Логотип Магариф уку
Цитата:

Ришат Төхвәтуллин: «Халыкның рухи зәвыгын тәрбияләү - һәр сәнгать кешесенең бурычы»

Сәхнәдә «Аккошлар мәхәббәте» җыры яңгырый... «Сез дә минем кебек җырның көченә ышанасызмы икән?..» – дип башлап җибәрде аны Ришат Төхвәтуллин һәм тамашачыны янәдән әсир итеп үзенең моң дәрьясына алып...

Сәхнәдә «Аккошлар мәхәббәте» җыры яңгырый... «Сез дә минем кебек җырның көченә ышанасызмы икән?..» – дип башлап җибәрде аны Ришат Төхвәтуллин һәм тамашачыны янәдән әсир итеп үзенең моң дәрьясына алып кереп китте. Бу сүзләрнең серенә барысы да төшендеме икән, юкмы, әмма концерт алдыннан Ришат үзе аны болайрак бәян иткән иде. «Бу җырны мин Зифа Нагаевадан махсус сорап яздырттым. Сәхнәгә чыгам да ялгыз аккош турында җырлыйм, бәлки, шундый җырлар башкарганга күрә, мин һаман ялгызым йөримендер, дим. Ул аны ике-өч көн эчендә язып бирде...»
Ышанмый да мөмкин түгел, барысы да күз алдында. Аллаһка шөкер, бүген алар Алиясе белән кулга-кул тотышып, сәхнәне генә колачлап калмыйча, дөнья көтәргә дә алындылар.

ЮРАГАНЫМ ЮШ КИЛДЕ
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, бүген күпләрнең яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллинның үзе белән әңгәмәгә керешкәнче, бер вакыйганы искә төшереп үтим әле. Берничә ел элек эштән соң ашыгып һәм бераз соңга калып кына Ришатның Пирамидада уза торган концертына килеп кердем. Билгеле, андый чакта чакыру билетында язылган урынны эзләп йөреп булмый, кайда күз төште, шунда барып утырырга туры килә. Ә аның концертларында, гадәттә, алма төшәрлек тә урын юк. Әле ярый якында гына кызлар белән утырган бер ханым, бераз күчеп, миңа үз урынын тәкъдим итте. Бу сөйкемле апа белән гәпләшә-гәпләшә, концерт каравымны дәвам итәм. Инде тамаша башланып хәйран вакыт үткәч, Ришат сәхнәдән әнисе Розалия ханымның җырын тәкъдим итеп, аның үзенә дә җылы сүзләрен җиткерә башлады. Шулчак нәкъ безнең турыга ут яктысы килеп төшмәсенме. Баксаң, янымда утырган сөйкемле ханым Розалия ханым үзе икән! Ришат Төхвәтуллин белән берничә тапкыр әңгәмә корганым булса да, ул чакта аның әнисе белән таныш түгел идем шул әле...
Русларда, һәрбер уңышлы ир-ат артында хатын-кыз тора, дигән әйтем бар. Башта ул аны дөньяга тудырган, юл күрсәткән әнисе, соңрак тормышында юлдашы – хатыны дияргә була торгандыр. Шуңа да язмамны Ришатның әнисе Розалия ханым Төхвәтуллинаның фикерләре белән башлыйсым килә. Балаң шундый зур уңышларга ирешсен һәм иң мөһиме тәрбияле һәм иманлы чын кеше булып җитешсен өчен нинди әни булырга?..
– Ришат гаиләдә икенче бала булып дөньяга килде. Бик тыныч иде, мин аны бәләкәй чагында ял итеп кенә үстердем дияргә дә була. Олы улым Ренатка ике яшь тулганда, әтиләре, трактор тәгәрмәченнән егылып төшеп, аягын сындырды. Яшь чак булгангадырмы, мин тәмам куркуга төштем. Ирем белән бер-бер хәл булыр да балам берүзе генә калыр кебек тоелды. Шуңа Ренатка иптәш алып кайтырга булдым. Бу уемны иремә дә әйттем. Язның тәүге кояшлы көннәренең берсендә дөньяга килде ул. Бала тудыру йортына әтисе кып-кызыл канәфер чәчәкләре күтәреп килгән иде. Ышанасызмы, шул чәчәкләр ай буена шиңмичә, яңа өзгәндәге кебек, балкып тордылар. Аларга карап, Ришатыма да мин шушы чәчәкләрдәй матур тормыш юрадым. Аллаһка шөкер, юраганым юш килде. Һәр концерты саен тамашачысы аны чәчәкләргә күмә. Бик игелекле, ата-ана, туган җанлы бала булып үсте. Безгә генә түгел, абыйсының, сеңлесенең дә иң олы терәк-таянычы ул хәзер. Улыбызның киләчәк тормышы да шушы чәчәкләрдәй матур булсын иде димен, – дип, җылы хатирәләре белән уртаклашты Розалия ханым.
Ришатның әти-әнисенә, туганнарына гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә ихтирамы, тәрбиялелеге күренеп тора. «Сез нинди әни булдыгыз?» – дип сорашам.
– Дөресен генә әйткәндә, алай ниндидер аерым тәрбия күрсәттек дип әйтә алмыйм. Алар үскәндә, төрле чаклар булды, әтиләре көне-төне эштә. Миңа усалрак та булырга туры килгәндер. Хәзер үзләре, күз карашыннан да куркып тора идек, дип сөйлиләр. Әби-бабайлар белән яшәү, өлкәннәрне, дус-туганнарны хөрмәт итәргә дә өйрәткәндер. Без беркайчан да тегеләй булыгыз, болай булыгыз дип балаларга акыл өйрәтеп утырмадык. Бары тик эш белән генә тәрбияләргә тырыштык. Әле дә исемдә, улларыбыз, мәктәптән кайтып тамак ялгап алуга ук, абзарга маллар янына кереп китәләр, андагы эшне бетергәч, мәктәптәге түгәрәкләренә баралар иде. Бала гаиләдәгене күреп үсә, без дә шәхси үрнәк белән тәрбияләргә тырыштык.
Ә таланты кечкенә чактан ук күренә иде, гел шул музыка уен кораллары – гармун, баян тирәсендә бөтерелде. Ирем гомер буе колхозда хезмәт куйды, мин – клубта. Анда бөтен гаилә белән эшләдек дисәң дә була. Иптәшем Айрат– тавыш операторы, олы улым Ренат – алып баручы, Ришат синтезаторда уйный, кечкенәбез Айгөл бии, ә мин җырлый идем. Ул елларда никтер Ришат үзе генә җырламады, бары тик күмәк чыгышларда гына катнашты.
Улыбызның җыр-моңга сәләте әби-бабаларыннан ук килә торгандыр. Әнием Галимә дә, әтием Нурулла да табыннарда бик матур итеп озын көйләр җырлыйлар иде. Әниемнең әтисе Сираҗетдин тирә-якта билгеле гармунчы булган. Абыйларым да гармунда уйнап үстеләр. Минем дә балачакта уйнарга өйрәнергә теләп, гармун тарткалап утырган чакларым еш була иде. Әнием: «Хатын-кызга килешми», – дигәч, бу шөгылемне туктатырга туры килде. Клуб мөдире булып эшләгәндә үзем дә гел халык җырларын, «Уел»ны, «Мәтрүшкәләр»не яратып башкара идем. Ашлардан соң, мәҗлесләр вакытында туган-тумачалар җыелышып, гармуннарда уйнап, җырлашып утырулары да Ришатның җырга-моңга тартылуына сәбәпче булгандыр. Шулай да аның иҗат юлыннан китүен теләмәдем, улымны җитди һөнәр иясе итеп күрә идем. Техникага әвәслеген белгәнгә, ир-ат һөнәре ал, гармун тартып, җырлап кына дөнья көтеп булмый ул, дип әйтә килдем. Музыка училищесына кергәч, укый алырмы икән дип, берара ышанмый да йөрдем. Әмма ул үзенекен эшләде: үз теләге белән укырга керде һәм рәхәтләнеп белем алды, – дип искә ала ана.
Розалия ханым бүген дә Мәдәният йортында эшләвен дәвам итә. Берничә ел олы улының балаларын карашып, өйдә торып алган.
Ул иҗат иткән «Карамалы-Гобәй», «Мәхәббәтем», «Күзләреңә», «Исеңдәме» җырларын Ришат Төхвәтуллин иҗатын яратучыларның һәркайсы яттан белә торгандыр.
– Үземне композиторга да, шагыйрәгә дә санамыйм. Шигырьләрне күптәннән язам. Бәйрәмнәрдә булачак чараларның сценарийларын үзебез төзи идек. Булган шигырьләрне үзгәртеп, бәйрәмгә туры килерлек итеп, яңаларын иҗат итә-итә, рифмаларын туры китерергә өйрәндем. Китаплар укырга яратам, кай-
чак матур шигырьләргә күңелемдә көй дә туа, – ди ул үзе һәм сәнгать турында уйлануларын дәвам итә. – Без Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашевалар кебек, үз тавышлары белән җырлый торган, үрле-кырлы сикереп йөрми торган артистлар тәрбиясендә үстек. Хәзер концертларга еш йөрмим. Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Филүс Каһиров, Чулпан Йосыповаларның иҗатын яратам. Чын иҗат кешесе зәвыклы җырлары, сәхнә киеме, чыгыш ясавы белән халыкны үз артыннан ияртеп барырга, тәрбияләргә тиеш дип саныйм. Ришат белән Алиянең дә репертуарында халкыбыз мәхәббәтен яулаган шушы олуг шәхесләребезнең җырлары булуына бик сөенәм. Бөтен артистлар да классик җырларыбызга игътибар итсеннәр, аларны күтәрсеннәр иде. Борынгы җырларны башкару бик җиңел түгел. Халкыбыз җырлары аларның тавыш мөмкинлекләрен дә күрсәтә бит.
Инде, ниһаять, сүзара сүз чыгып, Розалия ханымның яшь килен – Алиягә карата мөнәсәбәте белән дә кызыксынам.
– Алияне беренче күрүдә үк яраткан идем. Мин аларны бик тиз өйләнешерләр дип уйладым. Ә ул ничә елларга сузылган роман булды инде. Әмма улым, үз-үзенә ышанганчы, чәчләрен чәчкә бәйләргә ашыкмады. Менә ниһаять, үзе теләп шушы карарга килде, өйлән дип тә әйтмәдем, ашыктырмадым. Әмма, шушы баладан да әйбәтрәк кеше таба алмыйсың, улым, дип гел әйтә килә идем. Алия бик тәрбияле, аны ничектер безнең чорларга кадәр яшәгән интеллигенция вәкилләренә охшатам. Берүк, күзләр генә тимәсен, киләчәкләре матур булсын инде. Миңа калса, Ришат бик яхшы әти булыр. Күп-күп нәниләр алып кайтып, рәхәтләнеп, чөкердәшеп яшәсеннәр, – дигән теләкләрен җиткерде ул.
СЫНАЛГАН МӘХӘББӘТ
Ришат белән Казанда буласы концертлары алдыннан күрешергә сүз куешкан идек. Уникс концертлар залына килеп керүгә, тәнәфестә тамашачыларга авыз ачарга әзерләп куелган хөрмә җимешләренә күз төште. Командалары белән ураза тотулары үзе бер матур күренеш булса, тамашачыларны да кайгыртуы тагын да күңелгә ятышлы дип, грим бүлмәсенә таба юл тоттым. Ә концертка халык агыла гына, алар арасында яше, карты, бала-чагасы – барысы да бар. Аллаһы Тәгалә биргән тирән моң, асыл тавыш, эчке һәм тышкы гүзәллек, гадилек һәм зәвыклык, өстәвенә үз һөнәренә чын-чынлап бирелеп, яратып эшләве һәм тырышлыгы – бүгенге көндә популяр артистларның берсе булып җитешүенең нигезендә нәкъ менә шушы сыйфатлар ята торгандыр.

Әлбәттә, сүзебезне Ришатның гаилә коруы яңалыгыннан башлап китми булдыра алмадым. Яраткан тамашачысы да инде күптәннән аларның Алия белән бергә булуларын тели иде кебек. Ниһаять, 7–8 ел очрашып йөргәннән соң, Ришат Төхвәтуллин белән сөйгәне Алия Карачурина ир белән хатын статусына ия булдылар. Ни өчен нәкъ менә Алияне сайларга булдың, дигән соравымның тел очымнан чыгып очуын да сизми калдым.
– Берничә ел дәвамында бу сорау күпләрне борчыды, төрле сүзләр дә ишетелгәләде. Мин әлеге мәсьәләгә күптәннән әзер идем. Тик, бер өйләнгәч, гомерлеккә булсын иде дип, вакыйгаларны ашыктырмадым. Аннан мин үз әти-әниемә карап, тормышта мәхәббәттән тыш сабырлык та кирәк икәнлеген аңлап үстем. Алия белән күп еллар янәшә эшләп, бер-беребезне белеп, төрлесен кичереп сыналган, акыл белән уйлап хәл ителгән карар бу. Алиянең бик матур ягы – сабырлыгы бар. Ә миңа бөтен кеше дә түзә алмый. Без аның белән 24 сәгать бергә, кайчакта кабынып та китәсең, ә ул һәрвакыт аңлый. Аннары икебез бер өлкәдә эшләгәч, уртак хыяллар, уртак фикерләр белән янабыз, алай иҗат итүе дә җиңел. Әти-әнием кебек, матур гаилә булып һәм гомер буена бергә яшәргә Ходай насыйп итсен инде, – дип сөйләп китте Ришат.
Кайчандыр бер әңгәмәдә Ришатның, булачак хатынымның әниемә охшаган булуын телим, дип әйткәнен искә төшереп: «Әниең белән охшашлармы соң?» – дип сорап куям.
– Чынлап әйткәндә, әллә ни юк, – ди ул, көлә-көлә. – Әмма алар икесе дә Кәҗәмөгез йолдызлыгында туган, икесе дә сабыр һәм акыллы,– дип тә өсти.
Ул арада Алиянең дә кылларын тартып карыйм. Мәхәббәт хисләре иң беренче кемнең күңелендә бөреләнде икән?
– Миндәдер инде, – дип елмая Алия тыйнак кына, – әмма аның да миңа карата хисләре барын сизә идем. Озак очрашып йөрдек, әлбәттә. Ришат белән Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында оештырылган Яшь башкаручылар конкурсында таныштык һәм дуслашып та киттек. Анда җырлавымны ишетеп, ул мине үзенең төркеменә чакырды, шулай бергә эшли башладык. Аңа кадәр әле Ришатны бик белеп тә бетерми идем. Аның «Тыңлачы, сандугач» җыры белән танылып килгән чаклары. Башта тышкы кыяфәтенә күзем төшсә, аралаша башлагач, әти-әниләренә, туганнарына карата мөнәсәбәте, ягымлылыгы белән үзенә аеруча җәлеп итте. Әйе, төрле вакытлар була, кайвакыт Ришатның кызып китә торган гадәтен дә беләм. Әмма бераздан ул тынычлана, яңадан үзенә кайтып төшә. Мин шул чакта утка май сипмәскә тырышам. Мөгаен, әниемә охшаганмындыр, ул да шулай эчтән көйсә дә тышка чыгармый, сабыр булып кала белә, – дип сөйли Башкортстанның Чишмә районы кызы. Халкыбыз җәүһәрләренең берсе – Фәридә Кудашеваны биргән район бу. Алиянең дә көй-моңнарын танылган артистканыкына охшатучылар бар икән.
ЕЛАТА ДА, ҖЫРЛАТА ДА, ДӘВАЛЫЙ ДА...
Шәхси тормышларын артык чыгарып селкергә ашыгып тормый яшь гаилә. Сүзебез барыбер дә акрынлап иҗат турында гәпләшүгә күчә. Ә иҗаты турында Ришат сәгатьләр буе да сөйләргә әзер. Сүзебезне укыган елларны искә алудан башладык.
– Халык җырларына Филүс Каһиров гашыйк иттерде. Мин Уфада музыка училищесына укырга кергәндә ул 3 нче курста укып йөри иде. Беркөнне училище күләмендәге ниндидер концерт барышында ул бер халык җырын сузып җибәрде. Аның күңелне айкалдыра торган моңлы тавышын ишеткәч, тәннәр чымырдап куйгандай булды. Халык җырларын нәкъ Филүс кебек башкарачакмын, дигән уй да шул чагында күңелдә бөреләнде. Училищеда укыган дүрт елны мин әле дә сагынып искә алам, биредә ныклы һәм төпле белем алдым. Соңрак, Уфа сәнгать академиясендә укыган чакта, мине Казанга чакырдылар. 4 нче курста укыганда, укытучым Фәрзәнә Сәгыйтованың киңәше белән «Татар моңы» конкурсында катнаштым. Анда катнашырга барлыгы дүрт йөз кеше гариза биргән иде. Икенче турга – ике йөз, өченчесенә кырык кешене үткәрделәр. Шулар арасына ничек килеп эләккәнемне бер Ходай гына белә. Менә шул конкурстагы өченче урын Казандагы җиңүләргә юл ачты дисәң дә хата булмас. 2012 елда укуымны тәмамламаган да килеш Казанда яши, эшли башладым, – дип искә ала Ришат.
Халкыбыз җырларына аерым тукталуы бик урынлы. Ул һәр концертында халык моңнарын, танылган классик җырчыларыбыз репертуарындагы онытылмас көйләрне тамашачыга җиткерергә тырыша.
– «Ике татар баласыннан рус туа...» – дип юкка гына әйтмәгән күренекле шагыйребез Әнгам Атнабаев. Бүген, чыннан да, бу проблема күзәтелә. Аллаһка шөкер, безнең концертларга яшьләр күп йөри. Нәкъ менә аларның колагына да сеңеп калсын өчен башкарам халык җырларын. Аларны берникадәр заманага яраклаштырып, эшкәртеп, хәзерге яшьләр кабул итәрлек итеп яңгыратырга тырышабыз, шунда ук төрле бию элементларын, үзебезнең милли костюмнарны да өстибез. Тамашачы хәзер ул җырларны бик яратып кабул итә, кушылып җырлыйлар. Һәр халыкның үз матурлыгы, милли үзенчәлеге бар, безгә дә шуны онытырга ярамый, яшьләребез горурланып йөрерлек булсын. Әлбәттә, кешегә бер нәрсәне дә көчләп тагарга ярамый. Шуңа да үзем яраткан романслардан бераз гына эстрада ягына кереп киттем. Әмма үз артыңнан ияртү, халыкның рухи зәвыгын тәрбияләү – һәр сәнгать кешесенең бурычы. Шуңа да соңгы елларда оркестр белән классик концертлар да бирә башладык. Ел башында мондый концертыбыз С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән иде. Тамашачылардан бик күп җылы сүзләр кабул иттек, үзебезгә дә ошады. Әлбәттә, оркестр белән гастрольләргә чыгып йөреп булмый. Бу эш катлаулырак, күп чыгымнар, озаклап әзерләнүне таләп итә. Гадәттә, мондый концертларга ел буе әзерләнәләр, ә без бу эшне бары тик ай ярым вакыт эчендә башкарып чыктык. Ул вакытта мин бик нык авырдым. Шуңа да карамастан Ходай шундый матур тамаша күрсәтергә насыйп итте. Инде 14 июньдә тагын да зуррак зал алып, концертыбызны Пирамида сәхнәсендә тәкъдим итәргә җыенабыз, – дип, алдагы планнары белән уртаклашты ул һәм журнал аша яраткан тамашачысына рәхмәтен җиткерергә дә онытмады. – Бүген тормышыбызда барысы да бар, нигъмәтләр дә җитәрлек, шушы бәхетне күрә белеп, булганына шөкер кылып яшик. Дөньялар тиздән тынычланыр, киләчәгебез тагын да яхшырак булыр дигән өметтә калам...
Шушы ук сүзләрне концертта да яңгыратты Ришат һәм барысы да күптән көткән «Агымсу» җырын сузып җибәрде.
...Өметләрең өзелгәндә,
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агымсу юлын таба...
Шул арада тирә-ягымда утырган апаларның күңеле тулып күз яшьләрен сөртеп алуларына күзем төшә. Елата да, җырлата да, әрнегән йөрәкләрне дәвалау көченә дә ия шул җыр. «Шуңа да халыкның кәефен күтәреп, күңелләрен бушатып, яшәүгә рухландырып, концертыбыздан бар мәшәкатьләрен онытып кайтып китсеннәр өчен тырышабыз», – ди җырчы.
Хыяллары да зурдан яшьләрнең, әмма барысын да чишеп бетерәселәре килми. Гаилә башлыгы үзенең җир кешесе булуын, киләчәген үз йортында, балалары, хатыны янәшәсендә күз алдына китерүен әйтсә, Алиясе, сәхнәдән тыш, аерым үз шөгылен булдырырга теләвен, алдагы елларда үзен балаларына үрнәк булырдай уңган әни буларак күрүен әйтеп куандырды. Бирсен Ходай! Сүзләребез, фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килеп, әле киләчәктә бу талантлы яшьләребезнең янә матур яңалыкларын ишетеп тагын, тагын да сөенербез дигән теләктә калам.

 

Фәния Лотфуллина

 

 

Фотолар Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның гаилә архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ