадәр ирешеп тә киләбез инде. Бер килгән кеше безне ошатып яңадан кире әйләнеп кайта, бик матур бәяләмәләр калдыралар, рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
– Гадәттә, татар ашлары дигәндә, күз алдына өчпочмак һәм бәлешләребез килеп баса. Ә бит милли ризыкларыбыз моның белән генә чикләнми. Шушы еллар эчендә ресторандагы ризыкның төрләре үзгәрдеме?

– Әлбәттә, үзгәрешләр булып тора. Үзем дә, аш-су осталарым да гел карап, дөньяда булган модалы тенденцияләрне өйрәнеп, яңалыкларны күзәтеп барабыз. Миңа берәр ризык ошаса, пешекчеләрем барып карый, сораша, белешеп кайта. Хәзерге вакытта Бауман урамындагы «Өрек» рестораны белән хезмәттәшлек итә башладык. Аларны татар аш-суларын пешерергә өйрәтәбез. Менюларының беренче битендә «Туган авылым»нан татар халкының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Үз чиратымда мин алардан яңа рецептлар алдым. Моннан тыш, Башкортстанның рестораторлар берлеге җитәкчесе «Энҗе бөртеге» дип аталган десертын алып килгән иде. Ул безнең милли ризыгыбыз – корттан ясалган. Мин аның рецептын алу өчен бер ел тырыштым. Күптән түгел генә алар бирегә килеп, аш осталарын әлеге «Энҗе бөртеге»н ясарга өйрәттеләр. Шулай ук ат итеннән төрле яңа ашлар уйлап чыгарабыз. Татар халкында андый ризыклар күп һәм төрле булган.
Аш-суларны матур итеп тәкъдим итү дә мөһим эш. Мәсәлән, милли бизәкләр төшерелгән савыт-сабаларны да хәзерге заманга туры китереп үзебез ясыйбыз. Гадәттә, безнең халык татар ресторанына йөрергә бик атлыгып тормый. Алар күбесенчә япон, итальян, грузин кухнясын сайлый. Мин бу күренешне үзгәртергә телим. Яше дә, карты да бирегә килеп, үзебезнең милли мохиткә чумып, рәхәтләнеп ял итәргә, заманча ризыкларны татып карарга мөмкин икәнен аңласын иде.
– Сездәге ризыклар хәләл стандартларга туры китереп әзерләнәме?
– Әйе, бездә барлык аш-сулар да хәләл. Бары кайбер чараларда гына спиртлы эчемлекләр кулланырга мөмкин. Мин үзем аларны кулланмыйм, шуңа күрә киләчәктә бөтенләй алардан баш тарту уе да бар.
 
ХАТЫН-КЫЗЛАР – ЙОМШАК КӨЧ
– Дин тотучы мөселман буларак, Сезнең төрле хәйрия проектларында катнашуыгызны беләбез. Мәсәлән, берничә ел дәвамында үткәрелеп килә торган республика ифтарлары, хатын-кызлар өчен Fashiоn ифтар, моннан тыш, үзенчәлекле сабыйлар өчен «Балачак фестивале» һәм башкалар... Алар турында тулырак сөйләп үтегез әле.

– Инде берничә ел рәттән үткәрелеп килә торган республика ифтары – иң төп проектларыбызның берсе. Ул елдан-ел үсә, киңәя бара. Быелгы ифтарны 11 мең кешегә эшләдек. Без аны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  һәм «Ак Барс Арена» АҖ генераль директоры Радик Миңнеәхмәтов белән үткәрәбез. Туклану өчен мин җавап бирәм, өстәлләрне минем команда әзерли. Бу – барча мөселман халкын берләштерә торган бик матур чара. Биредә рес-
публика Рәисе дә, шәһәр мэры да, хөкүмәт вәкилләре, дин эшлеклеләре дә, халык белән бер өстәл янына утырып, бер үк ризыкларны авыз итә. Аның бөтен мәгънәсе дә шунда.
Хатын-кызлар өчен оештырылган Fashiоn ифтарны уникаль чара дияр идем. Мөселман модасы тәкъдим ителә торган, мондый изге һәм тәэсирле бәйрәм әле дөньяның бер генә почмагында да юк. Әлеге бәйрәмне кызларыбыз көтеп ала, алдан ук әзерлек чараларын күрәләр. Быел дресс-код буенча ифтарга ак киемнәрдән килергә тиешләр иде. Бөтен кибетләрдә ак күлмәкләр сатылып бетте диярлек. Килергә теләүчеләр бик күп булды. 15 минутта меңләп кешегә билетлар таралып бетте. Моннан тыш, тагын 300 урын табарга туры килде.
Хатын-кызларны йомшак көч дияргә мөмкин. Дөньяда күп кенә мәсьәләләр хатын-кызлар аша хәл ителә дә инде. Алар ир-атларга нык тәэсир итәргә сәләтле. Шуңа гүзәл затлар аша дөнья күләмендәге глобаль мәсьәләләрне уңай чишәргә мөмкин. Бирегә мөфтиләрнең, төрле илләр консулларының, хөкүмәт вәкилләренең тормыш иптәшләре килә. Киләсе елга бу чарага Төркия президентының хатыны Әмине Эрдоган, Сингапур президенты Халима Якобны һәм шундый югары даирәләрдәге башка хатын-кызларны чакыру хыялы бар.
 
БҮЛӘККӘ – ТУГАН БАТЫР БИШТӘРЕ

«Балачак» фестивале исә аерым бер юнәлеш булып тора. Без аны инде өченче елын үткәрәбез. Быел бөтен Россиядән якынча 1300 ләп гариза килгән иде. Биредә сәламәтлекләре чикле балалар да, сәламәт балалар да катнаша. Жюрида эшләргә Дина Мигдал, Алиса Кожикина, Радик Яруллин кебек илкүләм танылган йолдызларны чакырабыз. Иң башта онлайн сайлап алу туры үтә. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән сайланган 600 бала Казанга килде. Алар өчен экскурсияләр, мастер-класслар үткәрдек. Биредә тагын бер сайлап алу туры үткән балалар Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта узган гала-финалда үз талантларын күрсәтте. Быелгы шоуда балалар һәрберсе үз телләрендә чыгыш ясады. Әлеге фестивальне үткәрүдә булышлык күрсәткәне өчен Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Җиңүче балаларга бик матур бүләкләр әзерләдек. Хәзер төрле номинацияләрдә җиңүчеләрнең клипларын төшерәбез.
Көрәш буенча да даими рәвештә балалар өчен фестивальләр, турнирлар үткәрәбез. Аларга спортның ирекле көрәш, классик көрәш һәм грэпплинг төрләре керә. Быел безнең бер укучыбыз Россия буенча ике тапкыр чемпион исемен алды һәм дөнья күләмендәге призёрлар исемлегенә керде.
Быелгы фестивальдә бөтен Россиядән 600 ләп бала катнашты. Җиңүчегә төп бүләк плейстейшен иде. Калган җиңүчеләргә дә шәп бүләкләр – Туган батыр медальләре, китаплар, сувенирлар, бүләкләр тутырылган Туган батыр биштәрләре әзерләдек. Балалар да, тренерлары да бик шат булдылар, күп рәхмәтләрен җиткерделәр.
Мондый фестивальдә катнашу өчен бары көрәш түгәрәкләренә, төрле ярышларга йөрү кирәк. Әти-әниләргә балаларын көрәш белән шөгыльләнергә китерергә киңәш итәр идем. Чөнки бу спорт төре тормышта да күп нәрсәгә өйрәтә. Ул шәхес формалашуга да, максатларга ирешүгә дә йогынты ясый, үзеңне, якыннарыңны һәм туган илеңне якларга өйрәтә. Балалар биредә үзләренә яңа дуслар таба, тагын да үсә, камилләшә.
«ТУГАН БАТЫР» НИЧЕК ТУДЫ?

– Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, сүзебез акрынлап «Туган батыр»га килеп тоташа. Аңлавымча, бу проект Сезнең өчен бик кадерле һәм тормышыгызда аерым бер җитди урын алып тора. Инде бренд буларак танылып килгән «Туган батыр» проектын гамәлгә ашыру уе ничек башыгызга килде?
– Балалар белән эшләп, турнирлар үткәрә торгач, яшьләр охшарга теләгән милли каһарманнарыбыз юклыгы аңлашылды. Мөфти Камил хәзрәт белән турнирларда йөргәндә ничектер үзеннән-үзе шул турыда сөйләшеп киттек, һәм Туган батыр образын тудыру уе башка килде. Милли китапханәдә балалар өчен иҗат ителгән әкиятләрне табып анализладык. Яхшы сыйфатлы әсәрләр инде искергән, заманча кызыклы хикәятләр бөтенләй юк диярлек. Мин, шунда яңа әкият язарга кирәк дигән фикергә тукталып, республикадагы язучыларның исемлеген алдым. Иң яхшы 20 язучы арасында беренче булып Зөлфәт Хәким торуы күренде. Ул чакта мин аның белән бөтенләй таныш түгел идем әле. Авырып китүен белсәм дә, янына бардым, күрештек, сөйләштек. Ул бу эш белән танышуга ук кызыксынып китте. Зөлфәт абый – татар халкы өчен җанын бирергә әзер әдипләребезнең берсе. Аннары ул татарча да, русча да яза ала. Мин инде бүтән иҗатчы эзләп тә тормадым. Зөлфәт абый исә эшкә тотынды һәм әкиятне тиз арада ике телдә язып та тапшырды. Камил хәзрәт аша бу әкиятне гарәп теленә, соңрак инглиз теленә тәрҗемә иттердек.
Әлеге проект әнә шулай башланып китте һәм шулкадәр тиз, күләмле рәвештә төрле юнәлешләрдә үсә, тарала башлады. Тормышымда минем уйларымнан да алдарак талантлы яңа кешеләр пәйда була башлады. Хәзер инде бу проект өстендә тулы бер команда эшли.
Беренче китапны KazanForumда тәкъдим итеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иттек. «Туган батыр» кубогына турнирлар да үткәрә башлагач, безнең бренд ныгый башлады. Мисалга «Алга» компаниясе Туган батыр бейсболкаларын тегә, шул исемдәге лимонад, минераль сулар барлыкка килде.
Бүгенге көндә эшебездәге төп юнәлешләрнең берсе – мультипликация. Аның буенча илебезнең иң яхшы аниматорларына мөрәҗәгать иттек. Алар – «Три богатыря», «Фиксики» мультфильмнарын ясаган кешеләр. Бу команда да әлеге эшкә бик илһамланып тотынды. Беренче тизерны ясадык инде. Сценарий да әзер. «Туган батыр» мультфильмы серияләп эшләнә. Инде 2024 елга беренче серияләрне тәкъдим итә алырбыз дип уйлыйм. Соңрак тулы метражлысын ясарга ниятлибез.
Быел икенче китапны да язып тәмамладык. Зөлфәт абый аны бер ел тирәсе язды. Беренчесе бик тиз генә язылса, икенчесенә инде тагын да җитдирәк карап, озаклап эшләдек. Кайсыдыр вакытларда үземнең киңәшләремне дә бирергә туры килде. Көнбатыш илләрендә эшләнгән әкият каһарманнары супер көчкә ия. Базарны өйрәнгәч, безнең балаларның да 86 проценты Көнбатыш илләрендә чыгарылган контентны сайлаганын аңладык. Алар «Человек паук», «Микки Маус», «Бэтмен» кебек образларга мөкиббән китә. Ә безнең каһарманнарны белми, шуңа Көнбатыш илләре фәлсәфәсен сеңдерә, шул идеологиягә төшенеп үсә. Миндә моны үзгәртәсе килү теләге уянды. Туган батыр ул бөтенесе өчен дә якын булачак. Ул дөнья буйлап та сәяхәт итәчәк, планетаның төрле почмакларында булачак, төрле илләрдә үзенә дуслар табачак һәм явызлыкны җиңәчәк. Шуңа да ул барысы өчен дә туган кебек булыр дип өметләнәм.
Без аны бар халыкка да аңлаешлы булырлык итеп эшлибез. Бу әсәрнең нигезенә олыларга хөрмәт, туган ягыңа, ватаныңа мәхәббәт, гаиләңне ярату, мәрхәмәтлелек, сабырлык, Аллаһы Тәгаләгә ышану, серләрне саклый белү, юмартлык фәлсәфәсе салынган.
Әлеге проект буенча бик күп онлайн киңәшмәләр, җыелышлар үткәрдек. Анда Камил хәзрәт үзе дә катнашты. Туган батырның логотибын нәкъ менә ул үзе тәкъдим итте. Аның элгәресен безнең борынгы батырларда тапканнар. Ул сигезпочмаклы йолдыз һәм җәя белән уктан гыйбарәт. Логотипка тирән фәлсәфә салынган. Алар Туган батырның сыйфатларын гәүдәләндерә. Без китапларны әлеге сыйфатларны һәр баланың күңеленә җиткерерлек итеп эшләргә тырыштык.
 
КАҺАРМАНДА – БАБАЛАРЫБЫЗ РУХЫ
Туган батыр образын ясау өчен үткәргән конкурс турында да әйтеп узасым килә. Моның өчен без бөтен дөньядан төрле балаларның фотоларын җыйдык. Безгә Австралия, Япония, Кытайдан, Европадан фотолар җибәрүчеләр булды. Бу эштә федераль матбугат чаралары, Татмедиа журналистлары, блогерларыбыз, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итте. Конкурста ярты миллион тирәсе кеше катнашты. Без нейросеть һәм ясалма интеллект ярдәмендә Туган батыр образын ясадык. Шуңа да әлеге каһарманга бабаларыбызның рухы салынган дияргә мөмкин.
Моннан тыш, китапның тышлыгын да җанландырдык. Аның өчен телефоныңа аерым кушымтаны гына күчереп алырга кирәк. Әлеге кушымтаны тышлыкка куйсаң, ул җанлана, китаптагы персонажлар йөри һәм сөйли башлый.
Геройга тылсым ярдәмендә супер көч тә өстәдек. Әгәр ул ук белән атканда үзенең хаклыгын сизсә, кулындагы йөзеге җылына башлый һәм батыр, ялгышмыйча, дошманына туры тидерә. Хаксыз булганда, йөзек салкыная. Бу инде – каһарманның көче үз эчендә, уйларында яшеренгән дигән сүз. Әсәрдә менә шундый тирәнтен фәлсәфә ята. Бу инде – олыларга да, кечкенәләргә дә укыр өчен кызык, уйланырга этәрә торган әсәр.
Шулай ук Галим бабайның тәсбихе дә могҗизалы көчкә ия. Ул әкиятнең буеннан-буена тылсымлы җеп кебек сузылып бара.
Без бөтен проектларыбызны яшь буынга кызыклы итеп эшләргә тырышабыз. Бик талантлы рәссамыбыз бар, ул китапка иллюстрацияләрне ел дәвамында кулдан ясап чыкты. Алар заманча һәм яшьләрне кызыксындыра торган итеп эшләнде. Шулай ук заманча милли бизәнү әйберләре ясаучы кызыбызның эшләре дә, мәсәлән, алкалар, чулпылар һ.б.ны әкияткә дә керттек. Хәзер кыйммәтле ташлардан тәсбих эшләргә уйлыйбыз. Китап белән бергә тәсбих тә биреләчәк. Бу бит инде үзе бер зур мәгънәгә ия.
Проект шулай акрынлап халыкка тарала, җәелә бара. Хәзер без аның буенча балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен аерым программа эшлибез. Аларга шушы китап нигезендә театральләштерелгән шоу күрсәтә башлаячакбыз. Күршедә генә урнашкан Кариев театры да шушы әкият буенча спектакль куярга теләк белдерде.
Шулай ук «Туган авылым»да милли шоу әзерлибез. Хәзерге вакытта биредә «Туган батыр» квесты бара. Безнең әкият буенча эшләнгән бу шоуны тагын да зуррак итеп циркта күрсәтү уе бар.
«Туган батыр» проекты кысаларында милләт данын үстерүгә үз өлешләрен керткән татарлар турында «Мой народ – татары. Код успеха» дигән фильм төшердек. Анда самолётны кукуруз кырына утыртып, күпме кешенең гомерен сак-
лап калган Дамир Йосыпов турында да, йөкле хатынның эчендәге шешне алган, танылган нейрохирург Альберт Суфианов турында да, 75 яшенә кадәр балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыткан 100 яшьлек үз әбием турында да сөйләнә. Киләчәктә бу эшне Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә дәвам итеп, зур эшләр башкарган лаеклы татарларны илгә күбрәк күрсәтә, таныта алырбыз дип өметләнәм.
Быел «Туган батыр»ның өченче китабын язарга тотындык. Без аны 5 телдә чыгарырга ниятлибез. Биредә безнең батыр Төркиягә сәяхәт итәчәк, андагы халык авыз иҗаты белән танышачак, төрек әкиятләре каһарманнары белән очрашачак. Шулай итеп, әлеге әкият аша халыкларны таныштыру, берләштерү мөмкинлеге туа.
Проектыбызны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан да бик яратып кабул итте. Бергә хезмәттәшлек иткән төрек компаниясе китапны төрек теленә тәрҗемә итү чыгымнарын үз өстенә алды. Өченче китапны консул ярдәме белән Төркиядә тәкъдим итәргә ниятлибез.
Хәзер балалар барысын да белеп, күреп үсә. Алар өчен нидер ясаганда, бик сыйфатлы итеп һәм җиренә җиткереп, уйлап эшләргә кирәк. Мин үзем гел яшьләрнең фикерен тыңлыйм, аларга нәрсә ошый, нәрсә ошамый – шуны белергә тырышам. Кайчакта аларның идеяләрен дә чынга ашырабыз. Мәсәлән, «Гөлчәчәктән чәкчәк»не («Чак-чак от Гульчачак») Бала-Ситида үткәргән конкурста балалар уйлап тапты, һәм без аны тиз генә гамәлгә дә керттек.
Әле күптән түгел генә «Алдынгылар хәрәкәте» буенча Тимур Сөләйманов белән очраштык. Алар белән балалар өчен танып белү әсбабы әзерләячәкбез. Балалар кечкенәдән гореф-гадәтләребезне белеп, милли кыйммәтләрне аңлап, күңелләренә сеңдереп үссеннәр өчен хәзердән үк тырышырга кирәк.
 
ИҢ МӨҺИМЕ – ЫШАНУ
– Радик әфәнде, шулкадәр күп һәм масштаблы проектларыгызның һәрберсен гамәлгә ашырырга насыйп булсын. Белүемчә, Сез үзегез дә ике бала әтисе, күп идеяләр вакытыгызны алар белән бергә үткәргәндә туа торгандыр. Сезнеңчә, бүгенге «Интернет балалары»н тәрбияләүдә иң мөһиме нәрсә?
– Иң беренче чиратта, балалар ата-ананың яратуын тоеп үсәргә тиеш дип саныйм. Мин үзем балаларымның күңеленә иман нуры сеңдерү өчен барын да эшләргә тырышам. Догалар өйрәтәм, өйдә чакта бергәләп намаз укыйбыз. «Туган батыр» әкиятенең нигезенә салынган сыйфатлар – мәрхәмәтлелек, юмартлык, олыларга хөрмәт, Аллаһы Тәгаләгә, ата-анага, ватанга мәхәббәт кебек кыйммәтләрне бала күңеленә кечкенәдән салу кирәк.
Үз улым да көрәш белән шөгыльләнә. Әти кеше улын, иң беренче, физик яктан көчле булырга өйрәтергә, үзен һәм илен, гаиләсен, якыннарын яклый белердәй нык холыклы итеп үстерергә тиеш дип саныйм.
Шулай ук балаларның әйләнә-тирәсен, кемнәр белән аралашуын белеп тору да бик мөһим. Мин шул яктан аларга гел күз-колак булырга тырышам. Дусларының гаиләләре белән бергәләп ял итәбез.
Баланың һәркайсына аерым якын килү кирәк. Иң мөһиме: алар әти-әниләренә ышансын. Минекеләр үз серләре белән бүлешәләр, әлбәттә, мин аларны беркемгә чишмәячәкмен. Шуңа да аларның ни уйлаганнарын, нәрсә өчен борчылганнарын, шәхси тормышларын белеп торам. Яшьләргә ошаган әйбер безгә ошап та бетмәскә мөмкин. Әмма әгәр син бала белән бер дулкында булсаң, аны дөрес һәм кирәкле якка җайлап кына юнәлдерә алачаксың.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фотолар Радик АБДРАХМАНОВның шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ